Бала сәламәтлегенә зыян китерүнең 5 җәйге ысулы

Җәй – озаклап саф һавада йөрү, рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү генә түгел, баланың сәламәтлеген ныгыту өчен дә менә дигән вакыт. Ләкин монда чаманы белергә кирәк. Артык тырышып, зыян гына китерүегез дә бик мөмкин. Бүген без моның иң киң таралган биш ысулын барларга булдык.

Балага җиләк-җимешне артык күп ашату

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр, әлбәттә, бала организмы өчен бик файдалы. Чөнки алар витамин һәм микроэлементларга бай. Ләкин аларны да чамасын белеп кенә ашарга кирәк. Беренчедән, бу рәвешле витаминнарны кышка саклап булмый, чөнки алар организмда тупланмый. Икенчедән, яшелчә һәм җиләк-җимешне күп ашау эчне йомшарта.

Кояшта “пешү”

Күпчелек әти-әниләр D витаминының файдасы турында ишетеп булса да белә. Ләкин бу бала көн буе кояш астында йөрергә тиеш дигән сүз түгел әле. Чөнки кояшның зыяны да шактый. Балалар бер яшькә кадәр, гомумән, туры кояш нурлары астында йөрергә тиеш түгел. Ә менә зурракларга кояш астында йөгереп йөрергә була, ләкин иртән – 11гә кадәр, кич белән 16 сәгатьтән соң гына.

Һава торышының нинди булуына кармастан урамда йөрү

Балалар саф һавада йөрергә тиеш. Ләкин бу артык эссе көнгә кагылмый. Бик кызуда хәтта күләгәдә торган килеш тә “эссе сугуы” бар. Артык кызу көннәрдә балага мөмкин кадәр күбрәк чиста газсыз су эчертергә киңәш ителә.

Пычрак суда коену

Төче сулы сулыклар диңгезгә караганда куркынычрак. Аларда чирләр тизрәк тарала. Педиатрлар август аенда, гомумән, елга-күлләрдә коенмаска киңәш итә.

Системасыз чыныктыру

Кайбер әти-әниләр җәй көне генә баланы чыныктырырга кирәклеген исләренә төшерә: сабыйны яланаяк йөртә башлый, салкын су белән коендыра. Моның нәтиҗәсе бер: балага салкын тия. Чыныктыру системалы булырга тиешлеген исегездән чыгармагыз!

Добавить комментарий