Балтач районы мәгариф системасы
Балтач районы мәгариф системасы: белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлек, бурычлар һәм үсеш мөмкинлекләреМәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел: мәгарифне моде...
Балтач районы мәгариф системасы: белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлек, бурычлар һәм үсеш мөмкинлекләре
Мәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел: мәгарифне модернизацияләү, ягъни заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Безнең алга да яңа максатлар килеп басты. Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк. Мәктәп – заманны иң дөрес һәм җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе ул.
Балтач районы мәгариф системасын 28 балалар бакчасы, 11 башлангыч мәктәп – филиал,12 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы комплексы, 8 төп мәктәп, 1 гимназия, 12 урта мәктәп, 1 күппрофильле лицей тәшкил итә. Аларда 5827 бала белем һәм тәрбия ала, барысы 1032 педагогик хезмәткәр эшли (мәктәпләрдә – 745, балалар бакчаларында – 229, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»ндә – 36, һөнәр лицеенда – 22). Шуларның 176сы – беренче, 47се югары квалификация категорияле укытучылар. Уку сыйфатының югары булуында укытучыларның белем күтәрү курсларына барып профессиональ осталыкларын арттыру да игътибар үзәгендә. Үткән уку елында 282 укытучы һәм тәрбияче белемнәрен күтәрделәр. Быел исә һәр җитәкче менеджмент курсларында укый.
Шунысы шатландыра, укытучыларның хезмәт хакы яңа федераль закон белән якланган. Бүген республика җитәкчелеге тарафыннан да педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы «Мәгариф учрежденияләренә чиратка кую һәм балалар бакчаларына урнаштыру» исемле муниципаль хезмәт күрсәтү халыкка Татарстан Республикасының рәсми порталында тәкъдим ителә. Система эшли башлаганнан бирле Мәгариф идарәсенә 1986 гариза керде, 130 гариза (4%) портал аша теркәлде. Бүгенге көндә 1868 бала балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән, райондагы 65% бала балалар бакчаларына йөри, 542 дән артык бала электрон исәп чиратында тора. Тик әлегә 23 бала мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләренә урыннар белән тәэмин ителмәгән. Аларның күбесе Ярак – Чурма, Салавыч Сәрдегәне авылларына туры килә. Республикада балалар бакчалары белән бәйле «Юл картасы» программасы тормышка ашырыла башлады. Бу юнәлештә республика программасы кысаларына керүебезгә бик шатбыз. Быел Балтач бистәсендә, киләсе елга Чепья авылында яңа балалар бакчалары сафка басар дип өметләнәбез.
Белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү бүген көнүзәк мәсьәлә. Укучыларга төпле белем заманча җиһазландырылган белем бирү учрежденияләрендә алып барылырга тиеш. Шул юнәлештәге эшчәнлегебез дә куанычлы. Ул яңа объектлар төзү, «Мәктәп автобусы» программасын тормышка ашыру, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре белән хәл ителә. Бу уку елында 5 яңа автобуслы булдык. Алар искергән автобусларны яңартып кына калмадылар, ә бәлки яңа маршрутлар ачарга да мөмкинлек бирделәр. Чепья, Балтач, Түнтәр, Кенәбаш мәктәпләрендәге капиталь ремонт эшләре өчен республика бюджетыннан 38 млн.916 мең сум, җирле бюджеттан 9 млн. 716 мең 400 сумлык акча бүлеп бирелде. Мәктәпләр «Үз мәктәбеңә булыш «акциясе кысаларында 3 млн. 947 мең 400 сумлык ярдәм алдылыр.
2011-2015 елларга исәпләнгән «Уңайлы мохит» республикакүләм максатчан программасын тормышка ашыру буенча 2014 елда 2 млн. 100 мең сумлык эш планлаштырыла.
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә дә эзлекле эш алып барабыз. Укучылар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Мәктәпләр үзләре үстергән яшелчәләрне балаларга бушка ашаталар. Алты мәктәптә медицина кабинеты эшли. Балтач, Гимназия, Норма, Чепья мәктәпләрендә шәфкать туташлары больница штатында. Медицина эшчәнлегенә лицензия алу өчен ул мәктәпләрнең медицина кабинетларын больница балансына тапшырдык. Бөрбаш мәктәбендә дә медсестра штаты булдырылды. Балтач гимназиясе медицина кабинеты 30 меңнән артык халкы булган район мәктәпләре арасында – беренче урынга, Норма мәктәбе икенче урынга лаек булды.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү мәгарифтә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. 2013-2014 уку елында районның барлык мәктәпләрендә дә 1, 2, 3 нче сыйныфлар, Балтач урта мәктәбенең 4 нче сыйныфлары, Балтач гимназиясенең 5, 6 нчы сыйныфлары федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укый.
2005 елда республикада беренчеләрдән булып башланган профильле укыту буенча федераль экспериментның нәтиҗәсе булган профиль сыйныфларын саклап кала алдык. Профильле укыту нәтиҗәсендә бу уку елында Салавыч урта мәктәбе базасында табигать-математика фәннәре юнәлешендә күппрофильле лицей ачылды.
2011-2012 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында 19 укучы җиңүче һәм призер булдылар. Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары булып Субаш урта мәктәбеннән Хәкимҗанов Ранил (технология), Карадуган урта мәктәбеннән Рамазанов Ирек, Балтач урта мәктәбеннән Нуриев Ринат (химия, биология), Балтач гимназиясеннән Нигъмәтҗанов Рүзәл (ОБЖ) танылды. Мари теленнән – өч (Чепья мәктәбе), удмурт теленнән – өч, татар теле һәм әдәбиятыннан сигез урын алдылар.
2012-2013 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында 15 укучы җиңүче һәм призер булдылар. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылган республика олимпиадасында район командасы 1 нче урынны яулады.
Балтач урта мәктәбеннән Нуриев Ринат экологиядән Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе булды. Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары булып Салавыч күппрофильле лицей укучысы Васильев Владислав (хокук), Нөнәгәрдән Фазылҗанова Рамилә (биология), Балтач гимназиясеннән Закиров Тимур (ОБЖ), Балтач урта мәктәбеннән Нуриев Ринат (химия) танылдылар.
Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясе Балтач муниципаль районы мәгариф системасының мониторингтагы төп күрсәткечләре буенча республикада 9 нчы урында торуын билгеләде. Авыл районы булган, чагыштырмача аз халыклы Балтач өчен республика буенча беренче унлыкка керү начар түгел.
Республикада иң күп милләтле районнарның берсе булуыбызга һәм барлык укыту – тәрбия эше татар телендә алып барылуга карамастан, милли мәгариф буенча ясалган мониторингта без 4 нче урында калдык. Хәтта удмурт балалар бакчаларында һәм укучылары күпчелек удмурт милләтеннән булган мәктәпләрдә дә татар телендә аралашалар. Район үзәгендәге Балтач урта мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә дә татар балалар бакчаларыннын килгән балалар 1-2 нче сыйныфларда ике телдә дә укыйлар, ә барлык чаралар татар телендә уздырыла.
Балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәкчеләре тарафыннан зур игътибар бирелә. Район мәгариф идарәсе аша 880 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 280 бала җәйге ял һәм хезмәт лагерьларында, район лагеры «Романтик»та 3 сменада 315 бала ял итте. Районның мәшгульлек үзәге төрле оешмалар белән килешүләр төзеп, 410 баланы эшкә урнаштырды. Аннан тыш, 500ләп бала үзләре төрле оешмаларга эшкә урнашты. 40 бала комбайнчы ярдәмчесе, 45 бала терлекчелектә, 300ләп бала дару үләннәре җыюда эшләделәр.
Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге белән балалар арасында юл фаҗигаларын кисәтү максатыннан ел саен «Куркынычсызлык тәгәрмәче» конкурсы игълан ителә. Бу ярышларда гимназия командасы Чаллыда үткәрелгән республика ярышында шәһәр мәктәпләреннән кала беренче урынны , гомуми исәп буенча 4 нче урынны алдылар. Баскетбол буенча КЭС– баскет ярышларында Сосна мәктәбе кызлары республикада җиңүче булдылар, Балтач гимназиясе 6 нчы сыйныф командасы Зәйдә үткәрелгән Президент спорт ярышларында республикада 2 нче урынны алдылар.
Республикадагы матур башлангыч булган «Укытучылар спартакиадасы»ның быел Балтач җирлегендә уздырылуы һәм балтачларның 1 нче урынга лаек булуы күркәм күрсәткечләребезнең тагын берсе.
Укыту-тәрбия процессы, төпле белем һәм үрнәк тәрбия белән беррәттән, методик системаның да камиллеген тәэмин итүне сорый. Бу җәһәттән «Мәгълүмати-методик үзәк»ләр мәгариф идарәләре белән берләшеп, эшне яңача формада планлаштырып килә. Бу да үзенә күрә бер алгарыш чаткысы кебек. Максатыбыз – сыйфатлы белем бирү. Ә моңа ирешү өчен һәркем: укытучы да, укучы да, әти-әни дә, киң җәмәгатьчелек тә кулга кул тотынышып эшләргә, намуслы хезмәт итәргә тиеш. Шулай булганда гына хезмәтнең нәтиҗәсе, әҗере була.
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА, Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Комментарийлар