Логотип Магариф уку
Цитата:

"АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ – 2016"ның 1нче турына эшләрне кабул итү 30 июньдә туктатыла

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан “Авыл укытучысы-2016” конкурсы 3 этапта узды...

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан “Авыл укытучысы-2016” конкурсы 3 этапта уздырыла. I этап 2016 елның 1 нче апреленнән 30 нчы  июненә кадәр дәвам итә. 1–31  нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау. 
эмблема сай I этапта Катнашучылар “Педагог – компетент шәхес” дигән темага эссе язып җибәрергә тиеш. Язмада авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблеманы (мәсәлән, “Мәгариф” журналы авторлары күтәргән нинди дә булса проблемалы мәсьәләне; азкомплектлы мәктәп шартларында яки берничә предметны бер укытучы укытканда белем сыйфатын күтәрүдә килеп туган кыенлыкларны, ФДББСка күчү шартларында барлыкка килгән берәр проблемалы ситуацияне һ.б.) яктыртырга һәм, шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, әлеге проблеманы чишү юлларын тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурсның I турында шәһәр мәктәбе укытучылары да катнаша ала. Алар авыл мәктәбендә белем бирү шартлары белән хәбәрдар булуларын дәлилләп, теге яки бу проблемага үз карашын белдерергә, аны чишү тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш. Конкурсның I этабында катнашучы педагогик уку йорты студентларының “Мин авыл мәктәбенә укытырга кайтыр идемме?” дигән сорауга дәлилле җавап язуы шарт.
Язмалар  «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail:awil2016@mail.ru) 30  нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы–2016» конкурсына» дип искәртергә кирәк.
Катнашучының «Мәгариф» журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2016 елның икенче яртысына тулысынча язылганлыгын раславы таләп ителә. П2423, П2694, П2433, П2467 индексларының берсе буенча басма вариантка язылган очракта Катнашучының почта квитанциясе күчермәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт. Электрон версиягә язылуhttp://magarif—uku.ru/subscription/megarif—NN-7-12-2016/  сылтамасы аша башкарыла. Электрон версиягә язылучылар турында мәгълүмат сайт администраторында туплана, ягъни алардан язылган булуларын раслау таләп ителми. (Искәрмә: электрон версиягә язылган очракта, Катнашучы турындагы мәгълүмат (исем, e-mail, телефон номеры) аның «Электрон подписка» системасында теркәлгәндә күрсәткән мәгълүматы белән тәңгәл килергә тиеш.)

 Язмага таләпләр:


– язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманы чагылдырырга тиеш. Язманы публикация итеп әзерләгәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.
– язма белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы; педагог буларак эш стажы күрсәтелергә (Нигезләмәгә Кушымтаны карагыз); авторның фотосы jpeg форматында аерым файл итеп (текст файлы эченә куймаска!) җибәрелергә тиеш (фотоның күләме – 300 Кбтан алып 1 Мбка кадәр);
– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 3 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта, редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.

 Язманың эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:


– “Педагог – компетентлы шәхес” темасын чагылдырганда, авторның фикер тирәнлеге, авыл мәктәбенең перспективаларын күзаллавы, проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына нигезле карашы; педагогның һөнәри компетентлыгын үзәккә куюы;
– язмада авторның килеп туган проблеманы мөмкин булган кадәр мөстәкыйль хәл итәргә сәләтле булуын, шәхси һәм һөнәри белем-күнекмәләрен гамәли эшчәнлектә нәтиҗәле куллана белү осталыгын чагылдыруы;
– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык, фикер белдерү осталыгы;
– оригинальлек, плагиаттан азат булу.
 
Тиешле срокларда һәм тиешле таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар арасыннан Оештыручы Конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап ала, алар турында мәгълүматны «Мәгариф» журналының август (№ 8, 2016 ел) санында урнаштыра һәм шунда ук II этап башлануын игълан итә.
АУ-2016 инфографика рас2

Конкурста катнашу турында Сертификат алу тәртибе:


“Авыл укытучысы–2016” бәйгесендә катнашу турында сертификат, Катнашучының теләгенә карап, басма яки электрон форматта эшләнә. Басма сертификатта редакция мөһере һәм баш мөхәррир имзасы куела, иясенең почта адресына җибәрелә яки үзенә (вәкиленә) шәхсән тапшыра. “Авыл укытучысы–2016” бәйгесендә катнашу турында электрон сертификатта конкурсның электрон тамгасы куела, иясенең электрон адресына җибәрелә.
Катнашучы Сертификат ясау чыгымнарын үзе каплый. Авторга почта аша җибәрелгән очракта басма Сертификатның бәясе – 250,00 сум, ә редакциядән килеп алганда 200,00 сумны тәшкил итә, электрон сертификатның бәясе – 150,00 сум. Тиешле сумма редакциядә, банкта яки Magarif-uku.ru сайты аша түләнә: басма сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/avyl-ukytuchysy-2016-bejjgesende-katnash/, электрон сертификатка түләү өчен http://magarif-uku.ru/subscription/avyl-ukytuchysy-2016-bejjgesende-katna/ сылтамасы буенча күчәргә кирәк. Түләү килеп ирешкәч тә, Оештыручы Сертификатны әзерли һәм Катнашучыга җибәрә.
Сертификат алу ирекле. Катнашучының Сертификат алырга теләве яки теләмәве авторның эше белән бергә җибәрелгән гаризасында белдерелә (ГАРИЗА).
Нигезләмәнең барлык таләпләренә җавап биргән язма авторы, үзенең мәкаләсе magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач та, ягъни I этап нәтиҗәләрен көтмичә, түләүле нигездә басма яки электрон Сертификат алырга хокуклы.
Конкурсның Нигезләмәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ