Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала күңеле даладыр

III республика он-лайн интернет-җыелышын йотлыгып карадым. Ихластан әйтәм – тетрәндерде. Исеме дә йөрәккә суга торган: «Баланың виртуаль тормышы: интернет – дусмы, әллә дошманмы?» («Виртуальная жизнь...

III республика он-лайн интернет-җыелышын йотлыгып карадым. Ихластан әйтәм – тетрәндерде. Исеме дә йөрәккә суга торган: «Баланың виртуаль тормышы: интернет – дусмы, әллә дошманмы?» («Виртуальная жизнь ребёнка: интернет – друг или враг?»)


Бик зур белгечләр чакырылган иде. Җыелышка баштан ук балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүдә ата-аналарның роле дигән юнәлеш бирелсә дә, чыгыш ясаучыларның тел төбендә Интернетның балаларга аяныч йогынтысы сизелеп торды. Йөзләренә карасаң, үзләре дә яшьлекләреннән чыгып бетмәгән ханымнар. Димәк, тәрәкъкыять җилен тоеп, балаларының аңы үсешенә кирәклеген ихластан аңлап  кулларына тоттырган алар компьютерны. Әмма нәтиҗәләр генә алар көткәнчә үк камил булмаган. Һәм, нигәдер, алар тагын алга ата-аналарның бетмәс-төкәнмәс «ролен» китереп чыгаралар. Имеш, тормышта интернет аркасында килеп чыккан аяныч хәлләрнең күпчелеге бары тик аларның   игтибары җитмәүгә бәйле. Ата-аналар болай да бу электроника аппаратларын заман таләбе буенча алды. Балаларының мәктәптән соң, «бозык» урамнарга чыкмыйча, интернет өстәле янында утыруына куанып карады. Әмма балаларның лакмус кәгазе кебек сизгер, заман компьютерыннан да акыллырак җан ияләре булуына беркем дә игътибар итмәде. Илне алып барган җитештерүче, мал табучы, идәрәче көчләрнең коррупцияләшүен алардан да тирәнрәк сиземләүче җан бар идеме соң? Алар ата-аналары каршында бала булып икейөзләнәләр генә. Замананың сулышын тою, аның кая баруын аңлау дәрәҗәсе буенча алар күптән инде әти-әниләре яшен узган. Шуңа күрә дә алар компьютерлардан яман көчләрдән азат булган башка, саф, чиста дөнья эзли. Алар ялгыша. Чөнки ул дөнья компьютерларда юк. Ул дөнья балаларның үз кулларында. Тик өлкәннәрнең генә бу хакта уйланырга вакытлары аз. Юкка гына аларга: «Бала – бәла», – дип карыйлар.


Чыгыш ясаучылар арасында Марат Ганиевнең фикерләре хуш килде. «Мәктәптә һәр сыйныф өчен әдәбият, физика, химия кебек компьютер дәресләрен дә укытырга кирәк», – диде галим. Ул балаларга иң элек  компьютер мөмкинлекләрен, малаймы ул, кызмы – һәр яшьнең кызыксыну чикләрен, максатларын  ачыклау өчен кирәк. Югыйсә, өйдә электрониканы моңарчы күз алдына да китермәгән балага компьютер (телефон, планшет һ.б.) алып бирү сабый кулына инә тоттыру белән бер. Әнә, яһүдләр, балаларына мәктәптә укыган вакытларында ук иң катлаулы исәп-хисап программалары төзәргә, җир шарын учларында тоярга өйрәтәләр. Шуңа күрә идарәчеләр дөньясы да алар кулында. Безнекеләр  көнозын  компьютердагы танклар сугышыннан аерыла алмый. Урамда сугышып йөрмәгәч, шәп бит инде. Геройларыбыз да шуңа күп безнең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ