Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала белән бергә укыйбыз!

Яңа бәйге«Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә «Бала белән бергә укыйбыз» дип аталган хикәя һәм бәяннар бәйгесен игълан итә. Биредә исемнәре дә, җисемнәре д...

Яңа бәйге


«Гаилә һәм мәктәп» журналы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә «Бала белән бергә укыйбыз» дип аталган хикәя һәм бәяннар бәйгесен игълан итә. Биредә исемнәре дә, җисемнәре дә танылу алган һәм әле яңа гына каләм тибрәтә башлаган язучылар катнаша ала.


Җиңүчеләр «Бәхетнең мәгънәсе» һәм «Гаилә нигезе – тәрбия һәм әхлак» номинацияләре нигезендә билгеләнәчәк.


Эшләр 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Иң оста авторларның исеме журналыбызның декабрь санында билгеле булачак.


Бәйгегә җибәрелгән әдәби әсәрләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының «Илһам чаткысы» сәхифәсендә һәм рәсми сайтыбызда дөнья күреп барачак.


Өч призлы урын яулаган авторларны исә акчалата бүләк көтә.


Эшләрне «Бала белән бергә укыйбыз» тамгасы белән, исем-фамилиягезне, элемтә өчен телефоныгызны күрсәтеп, 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча редакциягә юлларга кирәк.


Тулырак мәгълүмат һәм бәйгенең нигезләмәсе белән magarif-uku.ru сайтында.


Дуслар, онытмагыз!


«Яңа елга бүләк белән» бәйгесендә катнашу өчен 2018 елның беренче яртыеллыгына «Гаилә һәм мәктәп» журналына язылуыгыз турында квитанция күчермәсен: 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча редакциягә юлларга гына кирәк. Конверт тышына «Яңа елга бүләк белән» дип тә язарга онытмагыз.


Хатлар 12 гыйнваргә кадәр кабул ителә. Ә 15 гыйнвардә без уңыш елмайган дусларыбызның исемен Инстаграмм челтәрендәге сәхифәбез аша туры эфирда беләчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ