Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2015» бәйгесенең II тур нәтиҗәләре билгеле булды

«Авыл укытучысы – 2015» бәйгесенең II тур нәтиҗәләрен игълан итәр вакыт та җитте. II этапка килгән эшләрне бәяләүдә «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзалары һәм Мәгарифне үстерү институты белгечләре...

«Авыл укытучысы – 2015» бәйгесенең II тур нәтиҗәләрен игълан итәр вакыт та җитте. II этапка килгән эшләрне бәяләүдә «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзалары һәм Мәгарифне үстерү институты белгечләре катнашты. Нигезләмә таләпләренә туры китереп, иҗади, грамоталы язылган 10 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары «Авыл укытучысы – 2015» конкурсының III этабында катнашу хокукына ия булды.


Конкурсның II тур җиңүчеләре:
1. Баткаева Равилә Фәрит кызы, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2. Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы
3. Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы, Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы
4. Идиятуллина Маргарита Алексан­д­ровна, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
5. Кутуева Роза Мәгъсүм кызы, Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
6. Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы, Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы
7. Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
8. Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
9. Усманова Римма Александровна, Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
10. Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы, Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
* II тур җиңүчеләренең дәрес фрагментлары белән "Мәгариф" журналының 2015 елда чыккан 8 нче санында 30–39 нчы битләрендә таныша аласыз. 
Яңа белем «ачу» дәресе фрагментын* язу өчен, конкурсның II этабында катнашучыларга элекке педагогик тәҗрибәне куллану белән бергә, заманча  дәрескә таләпләрне – белем «ачу»да эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алырга кирәк иде. Эшләрне анализлаганда, жюри, иң беренче чиратта, дәрестә укытучының эш барышы белән идарә итүен, укучыларның яңа белем үзләштерүдә актив эшчәнлеген бәяләүне максат итеп куйды. Теманың, дәрес формасының, эш алымнарының төрлелегенә, яңалыгына да игътибар ителде.
III этапны – мастер-классларны уздыру урыны һәм көне турында катнашучыларга өстәмә хәбәр ителәчәк.
Конкурс турында Нигезләмәнең 2.4.3. пункты нигезендә, III этапка чык­кан Номинантлар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә.  Мас­тер-класс форматы: жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыру. Жюри, мас­тер-классларны бәяләп, шул ук көнне җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны билгели.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ