Логотип Магариф уку
Цитата:

“Базарда сатып, канына салкын тигән, диләр..." Дүрт бала әнисенә ярдәм кирәк

Хәсрәт көтмәгәндә килә. Дүрт бала анасы – 43 яшьтәге Гөлнара Сабирова да хәлсезлегенең сәбәбе яман чирдәдер дип башына да китермәгән...Гемоглобины һаман төшүе ак канлылыкка кадәр китереп җиткергән. Бы...

Хәсрәт көтмәгәндә килә. Дүрт бала анасы – 43 яшьтәге Гөлнара Сабирова да хәлсезлегенең сәбәбе яман чирдәдер дип башына да китермәгән...

Гемоглобины һаман төшүе ак канлылыкка кадәр китереп җиткергән. Быел язын Санкт-Петербургта сөяк миеннән анализ алгач, аңа үзендә лейкоз дигән куркыныч диагнозны ишетергә туры килә. Бүгенге көндә Гөлнара Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.


– 2016 елның декабрендә бер уйламастан килеп чыкты, аңарчы дөнья бетереп эшләп йөргән кеше. Хәлем китә, йөрәгем кага дип йөрде инде ул. Ашыгыч ярдәм чакырган вакытларда да, берни әйтмәделәр. Укол кадыйлар да китәләр, укол кадыйлар да китәләр. Шуннан берзаман бөтен дөньясы ап-ак булды. Үзебезнең поликлиникага барып күренгәч, хастаханәгә җибәрделәр. 29 нчы декабрьдә салганнар иде, 13 нче гыйнварда чыкты. Гемоглобины 5 кә кадәр төшеп беткән булган, шуннан берничә тапкыр кан салдылар, аңа карамастан һаман төште, - дип сөйли Гөлнараның әнисе Гөлсара ханым.


1973 елгы Гөлнара Сабирова дүрт баласын берүзе тәрбияли. Ире суга батып үлгән булган.



Гөлнара кызы һәм улы белән


– Гөлнара үзе ничә еллар базарда урамда сатты, табиблар канына бик каты салкын тигән, диләр. Башта хрусталь сатты, аннары балык сата башлады. Кулларын кәкерәйтеп кайта иде дә, әни, карале бу кулларны, дия иде. Харап буласың инде, кызым, җаным, дип, берәр нәрсә килеп чыга инде моннан, дип уйлап йөри идем инде. Эшләмичә дә булмый бит, гаиләне дә туендырырга кирәк. Хәзер бер кеше белән тора иде, тик аннан бернинди ярдәм юк. Үзем, аннары 23 яшьлек иң олы улы хастаханәгә чиратлап йөрибез. Улы инде укып бетереп эшли башлаган иде, хәзер эштән китәргә мәҗбүр инде. Кечкенә балалар да бар бит, - ди Гөлсара апа.



Олы улы Илдус


Гөлнараның олы улыннан тыш тагын 4 нче сыйныфны тәмамлаган улы, 1 нче сыйныфны тәмамлаган кызы, 4 яшьлек иң кечкенә улы бар. Иң нәние былтыр сентябрь аенда балалар бакчасына да йөри башлаган булган, тик ияләнеп беткәч кенә, әнисе авырый башлагач, йөрүдән туктаган. “Хәзер берничек илтеп булмый, бармыйм дип елый”, - ди Гөлсара ханым.



Уртанчы улы Рамиз


– “Химия”нең бер файдасы да тимәде, чәчләре коелып бетте. Бик авыр булды аңа. Башта температурасы 39-39,5 гә кадәр күтәрелде, аннары авызыннан кан килде. Июньнең 24 ендә чыккан иде хастаханәдән, кичә тагын илттем. “Химия”нең файдасы тимәгәнен әйттеләр. Аңа тагын борчылды инде. Дәвалаучы табибы канындагы ак тәнчекләре 50 процентка җиткән дип әйткән, 100 процентка җиткәч, үләм инде дип елый да елый инде ул җаным, - ди ут йотып яшәүче ана.


Ак тәнчекләр дигәннән, кан рагы авыруына хас төп үзенчәлек ул. Медицина телендә аларны бластлар дип атыйлар. Бластлар, ягъни, сөяк миенең өлгереп бетмәгән күзәнәкләре таралып, кан системасы авыруын китереп чыгара һәм нормаль күзәнәкләрне кысрыклап чыгара башлый.

Анализлары начар, әлегә Санкт-Петербургка бармыйлар


Гөлсара апа белән кичә сөйләшкәндә, Санкт-Петербургка барып, сөяк миен күчереп утыртып, тернәкләнүгә өмет бар дип әйткән иде. Доноры да бар: Гөлнараның үзенең бертуган сеңлесе ярдәм итәргә әзер. “Ул үзе ышанмый да инде моңа: әни, мине кем алсын инде анда, мин инде үлеп барам” дип елый”, - ди ана. Тик бүген анализларның нәтиҗәләре начар булу сәбәпле, табибларның Гөлнараны Петербургка җибәрмәүләре билгеле булган.


– Безнең анализлар бик начар, шуңа күрә җибәрмиләр. Петербургка җибәреп, җелекне күчереп утырту өчен яхшы анализлар кирәк иде. Әлегә дәвалануның нәтиҗәсе күренми, беренче ике химиянең дә файдасы булмаган. Шуңа күрә Гөлнара Республика клиник хастаханәсендә тагын химия терапиясен алачак. Үзе борчыла инде, - дип сөйләде туганнан туган апасы Альмира ханым.


Туганнары Гөлнараны язын Санкт-Петербургка бер тапкыр алып барган булган инде. Лейкозның 4 нче стадиясе дип, куркыныч диагнозны да шунда әйтәләр.


– Башта күпме диагноз куя алмыйча йөрделәр, шунда барып анализ биргәч кенә диагноз билгеле булды. Петербургтан көчкә кайтты ул, 3-4 көн аягына да баса алмады, авыр кичерде. Минем башым катты инде хәзер, ншләргә дә белгән юк. Кичә күкрәгеннән пункция алдылар, кичкә кадәр канады да, канады, кичке 7 ләрдә генә туктады”, - ди Гөлсара апа.


Альмира ханым әйтүенчә, табиблар өметләндерми, күпме язган, шуның кадәр яшәячәк диләр. “Дүрт баласы да бар бит, акчалата нинди дә ярдәм булса яхшы булыр иде”, - ди ул.


Ходайдан, ишекләребезне кайгы җиле какмасын, дип ялварып, хәсрәт килгән гаиләләргә карата мәрхәмәтле булсак иде. Сабировлар гаиләсе кечкенә генә ярдәмгә дә мохтаҗ. Анализлары яхшырган очракта, Санкт-Петербургка барып булуга да өметен өзми алар. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акчаны Гөлнара Сабированың әнисе Гөлсара Әхмәтова исемендәге 6770 8815 7180 9225 номерлы "Ак барс" картасына күчерергә мөмкин. Элемтәгә керү өчен телефон номеры: 8-906-111-72-52.


Интертат.ру сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ