Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач районы прокуратурасы баласына кальян биргән ана төшерелгән видеоны тикшерә

Социаль челтәрләрнең берсендә яшь ананың, дуслары белән күңел ачып утырганда, сабыена кальян тартырга биргән видео пәйда булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, видео Балтач районында төшерелгән.Видео со...

Социаль челтәрләрнең берсендә яшь ананың, дуслары белән күңел ачып утырганда, сабыена кальян тартырга биргән видео пәйда булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, видео Балтач районында төшерелгән.


Видео социаль челтәрләрләрдән файдаланучыларда каршылык тудырган. Прокуратура шунда ук гаилә иминлеге профилактикасы турындагы законның үтәлешен тикшерә башлаган.


Хәзергә вакытка ачыкланганча, видеороликта сул якта Балтач районында яшәүче хатын-кыз төшкән. Аның баласы дус кызының тезләрендә утыра, һәм сабый кальян трубкасын алып тарта башлый, әмма моңа берәү дә игътибар итми.


Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре ата-ана вазифасының ничек үтәлүе турында нәтиҗә бирер. Шулай ук социаль-куркыныч булган гаиләләрдәге балаларны ачыклауга профилактика системасы органнары эшенә дә бәя биреләчәк.
Закон бозылу очрагы ачыкланса, прокуратура тиешле чара күрәчәк.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ