БДИ һәм “кара ярлыклар”

Рәмзия БӘШӘРОВА,

Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Һәр яңалыкны гамәлгә кертеп җибәрү – ай-һай, авыр. БДИга бәйле каршылыклы фикерләр дә үз вакытында бик күп булды. Имтиханның бу төре хәзер инде гадәти күренеш буларак кабул ителә. Шулай да БДИга кагылышлы үзгәрешләр ел саен булып тора. Мәгариф җитәкчеләре имтиханның әлеге төрен камилләштерү юлында күп эшли. Әйтик, гуманитар фәннәрдә телдән сөйләнә торган өлешне кертергә, балаларның мәктәптән тыш – спорт, фәнни, иҗади казанышларын да исәпкә алырга кирәклеге турында фикерләр бар. Россия мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов югары уку йортына укырга кергәндә аттестаттагы уртача баллны да исәпкә алырга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Тагын шунысы сөендерә: узган уку елында дәүләт аттестациясе объектив һәм гадел узды. Хокук бозулар аз булды, шуңа да БДИ нәтиҗәләре укучыларның белем дәрәҗәсен ачык чагылдыра дип фикер йөртергә нигез бар. Югыйсә, соңгы елларда имтихан абсурд театрын ныграк хәтерләтә башлаган иде. Имтиханның объектив узуы реаль картинаны күзалларга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә минималь балларны киметергә мәҗбүр булдылар. Рус теле буенча иң түбән балл 36дан 24кә кадәр төшерелде, математика буенча ул 24 баллдан 20 баллга калдырылды. Рособрнадзор чик балларны киметмәгән булса, сынауларны «2»ле билгесенә тапшыручылар бермә-бер күбрәк булыр иде. Җәмәгатьчелек һәм түрәләр, ниһаять, реаль картинаны күрде. Бу инде дөрес нәтиҗәләр чыгарып, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

БДИ нәтиҗәләре өчен бүген, укучылардан да бигрәк, укытучылар борчыла. Бүген аларның эшчәнлегенә нәтиҗәне нигездә шушы күрсәткечкә карап бәялиләр. Имтиханнан чик баллны үтмәгән укучысы булган укытучыга да караш үзгәрде. Сүз дә юк, БДИ нәтиҗәләрен анализлаганда укытучы факторы бик мөһим. Ләкин бер үк сыйныфта чик баллны үтә алмаган укучы белән югары күрсәткечләргә ия булган укучы да белем ала бит. Аны да шул ук укытучы әзерләгән. Моны ничек аңлатырга?.. Әгәр балага табигатьтән сәләт аз бирелсә? Шуның өстенә ялкаулык та өстәлсә? Гаиләдә дә балага игътибар аз булса? Бу очракта укытучыга нишләргә? Шул ук вакытта сыйныфтагы укучылар да ел саен бертөрле булмый бит. Быел мөгаллимнең шәкерте чик баллны уза алмаса, киләсе елга барлык укучылары да югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә имтихан күрсәткечләре буенча укытучыга ниндидер «кара ярлык» тагарга ашыкмаска кирәктер, минемчә.

Соңгы елларда имтихан нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең рейтингын билгели башладылар. Әлбәттә, һәр мәктәптә БДИ бирү нәтиҗәләрен исәпкә алырга кирәк, ләкин ул иң мөһим критерий булырга тиеш түгел. Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, мин, әлбәттә, үз баламны БДИга начар әзерли торган мәктәпкә бирмәячәкмен. Ләкин, әни кеше буларак, минем өчен мәктәптәге психологик микроклимат мөһимрәк. Белем ул – үзләштерелә торган әйбер, әгәр бала мәктәптән формалашып бетмәгән шәхес булып чыкса, монда инде бернинди белем дә ярдәм итмәячәк. Тагын шунысы бар: БДИ балларын мәктәпнең күрсәткече генә димәс идем. Бүген әти-әниләр, имтиханны уңышлы тапшырсын өчен, балаларын еллар буе репетиторга йөртергә мәҗбүр. Чөнки дәресләрдә генә укучыларны имтиханга әзерләп бетерер­гә мөмкин түгел. Мин үзем тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытам. VI – IX сыйныфларда җәмгыять белеме атнага 1 сәгать керә. Ә тарихның имтихан бирә торган «Россия тарихы» дигән өлеше шул ук вакыт эчендә үзләштерелә. Борынгы заманнардан алып XXI гасырга кадәр булган чорны, әлбәттә, бу вакыт эчендә генә өйрәнеп бетереп булмый. Укытучыга бала белән өстәмә шөгыльләнергә, яисә укучы репетиторга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бүген шәһәр һәм район үзәкләрендә репетиторларның тулы бер катламы барлыкка килде. Бу хезмәт, әлбәттә, әти-әниләр кесәсенә нык суга. Ә авыл мәктәпләрендә бу хезмәтне үз фәнен белгән һәм яраткан, укучыларының язмышы өчен йокысыз төннәрен үткәргән авыл укытучысы үзе башкара! Шул рәвешле, БДИ – ул мәктәпнең күрсәткече генә түгел, ә әти-әниләрнең хезмәте дә.

Төп мәктәптә имтиханнарын «3»легә биргән укучыларны, гадәттә, урта мәктәпкә алырга атлыгып тормыйлар. (Алар бит мәктәпнең рейтингын төшерә.) Шуның өстәвенә, укучы үзе дә, бердәм дәүләт имтиханыннан куркып, төп мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри уку йортларына китүне кулайрак күрә. (Анда БДИ тапшырасы түгел.) Шулай итеп, мәҗбүри бирүче фәннәрдән сәләте булмаган булачак спортчы, артист, юристларга югары уку йортларына юл ябыла. Ә авыл җирендә әти-әни бу яшьтә баласын укырга читкә чыгарып җибәрәсе килми, ул аны әле яшь, тормышка әзерлексез дип уйлый. Нәтиҗәдә бала укуын мәктәптә дәвам иттерергә тиеш була. Әлбәттә, бу – баланың хокукы. Билгеле инде, әлеге укучының күрсәткечләре баллар артыннан куучы мәктәпнең дәрәҗәсен төшерә.

Баллар артыннан куганда белем би­рү системасының төп кыйбласы югала кебек. Бүген мәктәпнең төп миссиясе – укучыны үзенчәлекле фикер йөртергә өйрәтү, мантыйкны үс­терү, ә иң мөһиме, баланы тәрбияләү, аны тормышка әзерләү булырга тиеш. Мәктәптә бала имтиханга гына әзерләнергә түгел, ә гомумкешелек кыйммәтләренә төшенергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнергә, һөнәр сайларга, шәхес сыйфатларын үзләштерергә, социальләшергә тиеш. Хәзер баланың киләчәген укуына карап кына ачык­лап булмый торган заман килде. Яхшы укып та, үзен таба алмаган кешеләр күп. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга таба да үзгәрмәс дип уйлыйм: мәктәп үзендә укыган һәр баланы Кеше итеп тәрбияләп чыгарырга тиеш.

БДИ күрсәткечләре өчен мәктәпләрне, педагогларны шелтәләү дә, җәзалау да булырга тиеш түгел, минемчә. Имтихан ул гадәти сынау булырга тиеш. Әгәр мәктәп­ләр арасында БДИ баллары өчен ярыш булмаса, бу процедура гадел һәм тыныч узачак. Бүген мәктәпнең төп бурычы аерым бер имтиханны тапшыруга әзерләү түгел, ә укучыны гомер буе белемен үстерергә өйрәтү булырга тиеш.

«Мәгариф» журналының 2015 елда чыккан 3 нче сан (БДИ тапшыруга багышланган) материалларын биредә укып була.

Добавить комментарий