Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала – гаилә көзгесе. «Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь саны дөнья күрде

Яңа ел алдыннан табадан төшкән «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә бәйрәм рухы сизелә, шулай да көн кадагындагы мәсьәләләр дә игътибарсыз калмады.«Яңа ел бәйрәме: үткәрергәме, үткәрмәскәме?» язмасын...

Яңа ел алдыннан табадан төшкән «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә бәйрәм рухы сизелә, шулай да көн кадагындагы мәсьәләләр дә игътибарсыз калмады.


20171129-IMG_8762


«Яңа ел бәйрәме: үткәрергәме, үткәрмәскәме?» язмасында моннан йөз ел элек тә, хәзер дә актуаль булган мәсьәлә күтәрелә: «Күбебез мәктәп елларыннан шуңа күнеккән: декабрь – ул Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, тәмле-тәмле бүләкләр ае. Тик ап-ак карларга төренеп килгән әлеге бәйрәмгә соңгы елларда караш төрлечә. Сәбәбе дин белән генә бәйле түгел. Хәтта дөньяви гыйлемгә ия психологларның да кайберләре «Кыш бабай уйдырмасы – балаларны ялганлау» дигән фикердә тора. Ягъни без, өлкәннәр: «Кыш бабай оныгы Кар кызы белән урманда яши. Алар, Яңа ел бәйрәме җиткәч, бүләкләр күтәреп, безне котларга килә», – дип, балаларны алдыйбыз булып чыга. Мөселманнар арасында Яңа елны христиан бәйрәме дип санаучылар: «Динебез бу бәйрәмне хупламый, хәтта тыя да», – диләр. Чынлап та тыямы? Тыярга тиешме? Шул сорауларга җавап эзләп карарга булдык...»


«Безнең нәниләр йортында тәрбия ике дәүләт телендә алып барыла. 140 баланың 120се – татар, калганнары – рус, чуваш, әрмән, азәрбайҗан. Бакчаны ачарга килгәч, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов балаларга мөмкин кадәр татар телен өйрәтергә, аларны ата-баба гореф-гадәтләре буенча тәрбияләргә кушты. Президент әманәтен үгисетергә бернинди сәбәп тә, хокукыбыз да юк», – ди Буаның «Светофор» балалар бакчасы мөдире Гөлнара Рәхмәтуллина. Әлеге бакчадагы очрашудан соң туган «Бәхеттә үс, Буа нәнүсе» язмасы да укучыларга ошар дип уйлыйбыз.


«Ярышка баргач «Соңгы вакытта мәхәббәт турында нинди әсәр укыдыгыз?» – дигән сорауны «Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ен, – дип җаваплаган Лилия жюри вәкилләрендә гаҗәпләнү катыш соклану уяткан...» «Бала – гаилә көзгесе» язмасы исә быелгы «Татар кызы» халыкара бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатинаны тәрбияләп үстергән гаилә янына кунакка барып кайтканнан соң туды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ