Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакай балалар бакчалары мөдирләре Петербург тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар

Азнакай районынан 12 балалар бакчасы мөдире октябрьдә Санкт-Петербургта квалификация күтәрү курслары узды. Районда 55 балалар бакчасы бар, аларда 4 меңнән артык бала тәрбияләнә, дип хәбәр итә aznakaev...

Азнакай районынан 12 балалар бакчасы мөдире октябрьдә Санкт-Петербургта квалификация күтәрү курслары узды. Районда 55 балалар бакчасы бар, аларда 4 меңнән артык бала тәрбияләнә, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.
Мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова курсларда модернизацияләү һәм федераль дәүләт стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләрен тирәнтен өйрәнүләре хакында белдерә. Программага шулай ук менеджмент; мәктәпкәчә учреждение белән ресурслы идарә итү; сәламәтләндерүдә заманча технологияләр; замана җитәкчесенең финанс белеме кебек көнүзәк мәсьәләләр дә кертелгән.


 

Педагогларның иҗат эшчәнлеген тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган VI Бөтенроссия конференциясендә катнашу да Россия төбәкләренең генә түгел, Европа илләренең дә мәктәпкәчә учреждениеләре эш тәҗрибәсе белән тынышырга мөмкинлек биргән.


«Курсларда беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре алдында мөһим проектлар һәм мәсьәләләр күтәрелде. Ишеткән-күргәннәрегезне үз коллективларыгызда тормышка ашырырыга кирәк. Санкт-Петербургта алган иҗат ялкыны сүнмәсен, һәрчак юлдашыгыз булсын», – диде Любовь Мачурина коллегаларына мөрәҗәгать итеп. Ул яңа стандартларның баланы шәхес буларак тәрбияләүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте. Тәрбиячеләр балага хөрмәт белән караганда, аның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудырганда гына аның ирекле, фикер йөртергә һәм тормышка яраклашырга сәләтле булып үсәчәген искәртте.


«Балаларыбыз нәни булса да, эшебез бик зур безнең. Илебезнең киләчәге, аны ныклы итү балалар бакчасыннан башлана. Петербургта иң ошаганы – халыкның гадилеге, кунакчыллыгы, тәрбияле булуы. Без дәүләт стандартларының асылына төшенеп, ничек итеп эшләрәгә кирәген күреп, аңлап кайттык», – ди 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева.


19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы мөдире Светлана Челышева да алган тәэсирләре белән уртаклашып: «Бик нәтиҗәле курслар булды. Балалар бакчаларының шактыен карадык. Безнең бакчадагы шартлар да аларныкыннан калышмый анысы. Ә менә эш тәҗрибәсе ягыннан үрнәк алырлык яклар шактый. Кайбер юнәлешләрне үзебездә дә кертә башладык», – диде.


«Татар-информ» МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ