“БДИ якынлашкан саен, белгәннәремне дә оныта барам…”

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,

Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы

Сулейманов Р.Х.обществознание автор

Җәмгыять белеменнән БДИ тапшыру – бүгенге көндә катлаулы имтиханнарның берсе. Нинди генә югары уку йортының интернет-сайтына кереп карасаң да, абитуриентларга укырга керер өчен җәм­гыять белеменнән имтихан биреп керергә кирәк. Өстәгеләр: «Илгә инженер кадрлар кирәк!» — дип, күпме генә тәкрарламасын, чыгарылыш укучыларының яртысы гуманитар белгечлекләрне сайлый. Шуңа күрә җәмгыять белеменнән ел саен имтихан биремнәре катлаулана һәм укучы җыяр­га тиешле минималь балл күләме дә күтәрелә бара. «3»ле билгесе алыр өчен генә дә 36 биремне эшләп, 42 балл җыярга кирәк. Бу исә укучыдан һәм укытучыдан махсус әзерләнүне таләп итә, ә укытучы, дәүләт стандарты материалларына, бетмәс-төкәнмәс кәгазь боткасына күмелеп, дәресләрдә укучыны БДИга әзерли алмый. Тик, эчне пошырган сораулар тынгылык бирми: «Нигә без укучыны имтиханга әзерләү өчен вакыт урларга тиешбез?», «Нигә укыту программасында укучыны БДИга әзерләү өчен махсус сәгатьләр каралмый?» Репетиторларга эш калмаячак дип куркалар микәнни? Әллә укытучы тик тормасын, дәресләрдән тыш вакытта эшләсен дип, махсус тырышалармы? Май аенда булса да, укучыны еллык контроль эшләрдән азат итеп, үзе сайлаган БДИ фәннәре буенча гына укытып имтиханга әзерләү кирәктер, минемчә.

Без инде тимер кебек чыныккан олылар барысына да түзәрбез. Ә менә укучы организмы зур кыенлыкларга түзәрме соң? XI сыйныфтагы бер укучым эссе язганда: «Яз айларын сагынып көтеп ала идем, быел язның ашыгып килмәвен телим. БДИ якынлашкан саен белгәннәремне дә оныта барам», – дип ачыргалана. Уйландырырлык фикер бу! Әйе, БДИ якынлашкан саен укучыда имтихан бирә алмау куркынычы көчәя бара. Курку хисе укучыны билгеле бер рамкаларда тота. Камераларга төшереп, өстәл араларында укытучы йөреп торган шартларда имтихан бүлмәсенә кереп утыргач, укучыларның белгәннәрен дә эшли алмавы, курку хисен җиңә алмавы, беркемгә дә сер түгел. Әйтик, республика олимпиа­даларында катнашып йөргән укучым җәмгыять белеменнән БДИ биреп, һич көтмәгән 58 балл җыйды. Нәкъ бер айдан соң полицейскийлар әзерләүче уку йортына керү өчен шушындый шартларда имтихан биреп 90 балл җыйды. Монда инде имтиханга психологик әзерлек тә кирәклеге үзен сиздерде. Мәктәпләребездә психологик штатларның булмавы да роль уйный. Белем бирү сыйфаты БДИ нәтиҗәләре белән генә үлчәнергә тиеш түгел дип язып торсалар да, укучының БДИда алган «2»лесе укытучы башына «күсәк» булып төшә. Ә инде укучы БДИда «2»ле алса, нинди нәтиҗә белән бетәсен бер Ходай гына беләдер. Бигрәк тә татар баласы үзенең белгәнен дә русча яза алмаска мөмкин бит. Ике мәктәптә эшләгәч, русча белем алган чуваш балаларының һәм саф татар телендә белем алучы үз мәктәбемдә укучыларны БДИга әзерләгәч, мин аерманың зурлыгын бик яхшы аңлыйм. Тьютор буларак та Казанга БДИ эшләрен тикшерергә баргач, татар баласының эше әллә каян акырып тора. Русча яза алмагач, татарча язганнары да очрый. Ярый, мин татарча аңлыйм, ә менә татарча белмәгән башка милләт кешесенә тикшерергә эләксә, ул ноль дип сыза да куя.

Минем уйлавымча, укучыларның БДИ нәтиҗәләре гадел булсын өчен, ижтимагый оешмалар, әти-әниләр, республикада БДИ эшләрен тикшерү комиссиясе эшчәнлеген дә Интернет челтәре аша контрольдә тотарга тиешләр. Гади генә бер мисал: узган уку елында 8 укучым җәмгыять белеменнән имтихан тапшырды һәм С9 биремендә, эссе язып, сигезе дә 2шәр балл алган. Сигез бала арасында йомшаграк укучы да – ике балл, икесе – ике ел җәмгыять һәм хокук республика олимпиадаларында катнашучы, берсе – рус теле буенча республика олимпиадасында I урынны алган көчле укучыларым да ике балл алганнар. Күзләрен йомып, эссе яза торган балаларның да ике генә балл алуы мине уйланырга һәм, бер ел тьютер буларак, республика комиссиясендә катнашып, үзем очрашкан күренешләрне искә төшерергә мәҗбүр итте.

С9 биреме – (быел аны 36 нчы бирем дип үзгәрттеләр) иң катлаулы, иҗади биремнәрнең берсе. Укучы, философия, икътисад, социология, психология, политология, хокук фәненә кагылышлы 5–6 теманың берсен сайлап, үлчәмнәргә (критерий) туры китереп, эссе язарга тиеш. Инде эссе язарга тиешле дәрәҗәдә күнекмәләребез бар һәм укучылар нәрсә өчен нинди балл куясыларын да белә. Тик менә эссены ничек тикшерәләр – монысы инде икенче, кеше факторына бәйле мәсьәлә. Без инде «тикшерүче укучы файдасына хәл итә» дигән гыйбарәгә ышанып яшибез. Әмма тормышта шулаймы соң?

Эсседа төп бирем фикере ачылмаса – 0 балл да, уртача – 2 я 3 балл да, тулысы белән үлчәмнәргә туры килсә, максималь 5 балл да куярга мөмкиннәр. Бер эссены аерым бүлмәләрдә утыручы ике укытучы бәяли. Мисал өчен, эссега беренче укытучы – 2, икенчесе шул ук эшкә 4 балл куя. Аерма ике яки өч балл булса, шул ук укучы эшен өченче укытучы тикшерә. Өченче тикшерү булмасын өчен укытучы эссега, дөрес булса да, 5 балл куярга курка. Икенче тикшерүче белән балл аермасы килеп чыкмасын өчен 2–3 балл тезеп барырга мәҗбүр була. Ни өчен дисезме?

Беренчедән, республикада ел саен 12 мең тирәсе укучы җәмгыять белеменнән имтихан тапшыра. Имтихан эшләрен тикшереп Мәскәүгә озату өчен 3 көн вакыт бирелә. Вакытка сыешу өчен тикшерү комиссиясе җитәкчелеге, өченче тикшерү булмасын өчен бөтен мөмкинлекләрне дә эшли.

Икенчедән, тикшерү комиссиясендә эшләүче укытучыларга хезмәт хакы тикшерелгән эшләр саныннан чыгып түләнә. Никадәр күбрәк укучы эше тикшерсәң, шулкадәр акча күбрәк аласың (мин катнашкан елны шулай иде һәм хәзер дә шулай дип беләм). Бу исә укучының эшен сыйфатлы итеп түгел, ә укымыйча да җавапларның күләменә карап кына баллар төзүгә китерә. Бигрәк тә тикшерү барышында көн азагына таба тьютер арый, күзенә хәрефләр ике булып күренә башлый һәм хаталар китү ихтималы күбәя.

Өченчедән, куелган балларның дөрес куелышы тьютерның фәнне белү дәрәҗәсенә дә бәйле. Бигрәк тә икътисад, хокук, психология биремнәре буенча белемнәре мактанырлык булмаган укытучыларыбыз да юк түгел. Мәскәүдән килгән җаваплар нигезендә генә тикшереп, нольләр төзүче ханымга бик авырлык белән генә җәмгыять белемендә җавапларның башкача да булуын аңлатырга туры килде.

Алда язылган һәм язарга ярамаган шартларга бәйле рәвештә укучыларыбызның имтиханнарда алган баллары тикшерү комиссиясе эшчәнлегенә дә бәйле булуын аңлатып яздым. Шуңа күрә укытучы-тьютерларыбыздан укучыларыбызның уңышы һәм киләчәк язмышы, шулай ук укытучыларыбызның да язмышы сезнең эшчәнлегегезгә дә бәйле булуын дөрес аңласагыз иде дигән теләктә калам.

Добавить комментарий