Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар иминлеге хакына! «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль саны дөнья күрде

«Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: «мәктәп сайлау ул – укытучы сайлау» дигән сүз! Бинасы ничек кенә яхшы җиһазланган булмасын, мәктәпкә бару теләген дә, укырга омтылышны да укытучы гына кабыза яки сүндерә а...

«Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: «мәктәп сайлау ул – укытучы сайлау» дигән сүз! Бинасы ничек кенә яхшы җиһазланган булмасын, мәктәпкә бару теләген дә, укырга омтылышны да укытучы гына кабыза яки сүндерә ала!» Белгәнебезчә, 1 февральдән мәктәпләрдә 1 нче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Журналыбызның чираттагы санында шуңа бәйле кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар табачаксыз.


обл (1)


Һәркемнең үз сынавы бу дөньяда. Аллаһы Тәгалә кемнедер – бала белән, кемнедер баласызлык белән сыный. «Җанны Аллаһ кына бирә!» язмасында хатын-кызның иң төп вазыйфасы – ана булу бәхетенә илтә торган юллар хакында укый аласыз.


Теманы дәвам итеп, «Асрамага алынганнар» язмасында Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүче әниле әнисезләр турында сөйлибез. Нинди генә фаҗигаләр белән очрашмаган бу йортта эшләүчеләр. Заманында интернат-мәктәптә әбисе, аннары әнисе укыган, хәзер балалары тәрбияләнә торган нәсел турында да ачынып сөйли алалар.


Туган телебезне Испания, Америкада да таныткан «Ана теле» онлайн мәктәбе турында проект җитәкчесе Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова белән сөйләшәбез, героебыз шулай ук бәхетле гаилә серләре белән дә уртаклаша.


Баланың һәрьяклап имин булуы мәктәп я ата-ана кулында гынамы? Өй – мәктәп – өй юлын бала үзе генә узарга тиешме? Комендант сәгате таләпләре үтәлмәгән очракта, кем җавапка тартыла? Әлеге темага багышланган түгәрәк өстәл нәтиҗәләре да журнал битләрендә урын алды.


Журналның яңа санын укырга

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ