Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала хакы

Бала Җир йөзенә гөнаһсыз, әмма хокуклары белән, әти-әнисенә, җәмгыятькә вазыйфа алып килә. Беренчедән, баланың никахлы гаиләдә туарга хакы бар. Алданып, куркып, качып-посып, күз-яше, моң-зар, низаг аш...

Бала Җир йөзенә гөнаһсыз, әмма хокуклары белән, әти-әнисенә, җәмгыятькә вазыйфа алып килә. Беренчедән, баланың никахлы гаиләдә туарга хакы бар. Алданып, куркып, качып-посып, күз-яше, моң-зар, низаг аша яралырга тиеш түгел ул.


Тугач, баланың матур исем алырга хокукы бар. Кушамат түгел, исем. Иң гүзәл исемнәр Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән бәйле исемнәр санала. Мәсәлән, Габдулла, Габдрахман… Шулай ук пәйгамбәрләр исемнәре: Муса, Сөләйман, Әюп, Йосыф… Ислам дине белән бәйле исемнәр: Әминә, Хәдичә, Гайшә, Гомәр, Госман, Хәсән, Хөсәен… Шулай ук мәгънәсе матур исемнәр: Рөстәм, Фәрит, Галия… Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Балаларыгызга матур исем бирегез, ахирәттә исемнәребез белән чакырылырбыз”, – ди. Исем кушканда, миңа ошый, дип түгел, балага лаеклы исем булсын дип, аның хакын уйларга кирәк.


Баланың 2 яшькә кадәр ана сөте белән, аннан хәләл белән ризыкланырга хакы да бар. Шуны исәптә тотып, атасының малы хәләл кәсеп белән табылып, анасы хәләл ризык белән туклану тиеш. Дуңгыз ите, хәмер ана ризыгы булып ана сөте аша баланың иманына зыян китерерлек булса, бу инде – Аллаһының әманәтенә хыянәт була. Ата-ана үзе өчен генә түгел, баласы өчен дә җавап тотачак.


Баланың абыйлы-энеле, апалы-сеңелле булырга хакы бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Балаларыгыз күп булсын, минем өммәтем ишле, дип шатланырлык булсын”, – ди. Балалар – безнең киләчәгебез. Ишле булсыннар, тәрбияле, белемле булсыннар.


Баланың тулы, тату гаиләдә яшәргә хакы бар. Ир белән хатын арасындагы низаг, тарткалашуда бала әсир булмасын. Талакны – аерылуны Аллаһы Тәгалә рөхсәт итсә дә, яратмыйча, теләмичә рөхсәт иттем, ди. Үзебезнең хак турында түгел, баланың хокукы турында уйлап чишәргә кирәк гаилә мәсьәләсен.


Баланың тумыштан малга хакы бар. Тугач та әтисенең мирасында өлешле. Әгәр дә бала ятим калса, аның мирасын тәрбиягә алган кешенең киметергә хакы юк. Хәтта үз гаиләсендә малы, үз балаларының мирасы кимесә дә.


Баланың гыйлем алырга хакы бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гыйлем алуны бишектән ләхеткә кадәр фарыз, диде. Шулай ук иманын дин гыйлеме белән ныгытырга да хакы бар аның.


Баланың бу хокуклары ата-анасы, җәмгыять өстендә булган вазыйфа. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Балаларыгызга иң зур бүләк – аларга биргән тәрбиядер”, – диде. Тәрбия, диде. Белем, димәде. Чөнки, тәрбияләнгән җирдә генә белем орлыклары салып була. Гаилә дә, мәктәп, җәмгыять тә, беренче чиратта, тәрбия үзәкләре булырга тиеш. Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең бу очракта: “Әшәке кеше – әшәке галимдер”, – дигән хәдисн искәртеп үтәсе килә. Әхлаксыз галим – явызлык чыганагы.


Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛА


Фоторәсемнең чыганагы: http://www.supermamma.ru/rebenok-zachem-nuzhnyi-druzya

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ