Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ, ТДИ тапшырачак укучыларга иң үтемле киңәшләр!

Бүген республикабыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады: дәресләр бетте, имтиханнар башланды дигән хәбәр дә ул.Имтиханда дулкынлануны ничек булдырмаска? Киеренкелекне ничек йомшартырга? Күңелне шушы...

Бүген республикабыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады: дәресләр бетте, имтиханнар башланды дигән хәбәр дә ул.


Имтиханда дулкынлануны ничек булдырмаска? Киеренкелекне ничек йомшартырга? Күңелне шушы сораулар да биләр вакыт җитте. Бу сорауларга иң яхшы җавапны, әлбәттә, белгечләр бирәчәк. Әйдәгез, аларның киңәшләренә колак салыйк әле.


«Гаилә һәм мәктәп» журналының даими авторы, психолог Мәдинә Солтанова: «Сынау чорында киеренкелек булган, бар һәм булачак. Мондый чакта стресс барлыкка килү – ул организм өчен табигый халәт. Хисләрнең җиңелчә генә кузгалып алуы файдалы да әле. Ул акыл эшчәнлеген көчәйтеп җибәрә», - дип саный һәм чыгарылыш сыйныфы укучыларына үз киңәшләрен бирә.


Чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләр (аларны белү кечерәкләргә дә комачау итмәс):


* БДИ – ул тормыш сынауларының берсе генә. Шуңа күңелегездә шом, борчу артмасын өчен аңа чиктән тыш зур әһәмият бирмәгез.


* Имтиханга дөрес караш булдыра алсагыз, ул сезгә үзегезне күрсәтү, үзбәягезне күтәрү өчен бер чара гына.


* Алдыгызга үзегез булдыра алырлык максатлар гына куегыз. Беркем дә беркайчан да камиллекнең югары ноктасына ирешә алмый. Сез күңелегез теләгән уңышка ирешә алмагансыз икән, зарар юк. Әмма ирешкән кадәресе бары тик сезнеке генә!


* Хаталардан курыкмаска кирәк. Беләсез инде, эшләмәгән кеше генә ялгышмый.


* Уңышсызлыктан качырга тырышучыларга караганда, барыбер уңышка ирешәм дип максат куйган үҗәт кешеләр тормышта күпкә югарырак күтәрелә ала.


* Белеп торыгыз, мәктәптә укыган һәркем БДИ бирә ала. Чөнки барлык биремнәр дә мәктәп программасы буенча төзелгән. Әзерләнсәгез, һичшиксез, уңышлы башкарып чыгарсыз.


Берничә файдалы алым


* Имтихан алдыннан мөмкин кадәр үзеңне тынычландырырга кирәк. Бөтен уй-фикереңне, игътибарыңны эшкә генә туплау, үзеңне аңлашылмаган киеренкелектә тотуга караганда, күпкә нәтиҗәлерәк.


* Имтихан кагыйдәләре, тәртипләре, нечкәлекләре белән алдан танышып куйсаң, каушап, югалып калмаячаксың. Ә кагыйдә-тәртипләр белән имтихан тапшырырга өйрәтүче сайтлардан белеп, алдан бланкларын тутырып, биремнәрен эшләп карап та була. Бу, үз чиратында, билгесезлектән, курку хисеннән арынырга ярдәм итәчәк, сынау өчен күпме вакыт китәчәген чамаларга өйрәтәчәк.


* Имтиханга әзерләнү күп вакыт ала, әмма бөтен вакытны алып бетермәскә тиеш. Көне-төне уку яки бер үк эш белән шөгыльләнү алҗыта. Шуңа акыл хезмәтен физик шөгыль белән алыштырып алыштыру – файдага. 40-50 минут шөгыльләнгәннән соң, 10-15 минут тәнәфес ясау яхшы. Берәр яраткан шөгылегезгә «чумып» алудан яки урамга чыгып керүдән курыкмагыз. Ләкин мондый «тәнәфес»тән вакытында туктый да белү зарур.


* Баш мие актив эшләсен өчен организмга сыеклык күп кирәк. Шуңа гади яки минераль су, яшел чәйне күпләп эчү файдалы. Йокы һәм ял режимын да саклагыз. Гомумән, акыл хезмәте белән күп шөгыльләнергә туры килгәндә, йокыны бер сәгатькә арттырырга киңәш ителә.


Материалны хәтердә калдыру ысуллары


*Иң әһәмиятлесе – кабатлау өчен вакытны дөрес итеп бүлү.


*Беренче мәртәбә үзләштергән материалны 15-20 минуттан кабатларга кирәк, чираттагысын – 8-9 сәгатьтән һәм 24 сәгатьтән соң.


*Материалны йокы алдыннан 15-20 минут кала һәм иртән торгач кабатлау файдалы. Һәр кабатлауда хаталарны барларга, кыенрак урыннарына игътибар юнәлтергә кирәк.


*Әгәр укучы текстның эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп чыкса, кабатлау нәтиҗәлерәк булачак. Әгәр берәр мәгълүматны 2-3 минут дәвамында искә төшерә алмасагыз, текстка күз салыгыз.


*Мәгълүматны хәтердә озак вакыт саклау өчен материалны бер, соңрак ике тәүлектән (шул рәвешле вакыт аралыгын зурая бара) кабатлап алырга кирәк. Мондый алым материалны озак вакыт хәтердә сакларга ярдәм итә.


Әти-әниләр игътибарына!


* Чыгарылыш сыйныф укучысы сезнең ярдәм, хуплауга мохтаҗ. Күп ата-аналар җаваплы чорда балалары өчен алардан да артыграк хафалана. Гәрчә олы кешегә дулкынлануын басу, үз-үзен кулга алу күпкә җиңелрәк.


* Имтихан чорында әти-әни баласына уңай шартлар тудырырга һәм... аңа комачауламаска тиеш. Үссендерегез, хуплагыз һәм, иң әһәмиятлесе, үзегезне тыныч тотыгыз. Өйдәгеләрнең тыныч булуы балага дулкынлануын җиңәргә булышачак.


* Баланы куркытмагыз, имтиханнарның авыр икәнен һәм җаваплы эш булуын һәрдаим исенә төшермәгез. Бу – мотивацияне арттырмый, киресенчә, бала күңеленә булдыра алмам дигән борчу гына кертә.


* Имтиханны яхшы тапшыру өчен һәр сорауга җавап бирергә омтылмаска, ә белгән сорауларыңа тыныч кына җавап язарга кирәк. Белмәгән сораулары өчен борчылып утырудан файда юк.


* Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, баланы бик-бик яратуыгызны әйтегез һәм аның барлык ниятләре тормышка ашачагын искәртеп торыгыз. «Яхшы сүздән кактуслар да әйбәтрәк үсә» диләр, шуңа балада үз-үзенә ышаныч тудыру, мактау, хуплау бик мөһим эш.


* Укучының шөгыльләнеп утырган урыны уңайлы булырга тиеш. Мәсьәләнең бу ягын да кайгыртырга кирәк.


* Туклану һәм көн тәртибе дә игътибардан төшеп калмасын. Баш мие эшчәнлеген яхшырта торган ризыклар өстәлгә ешрак куелсын: балык, эремчек, чикләвек, күрәгә.


* Имтихан алдыннан баланың йокысын туйдыруы, яхшылап ял итүе мөһим. Ата-ана монысын да игътибардан читтә калдырмасын иде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ