«Балам, бүтән мәктәпкә күчәбез»

Өлкәннәр өчен бу мәсьәлә артык катлаулы тоелмаса да, тормышларындагы мондый үзгәрешләр бала күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Шуңа күрә бу адымга баланы алдан әзерләргә кирәк.

Зилә МАДЬЯРОВА, психолог

Бер яктан караганда, мәктәп алыштыруның бер кыенлыгы да юк сыман. Документларыңны аласың да, башка мәктәпкә илтеп тапшырасың. Ләкин баланың үзе өчен ияләнгән урыннан, дусларыннан, ярат­кан укытучысыннан аерылудан да на­чаррак әйбер юктыр сыман. Нәтиҗәдә, аның үз-үзен тотышы, укуы начар якка үзгәрергә мөмкин.

Бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчү өчен күп төрле сәбәпләр бар: яңа фатир алу, әти-әнисенең аерылышуы, элек укыган мәктәптә тәртип бозуы, фаҗигале хәлләр дә шуларның бер­се булырга мөмкин. Сәбәбенә карап кына адаптацияне җиңеләйтү чарасын эзләргә керешәләр. Яңа дусларга, яңа мәктәпкә ияләнү өчен балага кимендә 3 атнадан 6 айга кадәр вакыт кирәк. Әгәр дә сез баланы үзе укыган мәктәптән дә яхшыракка ниндидер фәннән тирәнрәк белем алу максатыннан күчерәсез икән, бала моны җиңелрәк кабул итәчәк, әлбәттә. Әмма алдына куелган яңа җитди бурычлар кайвакыт балага тискәре йогынты ясавы да ихтимал. Ул ялкауланырга мөмкин, фән белән кызыксынуы сүрелә төшә.

Баштагы мәлдә авыррак булса да, бала яңа дуслар белән уртак телне тиз таба. Билгеле, моңа мәктәптәге тәртип, дустанә мөнәсәбәтләр дә роль уйнамый калмый. Бала өчен сыйныф җитәкчесенең үзенә булган мөнәсәбәте дә бик мөһим.

Баланы мәктәпкә күчергәнче үк, ата- ана аны әзерләргә тиеш. «Без күчәсе яңа йорт тирәсендәге мәктәптә бик акыллы, талантлы балалар укый икән. Укытучы­лары да әйбәт, диләр. Балам, син дә шул мәктәпкә күчәрсең инде. Йортыбызга да якын булачак, сиңа юл аша да чы­гып йөрергә кирәкми», — дип алдан ук әйтеп тору кирәк. Укый башлагач исә, андагы хәлләрне сорап, нинди дуслар тапканын белешеп тору да комачау итмәс. Башлангыч сыйныфларда уку­чы балалар мәктәп алыштыруны җиңел кабул итә. Ә менә зуррак сыйныфлар­да укучылар тору урынын алыштырса да, кайвакыт шәһәрнең бер читеннән икенчесенә барып укуын дәвам итә. Иң мөһиме — бдлага уңайлы мохит, укуына комачаулык ясамаслык шарт­лар тудырырга кирәклеген онытмагыз. Беркайчан да баланы аның проблемала­ры белән ялгызын гына калдырмагыз. Әти-әнинең дөрес киңәше, тыңлый белүе балага җиңеллек китерә, фикерен үзгәртә. Аның уйлары, теләкләре белән килешү, аның сүзен тыңлау баланың үзенә булган ышанычын арттыра, ул үзен гаиләсенә кирәкле итеп хис итә. Яңа дусларга, яңа мәктәпкә ияләнү өчен балага 3 атнадан б айга кадәр вакыт кирәк.

БОЛАРНЫ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

  •  Яңа мәктәптә бала тест яки әңгәмә аша үтәргә тиеш.
  • Уку өчен нәрсәләр алырга кирәклеген ачыклагыз. Анда балалар кия торган формага махсус таләпләр булырга мөмкин. Туклануның ничек оештырылуы белән кызыксыныгыз.
  • Мәктәпкә кабул ителгәнлеккә белешмә алыгыз. Аннан башка сезгә элеккеге мәктәптән документларны бирмәсләр. Шуннан соң гына баланың шәхси документларын, медицина белешмәсен сорап аласыз.
  • Яңа мәктәпкә барлык документ­ларны тапшырганнан соң, баланың кабул ителгәнлеге турында боерыкны кулга аласыз.

«Гаилә һәм мәктәп» журналы, 2013, август, №1.

Фотография: www.mk.ru

Добавить комментарий