Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү апрель ахырында төгәлләнәчәк

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү срокларын үзгәртергә җыена. Яңа закон проекты буенча, әти-әниләр гаризаны 24 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш. Элек исә аны 30 июньгә кад...

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү срокларын үзгәртергә җыена.


Яңа закон проекты буенча, әти-әниләр гаризаны 24 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш. Элек исә аны 30 июньгә кадәр кабул итәләр иде. Ә менә прописка буенча яшәмәүчеләрдән баласын кайсы мәктәпкә бирергә икәнлеген 25 апрельдән 5 сентябрьгә кадәр хәл итү сорала. Яңа документ проекты беренче сыйныфка баланы ничә яшьтән кабул итүне дә билгели. Мәктәпкә укучыларны 6 яшь ярымнан 8 яшькә кадәр алачаклар.


Хәзерге вакытта әлеге закон проекты буенча фикер алышу бара. Ул 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ