Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү – уртак бурычыбыз

Азнакай шәһәрендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә “Мәгариф” журналы белән хезмәттәшлек”  дигән темага уздырылган педагогик семинардан фоторепортаж.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273 нче федераль законның 2 нче маддәсендә: “Белем бирү – бердәм максатка юнәлтелгән укыту һәм тәрбия бирү процессы…” диелгән. Табигый ки, белем бирү укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыру һәм шул ук вакытта гомумкультура сыйфатлары тәрбияләү процессы буларак та аңлашыла. Шунлыктан мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү һәркайсы аерым-аерым түгел, бердәм белем бирү процессы буларак оештырылырга тиеш. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары шуны таләп итә.

Яшь буынга заманча тәрбия бирүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – рухи-әхлакый тәрбия бирү. Ул белем бирү оешмаларына дәүләт заказы булып тора һәм, әйткәнебезчә, төп гомуми белем бирү программалары нигезендә гамәлгә ашырыла. Аңлавыбызча, бу – мәгариф оешмалары җаваплылыгында гына булган көнүзәк проблема түгел. Ул гаиләнең, җәмгыятьнең, дәүләтнең таләп-ихтыяҗларын берләштерә, һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә бердәм эшчәнлек алып барганда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак.

Мәгариф өлкәсе җитәкчеләре, хезмәткәрләре әлеге бурычларны тирәнтен аңлап эш итә. 14 нче ноябрьдә Азнакай шәһәрендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә “Мәгариф” журналы белән хезмәттәшлек”  дигән темага уздырылган педагогик семинар моның ачык бер мисалы булып тора.

азн4 обр

Әлеге эшлекле очрашу Азнакай районы мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге һәм, шул исәптән, бүлекнең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Илгизә Миркасыйм кызы Ильясова тарафыннан оештырылды. Семинарда Азнакай районы башкарма комитет эшләре идарәчесе Руслан Рөстәм улы Дәүләтшин, “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Флүс улы Миргалимов, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова, журнал хезмәткәрләре, Азнакай  шәһәре һәм районы белем бирү оешмаларыннан 200 дән артык педагогик хезмәткәр, ветеран укытучылар, китапханәчеләр, ата-аналар катнашты.

Азнакай районы башкарма комитет эшләре идарәчесе Руслан Дәүләтшин, семинарда катнашучыларны сәламләп, районда белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренең һәрчак игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте; бүген заман таләпләренә җавап бирерлек тирән белемле, көндәшлеккә сәләтле, әхлаклы шәхесләр тәрбияләүнең иң мөһим бурычларның берсе булуына басым ясады. Мәгариф сәясәте өлкәсендәге яңалыкларны педагогларга иң беренчеләрдән булып ирештерүдә, Азнакай районы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең алдынгы тәҗрибәсен республика күләмендә танытуда зур өлеш керткәне өчен район җитәкчелеге исеменнән “Мәгариф” журналына рәхмәт белдерде.

азн  2 давлетшин

Баш мөхәррир Илдар Миргалимов үз чыгышында “Мәгариф” журналының Татарстанда гына түгел, ил күләмендә һәм чит төбәкләрдә дә мәгариф сәясәте яңалыкларын, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү проблемаларын һәрьяклы яктыртуда төп педагогик басмаларның берсе булып торуын ассызыклап үтте; журналның яңача эш юнәлешләрен, киләчәккә планнарын тасвирлады.

азн 3 илдар яна

Белүебезчә, соңгы ярты ел эчендә генә дә “Мәгариф” журналы, замана укытучысының таләп-ихтыяҗларын искә алып, берничә яңа проектны гамәлгә куйды. Шундый проектларның берсе – басма журналның “игезәге” булган электрон “Мәгариф” журналы. Электрон журналның  өстенлекле яклары байтак: ул язылучының почта әрҗәсенә, урау юллар узмыйча, көне-сәгате белән килеп җитә; аны PDF файлы рәвешендә — компьютерларда, планшетларда, мобиль җайланмаларда укып була; язылу өчен почта бүлекчәсенә барырга кирәкми – сайтка кереп, берничә төймәгә басу да җитә; “Архив”тагы саннарның теләсә кайсын үзең теләгән вакытта берәм-берәм дә яздырып алып була; кирәкле материалны шундук принтердан чыгарып файдаланырга мөмкин; укыганда, шрифтны зурайту-кечерәйтү мөмкинлеге каралган һәм шунысы да игътибарга лаек – электрон версия басма журналдан шактый арзанрак.

Баш мөхәррир аерым билгеләп үткән яңа проектларның тагын берсе – инде укытучы-тәрбиячеләр яратып, киң куллана башлаганы – “Мәгариф.РФ” электрон журналы. “Әлеге электрон журнал – мөстәкыйль басма, андагы материаллар төп кәгазь журналда да, аның электрон версиясендә дә басылмаган үзгә, кабатланмый торган мәкалә, сценарийлар, практик материаллар”, – дип аңлатып китте баш мөхәррир. Педагогик аттестация таләпләре буенча, укытучы-тәрбиячеләр үз тәҗрибәләрен педагогик басмаларда яктыртырга тиеш. “Мәгариф.РФ” электрон журналы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә әлеге мөмкинлекне бирә. Кыска вакыт эчендә дәрес, класстан тыш чара эшкәртмәләрен “Мәгариф.РФ” электрон журналында бастырып, бу турыда таныклык та алырга мөмкин.

logo магариф рф

Тагын бер өр-яңа проект семинарда катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килгәндер. Ник дигәндә, залда утыручыларның байтагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде. Яңа проект – нәкъ менә аларның күптәнге хыялы. Татар теле укытучылары, үз матбагаларын булдырырга теләп, журналга элегрәк тә еш мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер, яңа ФДББС шартларында, татар теле предметын укыту, укучыларда шәхси-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемаларын яктырта торган махсус басма булдыру кирәклеге тагын бер кат расланды. Илдар Миргалимов семинарда катнашучыларга татар теле укытучылары өчен махсус нәшер ителә торган электрон журналның 1 нче саны дөнья күрү турында шатлыклы хәбәр ирештерде.   “Мәгариф. Татар теле” электрон журналы татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуны максат итеп куя.

1

Анда предметтан белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДББС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, яңа төр күнегүләр, тестлар һәм тикшерү-бәяләү материаллары – кыскасы, укытучыга  практик яктан кулланма булырлык материаллар тәкъдим итү күздә тотыла. Моннан тыш, журналның “Мәгариф.уку” сайтында да илебез һәм республика мәгарифе өлкәсендәге кайнар яңалыклар, басма журналда чыккан материалларның тулы варианты, әлбәттә, яңа проектлар турында җентекле  мәгълүмат һәм башка бик күп файдалы материаллар табарга була. Илдар Флүс улы семинарда катнашучыларга журналның киләсе елга якынча эш планын да әйтеп узды.

азн1

Азнакай шәһәре һәм районы педагоглары балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен армый-талмый хезмәт итә. Укытучы-тәрбиячеләрнең ялкынлы чыгышларын тыңлап, без моңа тагын бер кат инандык. Федераль  дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре буенча, укучы шәхесен үстерү төп өч юнәлештә алып барыла. Болар: мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында; башлангыч, төп, урта мәктәптә; өстәмә белем бирү оешмаларында, дәрестән тыш эшчәнлектә балаларда шәхси культура, гаилә культурасы һәм социаль культура тәрбияләү. Чыгышлар әлеге өч юнәлештәге эшчәнлекне чагылдырды. Сарлы урта мәктәбе директоры Мәүлетҗан Әхмәтов – балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә үрнәге,  Азнакайдагы 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Хаҗиева – яңа стандарт таләпләренә нигезләнеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү; Илбәк башлангыч  мәктәбе укытучысы Гөлшат Әсәдуллина  – кече яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә укытучы шәхесенең роле; Азнакайдагы 2 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кәлимуллина – әдәби мирасыбызда рухи-әхлакый мәсьәләләрнең чагылышы; Чалпы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Хәйруллина – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм класстан тыш чараларда укучыларга әхлак тәрбиясе бирү алымнары; Азнакайдагы 8 нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Гафурова – шәһәр мәктәбе шартларында рухи-әхлакый тәрбия бирүдә иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге; Азнакай шәһәре гимназиясенең педагог-китапханәчесе Сөмбел Мостафина әхлаклылыкның кешенең рухи бәхете булуы турында эчтәлекле чыгышларын фотосурәтле презентацияләрдә дә чагылдырып барды. Чыгыш ясаучылар үзләренең алдынгы эш тәҗрибәсен моңа кадәр “Мәгариф”  журналында да актив уртаклаштылар. Әлеге очрашуда исә,  журналдагы үзгәрешләрне уңай бәяләп, редколлегиягә үзләренең теләк-тәкъдимнәрен белдерделәр.

азн6 обр

Илгизә Миркасыйм кызы Ильясова, семинар эшенә нәтиҗә ясап: ”Бүгенге эшлекле сөйләшү-аралашу балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә ата-аналар, укытучы-тәрбиячеләр, җәмгыять һәм дәүләт алдында торган мөһим бурычларны тагын бер кат хәтердә ныгытырга ярдәм итте. Без, “Мәгариф”журналы үрнәгендә, заманга йөз белән борылып, даими рәвештә аң-белемебезне арттыра барырга һәм үз алдыбызга “торган саен яхшырак булырга” дигән максат куеп, шуңа омтылып хезмәт итәргә тиешбез. Үзе югары әхлак нормаларын үзләштергән укытучы гына әхлаклы шәхесләр тәрбияләргә сәләтле була”, – диде. Илдар Миргалимов исә үз чиратында азнакайлыларны уртак хезмәттәшлекне дәвам иттерергә, элемтәләрне ныгытырга чакырды.

Семинардан фоторепортаж белән биредә танышырга мөмкин.

Сания Әхмәтҗанова.

7 thoughts on “Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү – уртак бурычыбыз

  1. Яшь язучылар семинарында булган идем. Анда яраткан журналым турында күп җылы сүз ишетеп бик куандым. Киләчәктә дә иҗат уңышлары телим. Яшь укытучыларны да онытмасагыз иде.

  2. Рәмзия ханым!
    Сезнең чыгыш та, презентация дә бик үтемле булды. Сокланып утырдык. Аеруча якташ язучылар иҗатын өйрәтү тәҗрибәгез турында. Программада алар берсе дә юк диярлек. Гәрчә бик олпат әдипләр булсалар да.. Г

  3. 14 нче ноябрьдә Азнакай шәһәрендә үткән «Мәгариф»,»Гаилә һәм мәктәп»журналы редакциясенең әдәби хезмәткәрләре белән очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч булды.баш мөхәррир Илдар Миргалимов,әдәби бүлек мөхәррире Сания Әхмәтҗанова «Мәгариф»журналының эш юнәлешләре турында кызыклы да, тирән эчтәлекле дә чыгыш әзерләп килгәннәр иде.»Гаилә һәм мәктәп»журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова гаиләләр белән эш юнәлешләренә тукталды.Әхлак тәрбиясе бирү алымнары турында чыгышлар Азнакайдагы һәр мәктәпнең эш тәҗрибәсен чагылдырды.»Гаилә һәм мәктәп, җәмәгатьчелек оешмалары бүгенге көндә шәхесне әхлакый кыйммәтләрне аңларлык дәрәҗәгә җиткерү өчен бердәм эш алып барырга тиешләр»,-дигән нәтиҗәгә килдек.
    14 нче ноябрьдә Азнакай шәһәрендә Азнакай районы мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге һәм, шул исәптән, бүлекнең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Илгизә Миркасыйм кызы Ильясова тарафыннан “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә “Мәгариф” журналы белән хезмәттәшлек” дигән темага уздырылган педагогик семинар бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын яктыртты, безне борчыган күп кенә сорауларга җавап табарга булышты.
    Рәмзия Хәйруллина- Азнакай районыЧалпы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

  4. Безнең Азнакай районы чыннан да Республикабызда үзенең нәтиҗәле эшләре белән аерылып тора. Халыкара олимпиада, Республика олимпиадасы, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә җиңүләр, укытучыларыбызның «Мәгариф» журналы белән хезмәттәшлеге — шуларның мисалы. Бу хезмәтләрнең уңышларына ирешүдә үз эшенә җаваплы караучы, хезмәт сөючән җитәкчебез Илгизә Миркасыйм кызы Ильясованың оештыручанлык сәләтенә ия булуы зур роль уйный. Киләчәктә дә милли җанлы булып, ата-аналар һәм балалар белән берлектә «Мәгариф» журналыннан аерылмыйк.

  5. Ничек барысына өлгерәсез? Йөрергә дә, язарга да, журналлар да чыгарырга? Конкурслар да үткәрергә?

  6. Сокландым да, уйландым да… Азнакайлар безне уздырган. Юкса безгә дә килгән иде «Мәгариф». Бу кадәр кеше җыела да, болай зурлап үткәрә дә белмәдек. Бу язманы коллегаларыма укырга тәкъдим итәм. Мөһим проблема күтәрелгән.

Добавить комментарий