Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИдә кизү торучыларның саны арта

10 ноябрьдә Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2017 елда 9нчы һәм 11нче сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыру турында сөйләштеләр. Семинарда 9нчы һәм 11...

10 ноябрьдә Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2017 елда 9нчы һәм 11нче сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыру турында сөйләштеләр.


 
Семинарда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенең мәгълүмат базасы координаторлары һәм операторлары катнашты. Җыелышта Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге һәм урындагы үзидарә органнарының дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча хезмәттәшлеге этаплары тәкъдим ителде, төбәк мәгълүмат системасы булдыру, имтихан үткәрү пунктларын әзерләү, 2016 елның 7 декабрендә узачак инша язу буенча сүз алып барылды.

Җыелышта шулай ук БДИ һәм ТДИ вакытында катнашачак җәмәгать күзәтчеләрен укыту, укыту программасы турында да сөйләштеләр. Аларның исәбе 50дән 300 кешегә кадәр арттырылачак. Җәмәгать күзәтчесе булырга теләүче студентлар Татарстанның Белемне үстерү институтында ун сәгатьлек курсларда укый алачак. Андый студентларга җәйге сессияне бүтәннәргә караганда алданрак тапшыру мөмкинлеге бирелә. Җәмәгать күзәтчеләре Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында 2017 елның маенда аккредитация узачак.



Фото: maydan.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ