Балаларына прививка ясатмаган әти-әниләрне җавапка тартырга мөмкиннәр

Балаларын вакцинацияләргә теләмәгән әти-әниләргә карата юридик җаваплылык кертмәкчеләр. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова белдерде.

Аның сүзләренә караганда, чит илләрдә мондый тәҗрибә күптәннән бар инде. Австралиядә, мәсәлән, андыйларны административ җаваплылыкка тарталар. Күп кенә башка илләрдә прививка ясатылмаган баланы мәктәпкә кабул итмиләр. “Дәүләт бушлай прививка ясата, ә әти-әниләр моннан файдаланмый икән, андый кешеләрне дәүләт бирә торган башка мөмкинлекләрдән мәхрүм итәргә кирәк. Чөнки алар бүтән балаларны куркыныч астына куя”, – диде Анна Попова.

One thought on “Балаларына прививка ясатмаган әти-әниләрне җавапка тартырга мөмкиннәр

  1. Дөрес фикер! Хәзер әти-әниләр артык акыллы була башлады. Табиблардан да күбрәк «беләләр». Янәсе, прививканың файдасыннан зыяны артыграк. Андыйларга берни аңлатып булмый. Шулай да, бу закон прививка ясарга ярамаган балаларга кагылмас дип уйлыйм.

Добавить комментарий