Логотип Магариф уку
Цитата:

Бал кортлары һөҗүменнән котылып буламы?

Редакциягә шалтыраттылар: “Балалар җәй буе урамга чыгарга курка, күршеләр унлап баш  умарта тота. Хәзер кортлар аеруча усалланды, бал аерталар. Алар акча эшләгәнгә без тилмерәбез”,- диләр. Чынлап та,...

Редакциягә шалтыраттылар: “Балалар җәй буе урамга чыгарга курка, күршеләр унлап баш  умарта тота. Хәзер кортлар аеруча усалланды, бал аерталар. Алар акча эшләгәнгә без тилмерәбез”,- диләр. Чынлап та, мондый зарны еш ишетергә туры килә.


Укучыларыбызга шуны җиткерәбез: 2013 елның 1 гыйнварыннан бал кортлары тоту буенча махсус закон кертелде. Анда түбәндәгечә язылган: “Бер умартага мәйдан 30-35 квадрат метр исәбеннән билгеләнә. Умарталар, участок чигеннән урам якка 20 метр, күрше участоклардан 10 метр читтә урнашырга тиеш. Һәм аларны 2 метрдан да ким булмаган биеклектәге койма (дивар, куаклык) белән уратып алу зарур. Балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениеләре һәм башка кеше күп була торган урыннарда корт оялары 100 метрдан да якын булмасын. Торак пунктларда тынычлык яратучы кортлар: “Краинский”, “Карпат” төрләрен генә үрчетергә рөхсәт ителә”.


Укучыбызга киңәш шул: башта бу мәсьәлә буенча үзегез яшәгән җирле үзидарәгә барып әйтегез. Мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, судка мөрәҗәгать итә аласыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ