Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ төп этабының резерв көннәре башлана

9 меңгә якын укучы география һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханын 2017 елда төп этап өчен билгеләнгән резерв көннәрдә язачак. Бу хакта Мәгариф күзәтчелеге агентлыгы (Рособрнадзор) хәбәр итә, дип...

9 меңгә якын укучы география һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханын 2017 елда төп этап өчен билгеләнгән резерв көннәрдә язачак. Бу хакта Мәгариф күзәтчелеге агентлыгы (Рособрнадзор) хәбәр итә, дип яза Риа-Новости.


11-23 (1)


Расписание буенча, бүген, 20 июньдә, БДИның төп этабы өчен билгеләнгән резерв көннәре башлана: бу көндә география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча сынау үтә.


Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән резерв вакытта имтихан бирүгә 5,6 мең кеше гариза тапшырган, шуларның 1,1 меңе - мәктәпне быел тәмамлаучылар. Географиядән өстәмә көннәрдә сынауга 3 мең кеше язылган, 1,7 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.


Ведомствода билгеләп узылганча, резерв көннәрдә имтиханны узган елда мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук мәҗбүри предметларның берсеннән - математика яки рус теленнән сынауны уңышлы уза алмаган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, яки җитди сәбәпләр аркасында төп көннәрдә имтиханга килә алмаучылар тапшыра ала.


Рособрнадзорда хәбәр ителгәнчә, география һәм информатика буенча нәтиҗәләр 4 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ