Башлангыч мәктәптә «Уку. Текст белән эш» дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру

Илсөя СӘГЪДИЕВА,
ТР Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән мөгаллимәсе

Уку грамоталылыгы төрле форматлы язма текстларны аңлап укуны, аларның эчтәлеген үз максатларыңа ирешү, җәмгыять тормышында актив катнашу өчен төрле тормыш ситуацияләрендә куллана белүне аңлата. Информацион ташкын шартларында текст басма, язма сүзләр дип кенә тар мәгънәдә каралмый, ә төрле формаларда (диаграмма, таблица, схема, график һ.б.) бирелгән мәгълүмат буларак киң мәгънәдә кабул ителә. Бүген уку сыйфатын һәм аңлап укуны өйрәнү буенча PIRLS, PISA халыкара мониторинглы тикшеренү нәтиҗәләрен илебезнең мәгариф системасында исәпкә алмау мөмкин түгел.

Халыкара экспертлар уку грамоталылыгын «мәгълүмат табу һәм аны аерып чыгару», «текстка интерпретация һәм нәтиҗәләрне дәлилләү», «рефлексия һәм бәяләү» параметрлары белән үлчи. Россия укучыларының халыкара күрсәткечләренә анализ шуны күрсәтә: безнең укучыларга бер әдәби текст сорауларына җавап бирү авыр түгел, ә менә төрле характердагы берничә тексттан мәгълүмат таба, аны чагыштыра, гомумиләштерә белү проблемалы. Шулай ук эшлекле стильдәге текстлар (игълан, афиша, плакат, расписание, карта һ.б.), диаграмма, схема, карта, таблицалар кергән күнегүләр, үз фикереңне әйтү мөмкинлеге булган биремнәр укучыларда кыенлык тудыра.

Дисциплинаара программа – мәктәптә белем алуның барлык этапларында метапредметлы нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән комплекслы максатчан программа ул.

«Уку. Текст белән эш» дисциплинаара программасында язылганча, башлангыч гомуми белем бирү этабында, барлык предметларны өйрәнү нәтиҗәсендә, чыгарылыш сыйныф укучылары үз яшьләренә туры килгән әдәби, фәнни, танып белү текстларын уку процессында алардагы мәгълүмат белән беренчел эш күнекмәләренә ия булалар. Башлангыч мәктәпне тәмамлаучылар, танып белү кызыксынуларын канәгатьләндерү, мәгълүматны үзләштерү һәм куллану максатыннан, текстларны аңлап укырга өйрәнәләр, күрсәтмә-символик формада бирелгән мәгълүматны уку күнекмәләренә ия булалар, рәсем, таблица, диаграмма, схемалы текстлар белән эшләү тәҗрибәсе алалар.

Мәктәпне тәмамлаучыларда мәгълүмат эзләү, гамәли һәм уку мәсьәләләрен чишү өчен кирәкле мәгълүмат аерып чыгару, тексттагы идеяләрне һәм мәгълүматны системалаштыру, чагыштыру һәм гомумиләштерү, аларны интерпретацияләү (иҗади аңлату) һәм үзгәртеп кору кебек уку гамәлләре үстереләчәк.

«Уку. Текст белән эш» дисциплинаара программасын үзләштерүгә планлаштырыла торган нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Текст белән эш: мәгълүмат эзләү һәм укыганны аңлау
Мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:
● текстта ачыктан-ачык бирелгән конкрет мәгълүмат, фактларны табарга;
● текстның темасын һәм төп мәгънәсен билгеләргә;
● текстны мәгънәви кисәкләргә бүләргә, текстка план төзергә;
● тексттагы төп вакыйгаларны аерып чыгарырга һәм аларның эзлеклелеген урнаштырырга;
● текстта сурәтләнгән объектларны, өч-дүрт мөһим билге табып, үзара чагыштырырга;
● ачыктан-ачык бирелмәгән мәгълүматны аңларга (мәсәлән, сурәтләнеше буенча күренешне характерлап бирү);
● төрле ысуллар белән (сүз, таблица, схема, диаграмма рәвешендә) бирелгән мәгълүматны аңларга;
● текстны, анда бирелгән мәгълүматка гына таянып түгел, ә жанрына, структурасына, сәнгать чараларына да игътибар итеп аңларга;
● укуның төрләрен (танышу максатыннан уку, төшенеп уку, эзләнеп уку) кулланырга, уку максатыннан чыгып кирәкле уку төрен сайларга;
● үз яшьләренә туры килгән сүзлек һәм белешмәләрдә ориентлашырга. Мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
● кирәкле мәгълүмат табу өчен текстның формаль элементларын (мәсәлән, бүлек исеме, искәрмәләр) кулланырга;
● берничә мәгълүмат чыганагы белән эшләргә;
● берничә чыганактан алынган мәгълүматны чагыштырырга.
Текст белән эш: мәгълүматны үзгәртеп кору һәм интерпретацияләү
Мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:
● текстның эчтәлеген тулы һәм кыска, телдән һәм язмача сөйләргә;
● фактларны текстның гомуми идеясе белән бәйләргә, текстта турыдын-туры әйтелмәгән гади бәйләнешләр урнаштырырга;
● текстка нигезләнеп, катлаулы булмаган нәтиҗәләр формалаштырырга; нәтиҗәне раслый торган аргументлар табарга;
● текстның төрле өлешләрендәге мәгълүматны чагыштырырга һәм гомумиләштерергә;
● куелган сорауга җавап биреп, текст нигезендә зур булмаган монологик сөйләм төзергә.
Мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
● алга таба куллану максатын истә тотып, укылган текстлардан күчермәләр эшләргә;
● текстка зур булмаган язмача аннотацияләр төзергә, укылганга бәяләмә язарга.
Текст белән эш: мәгълүматка бәя
Мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:
● укылган текст турында бәяле фикер һәм үз карашыңны әйтергә;
● текстның эчтәлеген, тел үзенчәлекләрен һәм структурасын бәяләргә; тексттагы рәсемнәрнең урынын һәм ролен билгеләргә;
● укылган яисә тыңланган текст турында фикер алышу диалогында катнашырга.
Мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек ала:
● төрле карашларны чагыштырырга;
● автор позициясен үз карашы белән бәйләргә;
● бер яисә берничә чыганак белән эшләү процессында ышанычлы (каршылыклы) мәгълүматны ачыкларга.
Шуны искәртергә кирәк, ФДББСта «дисциплинаара программа» дигән төшенчә юк. Бу төшенчә, югарыда язылганча, Үрнәк төп белем бирү программасында кертелә һәм аның беренче өлеше – максатчан бүлегендә ачыклана.
Белем бирү оешмаларының төп белем бирү программасына «Уку. Текст (мәгълүмат) белән эш» дисциплинаара программасы аерым программа булып (яисә кушымта рәвешендә) кертелергә мөмкин. Бу очракта дисциплинаара программасының структурасын төп белем бирү программасы структурасына туры китереп төзергә
тәкъдим ителә:

1. Максатчан бүлеккә:
● аңлатма язуы;
● дисциплинаара программасын үзләштерүгә планлаштырыла торган нәтиҗәләр;
● дисциплинаара программасын үзләштерүгә планлаштырыла торган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү системасы керә.
2. Эчтәлекле бүлеккә:
● дисциплинаара программасының төп эчтәлеге;
● дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру буенча эшне оештырганда кулланыла торган технология, метод һәм формалар керә.
3. Оештыру бүлеген:
● дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру шартлары төзи.
Ә аерым предметлар (курслар) буенча эш программалары структурасында (шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек программаларында да) «Уку. Текст белән эш» дисциплинаара программасын гамәлгә ашыру юлларын «Төп эчтәлекле линияләр» бүлегендә («Мәгълүмат белән эшләү линиясе») һәм «Тематик планлаштыру» бүлегендә («Укучылар эшчәнлеге төрләре» графасы) чагылдырырга мөмкин.

Текст белән эшләү төрле уку предметлары кысаларында ничек гамәлгә ашырыла ала соң?
«Татар теле», «Рус теле» предметларында текст буенча эшләү телнең морфологик һәм синтаксик структурасында ориентлашуны; сүз һәм җөмлә төзелеше кагыйдәләрен, хәрефләрнең график формасын үзләштерүне; тамга-символик гамәлләр үсешен (модельләштерүне) тәэмин итә.
«Әдәби уку» предметы беренчел һәм икенчел мәгълүматны аерып чыгарып план төзү, фәнни-популяр, белешмә әдәбияттан мәгълүмат туплау күнекмәләренә ия булуга, интервью алу, монолог төзү кебек гамәлләр фмалаштыруга мөмкинлекләр ача.
«Математика» предметы логик һәм алгоритмик гамәлләр формалаштыруга нигез булып тора: математик ситуацияне модельләштерүдә тамга-символ чараларын куллану, анализ, чагыштыру һәм классификацияләү (мәсәлән, предметларны, саннарны, геометрик фигураларны), уку мәсьәләсен чишүнең рациональ (уңайлы) ысулын табу. «Әйләнә-тирә дөнья» предметы танып белү эшчәнлегенең башлангыч формалары белән кораллануга мөмкинлек бирә: модельләштерү, чагыштыру, тышкы сыйфатлары һәм билгеле үзлекләр нигезендә табигатьнең тере һәм тере булмаган объектларын классификацияләү; табигатьтә сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштыру (шул исәптән туган якның табигате һәм мәдәнияте материаллары нигезендә).
«Чит тел» предметында яңа сүзнең график образын аның аваз образы белән тәңгәлләштерү гамәле формалаштырыла.
«Музыка» предметы кысаларында ноталы язмада график тамгалар системасы үзләштерелә.
«Сынлы сәнгать» дәресләрендә укучылар модельләрне әйләнә-тирәдәге предметларда тану, төрле формада проект һәм планнар (сызым, виртуаль модель һ.б.) эшләү осталыгына ия булалар.
«Технология» предметы кысаларында план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау; кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; процессны проектлау; төзелгән модельдән яңа белем (мәгълүмат) аерып чыгару; текст берәмлекләрен символ (тамга) белән билгеләү; энциклопедик материал белән эшләү гамәлләре формалаштырыла.
Шулай итеп, «Уку. Текст белән эш» дисциплинаара программасы уку процессы структурасында мөһим урын алып тора. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлектә дә текст (мәгълүмат) белән эшләү мөмкинлекләре күп.

«Мәгариф» журналының 2015 елдагы беренче саны материалларын биредә укыгыз.

Добавить комментарий