Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИда 100 балл җыйган Татарстан студентлары Мәскәүдә узучы форумда катнаша

Чараны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм «Россия яшьләр союзы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы үткәрә. Мәскәүдә уза торган «100 балл җыючылар - Россиянең интеллектуаль...

Чараны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм «Россия яшьләр союзы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы үткәрә.


 

Мәскәүдә уза торган «100 балл җыючылар - Россиянең интеллектуаль ресурслары» ике көнлек форумы 2014-2016нчы елларда бердәм дәүләт имтиханын бер яки берничә предметтан 100 баллга тапшырган 100дән артык студентны җыйган. Чарада Татарстан данын КФУ юридик факультеты студентлары Дарья Кузнецова (тарих-2016), Вадим Салмин (рус теле-2016), Артур Энеев (рус теле, җәмгыять белеме - 2015) һәм лингвистика факультеты студенты Мария Воропаева (рус теле, җәмгыять белеме-2016) яклый. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Чараны оештыручылар - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм "Россия яшьләр союзы" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы - сигез федераль округтан җыелган кунакларга бай эчтәлекле программа әзерләгән.


Беренче көнне пленар утырыш һәм тематик секцияләр үткәрү өчен М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь китапханәсе сайланган иде.


Форумны ачу тантанасында М.В. Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий, Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, »Ростелеком« ГАҖ президенты Сергей Калугин, «Мәгариф» нәшрияты президенты Владимир Узун һәм Россия яшьләр союзы рәисе Павел Красноруцкий катнашкан.



Фотосурәтнең чыганагы: obrnadzor.gov.ru

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ