Башлангыч сыйныф укучыларын иҗади язма эшләргә әзерләү

Рәдинә ЯГЪФӘРОВА,
педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы, Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты

Күренекле психолог Л.Выготский: «Язма сөйләм, укучының моңа кадәр оешкан сөйләмә тел системасын үзгәртеп корып, аны сөйләмнең иң югары дәрәҗәдәге гомумиләштереп күзаллау даирәсенә алып керә», – дип язды. Язма сөйләм ирекле, чикләнмәгән, баланың үз иркенә нигезләнгән, сөйләмә тел белән чагыштырганда, аңа уйлап, аңлап эшләнгәнлек хас. Ул баланы фикерләргә, акыл сәләтен эшкә җигеп язарга, сөйләм барышын төшенеп барырга мәҗбүр итә, ләкин, галимнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, язарга өйрәнүче бала язма сөйләмгә мөрәҗәгать итүнең кирәклеген, файдасын, нәтиҗәсен (мотивларын) аңламый. Язма сөйләм – балалар өчен гадәти булмаган ситуациядә, әңгәмәдәшсез, үзалдына сөйләү. Бу – монолог, күз алдына, хыялга китерелгән әңгәмәдәш, ак кәгазь бите белән сөйләшү. [1: 237–238 б.]

Л.Выготскийның тагын бер кисәтүен истә тотарга кирәк: бала, 11–12 яшенә кадәр, ягъни башлангыч белем баскычын тәмамлаганчы, логика законнарына нигезләнгән бәйләнешләрне аңлы рәвештә билгели алмый [1: 225 б.]

Димәк, язма сөйләм – башлангыч гомуми белем бирү этабында ифрат зур кыенлыклар тудыра торган эш. Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә төзелгән программалар моны исәпкә ала, анда чагыштырмача җиңел эш төрләре кертелә: әзер план нигезендә үз текстыңны язу, аның башламына, төп, йомгак өлешләренә таләпләрне сөйләмә телдә үтәү; хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текстларны аера белү һ.б. Иҗади язма эш төрләре укучыларның укуда ирешкән нәтиҗәләрен тикшерү өчен кулланылмый.

I сыйныфка килүче баланың сөйләмендә якынча 3 мең сүз булса, аның 63%ы – исемнәр, 23%ы – фигыльләр, башка сүз төркемнәренә 14%ы гына туры килә дип исәпләнелә. Теркәгечләр бөтенләй очрамый диярлек, хәтта III сыйныф укучысы да аңлашылмаган сүзләр арасында «ләкин» теркәгечен атый. Бу – гаҗәп түгел, чөнки моңа хәтле бала дөньяны «Бу нәрсә?» соравын куеп тикшерә, таный, өйрәнә.

Балаларның сөйләмен баету, сөйләм осталыгы булдыру «Әлифба»дан башлана. Беренче чиратта бу тыңлау өчен бирелгән текстларга карый. Аларның эчтәлеге гаиләдә, урамда өйрәнгән, ашаганда, уйнаганда кулланыла торган сүзләр белән генә чикләнми, ә күпләп әдәби әсәрләр, фәнни текст сүзләре кертелә. Ятлау өчен бирелгән дүртьюллыклар ул сүзләрне сөйләмгә кертә. Бу текстларның тагын бер функциясе бар: алар төш (ядерные) җөмләләрнең үрнәк структураларын истә калдырырга ярдәм итә. Мәсәлән,
Һавада йөзә аваз…
Әйтеп була, сузып-сузып.
Авазларны бергә кушсаң,
Сүз туа – менә кызык! (А.Хәлим)

Бала сүзләргә үзе мәгънә сайламый, ул аларны өлкәннәр белән аралашу барышында үзләштерә. Укырга өйрәнгәч, сүзлек байлыгын арттыру чыганагы буларак бирелгән текстлар хезмәт итә. Моны баланың игътибар, хәтер, абстракцияләү (кирәкмәгәннән читләшү), чагыштыру һәм аерып алу кебек психик функцияләренең тиешле дәрәҗәдә үсеше тәэмин итә. Сүз нинди дә булса бер предметка гына түгел, ә аларның тулы бер төркеменә яки классына карый. Шуңа күрә һәр сүз – яшерен гомумиләштерү, ә сүзнең мәгънәсен ачыкларга тырышу чын мәгънәсендә фикер йөртүне аңлата. Шулай итеп, сүз байлыгын арттыру турыдан-туры баланың фикер эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелә.

Кулга карандаш яки ручка тотып уку аңлап укуга этәргеч ясый, сүзгә игътибарны көчәйтә. Аңлашылмаган, беренче тапкыр очраган, иң матур, иң әһәмиятле, гаҗәпләндергән, сөйләмендә моңа хәтле кулланылмаган, терәк сүзләрне, текстның кирәкле өлешләрен дәреслектә карандаш белән билгеләп барып була (әлбәттә, һәр бирем аерым-аерым куела). Кирәкле сүзләрне II сыйныфта дәфтәргә ручка белән язып куярга мөмкин: текстта нинди?, кем? сорауларына җавап булган сүзләр, персонажларның исемнәре, тышкы кыяфәтен, холкын, эш-хәрәкәтен тасвирлаган сүзләр һ.б. III–IV сыйныфларда биремнәр грамматика терминнарын кулланып әйтелә: җыйнак җөмлә, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар, тиңдәш кисәкләре булган җөмләне язып ал һ.б.

Укытучы, дәреслекләр белән генә чикләнмичә, үзенә кирәкле сүзлекчә төзи ала. Татар телендә сүзләрнең мәгънә ягыннан ярашуын аңлаткан сүзлек юк, шуңа күрә «Учебный словарь сочетаемости слов русского языка» хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. [2] Сүзлектә һәр сүз белән кулланыла торган исем, фигыль, сыйфат һәм рәвешләр китерелгән. Мәсәлән,
1. Фикер сүзенә фигыльләр: туа, була; (кеше фикерне) әйтеп бирә, белдерә, яклый, дәлилли, фактлар белән ныгыта һ.б. (Әйтелгән сүзлектә шундый 25 сүз теркәлгән.)
2. Кеше сүзенә сыйфат һәм сыйфат мәгънәсендә кулланыла торган сүзләр: яхшы, менә дигән, искиткеч, гаҗәеп, әйбәт, сөйкемле, ягымлы, начар, әдәпсез, коточкыч, кызык, искитәрлек, гади, сәер, мәзәк, тыйнак, әдәпле, ипле, инсафлы, күркәм, тупас, тәрбияле һ.б. (Сүзлектә 351 сүз.)
3. Коточкыч сыйфатын түбәндәге сүзләр белән кулланып була: ыңгырашу, тавыш, йөз, күренеш, вакыйга, хәл, төш, урын, хәбәр, яңалык, авыру, үлем, очрак, ел, көн, төн, мизгел, чор һ.б. (Сүзлектә 39 сүз.)
Сүзлекчәләрне һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Сыйфатлар сүзлекчәсен I сыйныфта нинди? соравына җавап булган сүзләр, II–IV сыйныфларда бер һәм күп мәгънәле сүзләр, синонимнар, антонимнар, омонимнар, сыйфат, аергыч, тамыр һәм ясалма, парлы һәм тезмә сүзләр, җөмләдә тиңдәш кисәкләр һ.б. темалар эчендә файдаланырга мөмкин.

Укучы әзер сүзләрне генә «йотып» утырса, көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Бу нисбәттән, әле Федераль дәүләт белем бирү стандартлары расланганчы, балаларны башлангыч сыйныфтан фәнни тикшеренү эшләренә өйрәтү максатыннан проект эшчәнлеге үрнәге «Мәгариф» журналында бирелгән иде [3]. Бала хезмәттәшлектә генә, башкаларга охшарга тырышып, белгәннән белмәгәнгә күчү, иң югары рухи һәм интеллектуаль баскычка күтәрелү мөмкинлеге ала.

Әдәбият.
1. Выготский Л.С. Мышление и речь. – Собрание сочинений. В 6 томах. Т. 2. Проблемы общей психологии. – М.: Педагогика, 1982.
2. Учебный словарь сочетаемости слов русского языка. – Под ред. Денисова П.Н., Морковкина В.В. – М.: Русский язык, 1978.
3. Ягъфәрова Р.Х. Ана телендә белем бирүче мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында проект эшчәнлеге // Мәгариф. – 2009. – 8. – Б. 43–45.

Әлеге сандагы башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.

Добавить комментарий