Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала караган өчен пособиене арттырырга җыеналар

Дәүләт Думасы депутатлары бала караган өчен пособие күләмен арттырырга тәкъдим итә. Әлегә кадәр пособие сабыйга 1,5 яшь тулганчы гына түләнсә, депутатларның тәкъдиме кабул ителгән очракта, ул 3 яшькә...

Дәүләт Думасы депутатлары бала караган өчен пособие күләмен арттырырга тәкъдим итә. Әлегә кадәр пособие сабыйга 1,5 яшь тулганчы гына түләнсә, депутатларның тәкъдиме кабул ителгән очракта, ул 3 яшькә кадәр биреләчәк.


 
Закон проектында күрсәтелгәнчә, эшләмичә бәби тапкан әниләр өчен пособие күләмен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрмәкчеләр. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен исә депутатлар аны икеләтә арттырырга тәкъдим итә. Ә менә декрет ялына эш урыныннан киткән әниләр өчен пособиене хезмәт хакының 40 проценты күләмендә билгелиләр. Тик бу сан шулай ук минималь хезмәт хакыннан кимрәк булырга тиеш түгел.
Бүген декрет ялына кадәр беркайда да эшләмәгән әни беренче баласын караган өчен 3 мең сум тирәсе пособие ала. Бу – депутатлар тәкъдим иткәннән өч мәртәбә кимрәк. Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, балага 1,5 яшь тулгач, пособие түләнми башлый. Яңа закон кабул ителгән очракта исә, әниләр балаларын 3 яшькә кадәр дәүләттән акча алып караячак.
Дөрес, депутатларның фикерен хөкүмәт шик астына куйган. Халык вәкилләре закон проектында пособие түләү өчен акчаны каян алырга икәнен күрсәтмәгән.

Фото: horlovo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ