БДИ: бүген һәм иртәгә

Уку елы төгәлләнергә санаулы атналар калып бара. Мәктәпләрдә бөтен сүз имтиханнар тирәсендә бөтерелә. Хәер, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирә башлаганнан бирле, имтиханнар темасының телдән төшкәне дә юк.  Сораштырулар күрсәткәнчә, сынауның мондый төренә җәмәгатьчелек төрле фикер белдерә.

“БДИлаштырылганнар”

Халыкның 81,6 проценты фикеренчә, БДИ кертү Россия мәгариф системасына тискәре йогынты ясаган. “Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәсенә укучының, укытучының, мәктәп директорының, өлкә мәгариф бүлеге җитәкчесенең, губернаторның, министрның һәм башкаларның язмышы бәйле. Шунлыктан барысы да бердәм дәүләт имтиханының  нәтиҗәләре югары булсын өчен тырыша”, – дип саный “Эксперт” журналының фәнни мөхәррире Александр Привалов. Аның фикеренчә, җирле түрәләр югары күрсәткечләр артыннан куып, гадел имтихан бирү тәртибен бозуга да барырга мөмкин. БДИ тегермәне аша үтеп, вузга укырга кергәннәргә академик Андрей Фурсовның бәясе белән танышыйк: “Югары мәктәптә 40 ел диярлек укыткан кеше буларак, шуны раслый алам: “бдилаштырылган” студентлар мәдәни-мәгърифәти варварлык һәм мәгълүмати фәкыйрьлек үрнәге булып тора. Әгәр соңгы 25-30 ел эчендә мәктәптән чыккан укучыларның культура һәм белем дәрәҗәсе акрын гына түбәнәйгән булса, соңгы берничә ел бу процессны кискен генә түгел, ә катастрофик дәрәҗәдә тизләтте…”. Галим – Мәскәү университетларыннан тыш, Венгрия, Германия, Һиндстан, Канада, АКШ һәм башка илләрнең университетларында лекцияләр укыган кеше, ул студент белән студентны, чор белән чорны чагыштырып бәя бирә ала, шуңа күрә аның бәясенә игътибар итми калып булмый.

Хәрби әзерлек һәм шпион уеннары

Имтихан шартлары елдан-ел кырыслана, имтихан бирүчеләргә куелган таләпләр үзгәреп тора. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының күптән түгел булып узган коллегия утырышында быел БДИны ничек үткәрү турында сөйләштеләр. Министр Д.Ливанов имтихан вакытында тәртип бозу очраклары булса, чиновникларны эштән җибәрәчәкбез, дип янады. Имтихан тапшыру кагыйдәләрен бозган өчен җәза тагын да кырыслана: хәзер имтихан бирүченең генә эше түгел, ә бөтен аудитория, имтихан алу пунктының эше юкка чыгарылырга мөмкин. Тагын бер яңалык – башка төбәкләрдәге имтихан күзәтчеләре дә реаль вакыт режимында БДИ барышына күз-колак була алачак. Алай гына түгел, имтихан уздыру пунктларына федераль инспекторлар һәм иҗтимагый күзәтчеләрне җибәрү ниятләнә. Әлеге үзгәрешләр имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кертелә, дип әйтелә. Министрлык имтихан вакытында күчерүчеләр белән көрәштә яңа ысул уйлап тапкан. Быел Россиянең һәр төбәге өчен бер-берсенә охшамаган, аерым БДИ текстлары төзеләчәк.

Мәгълүм булганча, сәгать пояслары төрле булу сәбәпле, Владивосток укучылары, Мәскәү мәктәпләрендә укучылар белән чагыштырганда, имтиханны берничә сәгатькә иртәрәк тапшыра. Гадәттә, алар имтихан текстларын Интернет челтәренә ураштыра. Нәтиҗәдә БДИны соңрак тапшырган укучылар имтиханда булачак сорауларны алдан ук белеп, өйрәнеп баралар иде. Имтиханның белгечләр тарафыннан бәяләнүче «С» өлеше дә башка төбәктә тикшереләчәк. Министрлыкта укучыларга имтихан биремнәрен эшләргә ярдәм иткән укытучыларны да күзәтмәкчеләр. БДИ гадел шартларда тапшырылсын өчен, аудиторияләргә икешәр видеокамера куелачак.

Мәгълүмати куркынычсызлык чаралары көчәйтелүгә бәйле рәвештә имтихан тапшыру үзәкләрен оптимальләштерергә булганнар. Элек бер аудиториядә укучылар исәбе унбиштән артмаска тиеш булса, хәзер аларның исәбе 25кә җиткерелергә мөмкин. Бу БДИ тапшыру вакытында кулланылган биналар санын да киметергә мөмкинлек бирә. Быел БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозган укучылар имтиханны яңадан тапшыра алмаячаклар. Нәтиҗәләр гамәлдән чыга, үз көчен югалта. Имтихан эшләрен тикшерү үзәкләренең барысына да видеокүзәтү җайланмалары куелачак һәм БДИ үзе дә бары тик видеокүзәтү астында барачак. Видеоязмалар 3 ай сакланачак.

Соңгы җөмләләр хәрби темага сөйләшүне хәтерләтә түгелме? Хәер, БДИ тапшыру үзе дә кискен сюжетлы шпион уеннарын хәтерләтә. Ишетеп-күреп белүебезчә, ул моннан гыйбарәт иде. Иң элек, мәктәпкә якынрак урнашкан бер фатирда “штаб” төзелә. Анда берничә фән укытучысы, компьютерчы, курьерлар туплана иде. Имтихан алу бүлмәсеннән килеп төшкән биремнәр “штаб”та укытучылар яки махсус белгечләр тарафыннан тиз арада чишелә,  ике арада йөреп торган курьерлар никадәр оста хәрәкәт итсәләр, бала шулкадәр  югары баллар алып БДИны тапшырып чыга. Икенче юлы мондый. Укучы туалетка чыгып, фотога төшергән биремнәрне “штаб”ка җибәрә. Укытучы биремне эшләп, укучы телефонына юллый. Күп вакыт укучылар җавап бик вак хәрефләр белән язылганлыктан, хаталар җибәрә…

Мондый ярдәмнәрдән башка гына БДИны үзләре эшләп чыккан укучылар бар. Безнең бертуган сеңлебез БДИны, әнисе мәктәптә эшләүгә карамастан, берүзе бернинди ярдәмсез тапшырып, иң югары балл алды. “Әгәр мин кемгәдер ышанып, әзер җавапларның килгәнен көтеп утырган булсам, бәлки бирә дә алмаган булыр идем”, — диде ул миңа. Һәм имтихан алырга килүчеләрнең искиткеч дорфалыгын, тупаслыгын сөйләп шаккатырды. БДИ алырга килгән хатын, бер малайны телефоны белән эләктереп, 20 минут буе “разборка” үткәргән. “Без ярты сәгать буе бернәрсә эшли алмыйча утырдык”, — ди туганым. Икенчесе, яшьрәк егет, кызлар туалеты тирәсеннән китмәгән, хәтта кызлар кергән кабина ишекләрен ачып карап йөргән. Ил күләмендә бөтен түрәләрнең башына тимер тарак булып төшкән БДИ тапшыру схемасы менә шуннан гыйбарәт. Бары көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда гына, мондый план җимерелергә мөмкин.

Изге ниятләр һәм чынбарлык

Бүген БДИ илдә бара торган мәгариф реформасының нигез ташы булып санала. Бердәм дәүләт имтиханы ике максатны – укучыларның белем дәрәҗәсенә бәя бирүне һәм мәктәп тәмамлаучыларны ике тапкыр имтихан бирүдән коткаруны күздә тота. Әйе, хәзер югары уку йортына кабул итү имтиханын БДИ алыштыра. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр, нанотехнологияләр белән генә эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безне әнә шуңа инандырырга тырыша. Әмма  БДИне күпме генә үтереп мактамасыннар, аны һич кенә дә безнекеләр уйлап чыгармаган. Алга киткән илләр бу тәҗрибәне үз мәктәпләрендә әллә кайчан сынап караганнар. Кайберләре, белем бирүнең сыйфаты начарая баруын күреп, аннан бөтенләй баш тарткан, икенчеләре, БДИ тапшыру шартларын гадиләштереп, укучыларга, үз сәләтенә карап, тестларны сайлап алу мөмкинлеге биргән. Япониядә, мәсәлән, чыгарылыш сыйныф укучылары бер генә мәҗбүри имтихан тапшыра, ә югары уку йортына керер өчен анда, вузның юнәлешенә ярашлы рәвештә, аерым сынау бирү каралган. Ә инде алга киткән кайбер илләрдә БДИ дигән җәфа бөтенләй дә юк. БДИны гамәлгә кертүчеләрнең максатлары изге булса да, яңа төр сынау белем йортларында ришвәтчелекне юкка чыгара алмаганнар. Кемдер өчен бу бизнеска әверелде. Ата-аналар, балалары яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен, югары уку йортлары галимнәрен дә яллый.

Кызганыч, БДИ мәктәптә ялган, ришвәт, караклыкны әлегә җиңә алмады. БДИ баллары елдан-ел яхшыра, күтәрелә, чөнки түрәләргә шулай кирәк. Бүген безнең укытучылар балалар өчен түгел, мәгариф чиновникларына, түрәләргә ярау өчен укыта. Шуның белән бергә БДИ соңгы елларда мәктәпнең тәрбияви вазифаларына игътибарны гаять дәрәҗәдә киметте. Мәктәпнең төп эше БДИга әзерләнүдән генә тора диярсең. Элекке идеологиягә нигезләнгән тәрбия үзенең әhәмиятен югалтты, шуның белән бергә, без баланың дөньяга карашын формалаштыруны да оныттык. Заман бозылды, җәмгыятьне бизгәк тота: икътисад көннән-көн ныграк сүтелә, кешеләрнең тормыш хәле авырая, әхлак дәрәҗәсе түбәнәя бара. Илебезне артка тәгәрәүдән туктатып, алга җибәрү өчен кискен hәм тәвәккәл чаралар күрү таләп ителә…

БДИны “сипләү”: яңалык түгел, үткәннәргә кайту

БДИ  белән 10 ел азапланганнан соң, ниһаять, ил җитәкчелеге аңа үзгәрешләр кертү кирәклеген таный башлады. Президент Владимир Путин әмере белән киләсе уку елыннан мәктәпне тәмамлаучылар рус теленнән инша яза башлаячак. Ләкин бу яңалык бүгеннән үк зур бәхәсләргә сәбәп булды: ун ел эчендә бик күп нәрсә югалды шул. Сүз дә юк, рус теленнән дә, татар теленнән дә инша язып имтихан бирүне гамәлгә кертергә кирәк! Юкса, яшьләр ана телен бөтенләй онытып бетерәчәкләр. Укытучылар киләчәктә тестлар белән генә белем дәрәҗәсен тикшерүгә түгел, ә укучыны үз фикерен язмача аңлатырга өйрәтүгә дә игътибар бирергә тиеш булачаклар. Димәк, укучыга да, укытучыга да эш икеләтә арта дигән сүз. Бүгенге көндә смс-хәбәрләр һәм кыскартылган фразалар белән генә аралашучы яшьләрнең тел байлыгы бик сай. Китап укымыйлар. Болай барса, әдәби тел бөтенләй онытылачак. БДИ нәтиҗәләре югары уку йортына кабул иткәндә төп рольне уйнаган кебек, чыгарылыш имтиханындагы инша да шул дәрәҗәдә мөһим булачак. Димәк, университетка укырга керү өчен укучы рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри БДИ, ике БДИны үзе сайлаган фәннәр буенча бирергә һәм иҗади инша язарга тиеш.

БДИ нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел, дигән фикерләр күптәннән яңгырый. Бу тәнкыйтьләргә колак салып, алдагы елларда “портфолио” системасына күчәргә җыеналар. Алдынгы илләрдә бу практика күптәннән файдалана. Спортта, сәнгатьтә, музыкада һ.б өлкәләрдәге уңышлары өчен укучыларга билгеле бер күләмдәге баллар өстәләчәк. Әлегә баллар ни рәвешле исәпләнәчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмәләрнең чикләрен билгелиячәк, ә югары уку йортлары җитәкчелеге исә баллар системасын үзе кабул итәчәк.

2015 елны чыгарылыш сыйныф укучыларын башка яңалыклар да көтә. БДИ нәтиҗәләренә шулай ук аттестатның уртача баллын кертү карала. Моннан кала мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткәнчә, барлык гуманитар-социаль предметлар буенча имтиханнар тапшырганда “телдән сөйләү компоненты” да өстәләчәк. Шул рәвешле укучының сөйләм дәрәҗәсен, үз фикерләрен җиткерергә сәләтлеме-юкмы икәнне ачыклау күздә тотыла. Кыскасы, бу яңалык түгел, бары үткәннәргә кайту гына.

Мәгариф ничек үсәргә тиеш?

Алга киткән илләрдә хөкүмәт сәясәтенең нигезендә халыкка, беренче чиратта, белем һәм тәрбия бирү ята. Мәсьәләгә икенче төрле караучылар да бар. Алар фикеренчә, илдәге халыкның тормыш дәрәҗәсе икътисади күрсәткечләргә бәйле. Бу очракта мәгариф һәм мәдәният хөкүмәтнең башкарылачак мөһим эшләре арасында соңгы буынны тәшкил итә. Мондый сәясәтнең дөрес түгеллеген Япония мисалы бик ачык күрсәтте. Бу илдә газ да, нефть тә, урман да юк дәрәҗәсендә, ә мәгариф системасының дөрес куелуы, илнең иң югары җитәкчеләренең аңа әһәмият бирүе югары квалификацияле, белемле, югары әхлакый сыйфатларга ия кадрлар, үз илләренең патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә.

XXI йөзне мәгълүмат гасыры булыр, дип юрыйлар. Хәзер үк инде күпләп яңа технологияле җитештерү тармаклары, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Үз чиратында, бу яңалыклар мәгариф системасы алдына да зур таләпләр куя. Дөньяның күп кенә илләре инде үз мәгариф системасын яңача кора башлады. Чөнки дәүләтнең мәгариф системасы илнең икътисадын, халыкның әхлагын, рухи көчен үстерүгә җирлек тудыра. Аеруча белем бирүне демократияләштерү зарур. Укыту планнары hәм программаларының төрле вариантларын гамәлгә кертү дә, укучылар hәм әти-әниләр өчен белем бирүнең төрен hәм дәрәҗәсен сайлап алу мөмкинлеге тудыру да әhәмиятле. Шулай ук укыту планнарын белем бирүне гуманитарлаштыру юнәлешендә үзгәртү, укытуны гуманлы итү максатыннан чыгып үзгәрешләр кертү, гомуми белем бирү мәктәпләренең югары уку йортлары hәм фән белән элемтәсен көчәйтү дә әhәмиятле.

БДИның 8 кимчелеге

БДИ ярдәмендә бу бурычларны хәл итәргә мөмкин булырмы? БДИның мәгариф үсешен тоткарлаучы төп сәбәпләрен карап китик.

1. БДИ өчен әзерләнгән тестларның сыйфаты начар. Биремнәр Ломоносовлар өчен әзерләнгән, алар искиткеч күп һәм катлаулы. Уртача (“3”-“4”ле) билгеләргә укучылар да, дәрәҗәле уку йортларына керергә теләүчеләр дә бердәй сорауларга җавап бирәләр. Тест сорауларының күбесе ике төрле уйларга юл калдыра яки төгәл аңлашылып бетми.

2. Тестлар ярдәмендә  имтихан алуга караганда, имтиханны “күзгә-күз” карап алу уңышлырак. Бу рәвешле имтихан алганда, укытучы укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, аның логик фикерләү кимәлен дә, мөстәкыйль уйлау сыйфатын да ачыклый. Тестлар абитуриент потенциалының 20-25 процентын гына бәяли ала. Шулай итеп, уйлый белүче, перспективалы студентны кабул итү мөмкинлеге югала.

3. БДИ баллары буенча кабул ителгән студент югары уку йортының үзенчәлекләрен белми. Мондыйлар, гадәттә, таныш булмаган уку йортын ташлап, икенчесенә күчә. Үзенә дә, уку йортына да зыян килә.

4. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул иткәндә, җәмгыять өчен кирәкле, ләкин халык арасында популяр булмаган белгечләр әзерләүче вузларга бик аз кеше укырга керергә мөмкин.

5. БДИ баллары буенча берничә вузга  кабул ителгән абитуриентлар югары уку йортына студентлар туплауда кыенлыклар тудыра. Планлаштырылган студентлар уку йортына килми. Буш урыннарга студентлар туплау проблемасы килеп чыга.

 6. Укучы вузга БДИ нәтиҗәсе белән кабул ителгәндә, мәктәптәге күп кенә уку фәннәре “кирәкле” һәм “кирәксез”гә әйләнә.

7. БДИ ярдәмендә укучыларның уйлау сәләте, акыл үсеше дәрәҗәсе түгел, ә бәлки, алар ятлаган фактлар һәм саннар гына тикшерелә. Укытучылар, тәрбиячеләр, сәнгать белгечләрен әзерли торган уку йортлары булачак белгечләрнең бу эшкә сәләтлеме, юкмы икәнен тестка биргән җаваплары нигезендә генә ачыклый  алмыйлар.

8. БДИда ике фәннең мәҗбүри булуы үзен акламый. Математиканың кирәге булмаган укучы ни өчен аннан имтихан тапшырып азапланырга тиеш?

БДИ турында уңай фикерләр дә бар. БДИның төбәкләрдәге мәгариф торышы турында объектив мәгълүмат туплауда аның әһәмияте зур. БДИ  ярдәмендә югары уку йортына кабул ителүчеләр арасында авыл балалары саны арта. Укучылар югары уку йортына кергәндә кабат имтихан биреп йөрмиләр. Берьюлы берничә югары уку йортына документлар бирү мөмкинлеге бар.

Фәрит ВАФИН, Арча районы Яңа Кенәр махсус (коррекцион) VIII төрдәге интернат-мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Добавить комментарий