Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаң ботка ашыймы?

Мәктәп укучысына ботка ашату да проблема. Балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә туклану мәсьәләсен өйрәнә башлагач, әнә шундый ачыш ясадык. Ботка һәм яшелчә ашауны башта модага кертергә кирәк әле, ди белгеч...

Мәктәп укучысына ботка ашату да проблема. Балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә туклану мәсьәләсен өйрәнә башлагач, әнә шундый ачыш ясадык. Ботка һәм яшелчә ашауны башта модага кертергә кирәк әле, ди белгечләр.


 
kashu-dlja-grudnichka-1
“Республикада ланч-бокслар юк”
“Ланч-бокс” дип халык теленә кергән сүз һич урынлы түгел, – ди Казандагы азык-төлек һәм социаль туклану Департаментының туклануны оештыру буенча директор урынбасары Алла Агапова. – Ланч-бокс – самолетлардагы сыман һәркайсы аерым бокска тутырылган ризыкны күз алдында тота. Ә Департамент карамагында тәүлек буена өч комбинат эшли. Азык-төлек монда әзерләнә һәм 2-6 градуска кадәр суытыла. Аннары башкала мәктәпләренә таратыла. Аларның сыйфатын технолог һәм санитар табиблар тикшереп тора. Иң башта лабораториядә китерелгән чимал тикшерелә, аннары мәктәпләргә китә торган әзер ризыкның сыйфатын ачыклыйлар”.
Балалар бакчаларында исә үзләрендәге ашханәдә генә пешерәләр. Рационны һәр бакча өчен генә түгел, һәр төркем өчен дә яраклы итәргә кирәк бит. Хәләл ризык ашарга теләүчеләр өчен дә киртәләр юк. Бүген Казанның илледән күбрәк балалар бакчасы һәм утызлап мәктәбе хәләл ризык белән тәэмин ителә.
Меню һәм рацион баланың яшен, санитар һәм башка кагыйдәләрен исәпкә алып, департаментта төзелә һәм раслана. Артык әче, майлы, кыздырылган, майонез һәм кетчуп ише өстәмәләр кушылган ризыклар кертергә ярамый.
 
Боткага реклама кирәк
Казанның тугыз мәктәбендә “мәктәп рестораннары” эшли. Монда өстәмә түләп, стандарт менюга кермәгән башка төр ризык та сайлап алырга мөмкин. “Анысын балалар ни булса да ашасын, ач кына йөрмәсен дигән максат белән булдырдык, – ди Алла Агапова. – Балалар бакчасында рәхәтләнеп ботка ашап үскән сабыйлар мәктәпнең югары сыйныфларында аңа якын да килми башлый. “Ашарга кирәк, файдалы”, – дип әйтеп тору да ярдәм итми. Яшелчә салатлары, балык та яратмыйлар. Бутербродларга ияләнгән буын килде. Өйдә дә балалар кыздырган бәрәңге, тавык, сосиска, пицца, майонезлы ризыкларга күнегә. Кайчак әти-әниләр: “Нигә менюга кертәсез ул чөгендер белән кишерне? Минем балам аны яратмый!” – дип безгә зарланып мөрәҗәгать итә. “Үзегез чөгендерне еш пешерәсезме? Ярмадан ризыклар әзерлисезме?” – дим. Өйдә яшелчә ашамасын, мәктәптә дә пицца һәм бутерброд кына тәкъдим итик – шушы да буламы баланың сәламәт туклануы?! Югары сыйныф укучыларын дөрес туклануга хәйлә белән тартырга тырышабыз. Чөнки балык кәтлитен ашамыйлар, ә бу ризыкка “алтын балык” дип исем кушсак, яисә “соус астындагы балык” дисәк, алалар. Бәрәңгенең дә турап пешерелгәненә исләре китми, боламык яраталар. Ханума, бурит кебек ризыкларны үз итәләр.
Җәмгыять экологик, сәламәт ризыклар белән туклануга йөз тота башлады. Балаларга да сеңдерәсе иде туклану культурасын. Тик эшне әти-әниләрдән башларга кирәк”.
 
“Яшелчәне үзебез үстерәбез”
Казанда барлыгы мәктәп һәм бакчаларга караган 165 ашханә бар. Шуларның 86сы әзер ризыкларны китереп бирү системасында эшләсә, калганнары мәктәп ашханәләрендә пешерә. Һәр ысулның үз өстенлеге бар. Ашханәләрдә әзерләнгән ризыкны тикшерү айга бер тапкыр туры килә. Комбинаттагы азык-төлекне һәр көн күз уңыннан үткәрәләр. Тик берәр гаеп табылса, бөтен партия кимчелекле дигән сүз. Ашханәләрдән чыккан кабартма исләре балаларны өстәл артына чакырса, кәбестә яки балык исен, киресенчә, яратып бетермәскә мөмкиннәр. Ризыкны китереп бирү хезмәтендә мондый проблема юк. Әзер азык-төлекне тарату ысулы Лаеш районында да кулланыла. “24 мәктәпнең җидесенә ризыкны китереп бирәләр, калганнары үз ашханәләрендә пешерә”, – ди Лаеш мәгариф бүлеге белгече Илнур Арсланов.
Озайтылган төркемдә укучы балалар ике тапкыр туклансалар, гадәти төркемдәгеләр бер генә мәртәбә ашый. Казан буенча бәяләр: иртәнге аш – 17, төшке аш – 43 сум. Бәяләрне район-шәһәрнең мәгариф идарәсе үзе куя. Авыл мәктәпләрендә туклану арзангарак төшә.
“Роспотребнадзор раслаган бердәм меню буенча эшлибез. Укучылар көнгә ике тапкыр туклана, – ди Теләче районы Югары Кибәхуҗа мәктәбе директоры Гөлшат Миңнекәева. – Бүген баланың бер көнлек туклануы якынча 23 сумга төшсә, балалар аның 14 сумын гына түли. Дәүләттән бирелгән субсидия, мәктәп яны бакчасында азык-төлек җитештерү – әти-әниләр кесәсе файдасына. “Ботка проблемасы” бездә дә бар. Укучылар гел камыр ризыклары гына ашап торырга риза, тик аның файдасы гына түгел, зыяны да бар бит. Әти-әниләргә дә, укучыларга да бу хакта аңлатырга тырышабыз”.
 
ГМ-инфо
Яңа санитар кагыйдәләр һәр нормаларны исәпкә алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә 7-11 һәм 12-18 яшьлек балалар өчен меню төзелә. Әлеге менюга аерым җирлектәге яисә башка үзенчәлекләрне исәпкә алып төзәтмә кертелә ала, тик рационга һәм туклыклы матдәләргә булган таләпләргә хилафлык килергә тиеш түгел.
Мәктәпләрдә туклануны оештыруның тагын бер мөһим ягы – балаларга дөрес туклану турында мәгълүмат бирү. Сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше булган туклану культурасы турында балалар һәм үсмерләргә тәфсилләп аңлатучы “Дөрес туклану турында сөйләшү” дип исемләнгән программа эшли.
 
Океан артында кыйммәтрәк
Укучылар өчен иң әйбәт туклану Финляндиядә. Анда гастрит белән авыручы балалар саны, Россия белән чагыштырганда, берничә тапкыр ким. Беренчедән, монда туклану бушлай. Икенчедән, атнаның алты көнендә меню кабатланмый. Меню гади һәм файдалы булуы белән алдыра. Эчемлекләрдән монда бары тик су һәм сөт бирелә. Бернинди компот, сок, чәй кебек сыйлар юк.
Америкада исә мәктәптә туклану шактый кыйбатка чыга. Акчаны бераз янга калдыру максатыннан, әти-әниләр балаларына мәктәптә ашарга дип бутербродлар биреп җибәрә.
 
Бу кызык!
Казан мәктәпләрендә укучылар ашханәләрдә карта ярдәмендә түли. Бу системаны тагын да камилләштереп, әлеге карта белән мәктәпкә керү-чыгуны, транспортта йөрү мөмкинлеген дә өстәргә җыеналар. Ә 19нчы гимназиядә мәктәп карталары үткән көн казанышы дип санала. Андагы укучылар махсус терминалда акчаны картага түгел, ә бармакка сала! Махсус шакмакка бармагыңны куюга экранда аның иясе турындагы бөтен мәгълүмат языла.
 
Факт
“Майский” совхозы Яшел Үзән районының өч балалар бакчасы һәм ике мәктәбен шефлыкка алган. Күпчелек эшчеләрнең балалары шунда булу сәбәпле, ашханәләргә атна саен салат һәм кыярны бушлай китерәләр.
Бала рационында нинди ризыклар булырга тиешлеге хакында безнең алдагы язмада таныша аласыз: http://magarif-uku.ru/obrazovatelnym-uchrezhdeniyam-tatarst/ 
Фоторәсемнең чыганагы: http://otvetymamam.ru/post/kak-prigotovit-kashu-dlya-grudnichka-737.html

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ