Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИга бары дәрестә генә әзерләнәчәкбез!

Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева министрлыкның беренче чиратта башкарасы эш-гамәлләрен барлады. Алар арасында укучыларны БДИга фәкать дәрес вакытынга гына әзерләү, авыл хуҗалыгы дәре...

Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева министрлыкның беренче чиратта башкарасы эш-гамәлләрен барлады. Алар арасында укучыларны БДИга фәкать дәрес вакытынга гына әзерләү, авыл хуҗалыгы дәресләрен булдыру һәм инвалид балалар өчен дәүләт белем стандартларын кертү һ.б. бар. Бу хакта ул РФ Иҗтимагый палатасының “Министр белән бер сәгать” дип исемләнгән проект кысаларында бәян итте.


         Үзәккә үткән БДИ


Яңа министрның сәясәте мәктәпкә чынлап та ярдәм итә алырлык яңалыкларны сакларга, ә файдасы шикле булганнарыннан баш тартырга кирәк, дип ассызыклана. Бу яңалыкларның аеруча үзәккә үткәне, мөгаен БДИ. Дөресрәге, аңа бирелгән вакыт һәм игътибар шик уята. Министр әйтүенчә, баланы БДИга шул дәрәҗәдә әзерләү урынына, аны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү отышлырак булмасмы? “Мин дәрестән тыш вакытларда баланы шәхес буларак формалаштыру һәм тәрбиягә багышлауга үз хәлемнән килгән бар көчне куячакмын! Ул вакыт максатчан сарыф ителергә тиеш, әлегә күбрәк бала БДИны ерып чыксын өчен тырышу бара”.


Укучыны БДИга әзерләү өчен укучыларның гына түгел, укытучыларның да шактый энергиясе китә. Бу хакта белгечләр күптән әйтеп килә. Элеккеге министрның эштән китүе дә БДИ буенча халык арасында туган ризасызлыклар артып китү бәйле булуын алар да инкарь итми. Ольга Васильева фикеренчә, сынау алуның башка юлларына, әйтик, кайсыдыр фәннән язмача, кайсыдыр фәннән телдән бирүгә кире кайту да көтелә, ә кайбер предметлар буенча тестларны да саклап калу отышлырак булачак.


         Хезмәт дәресе кире кайта


Үткәнгә кире кайту дигәндә, укучыларның җитештерү өлкәсендә эшләү буенча совет тәҗрибәсе дә күз алдында тотыла. Укучылар шул рәвешле иҗтимагый-файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк. Министрлыкта “Технология” предметын укытуның яңа концепциясе дә эшләнгән. Аның кысаларында “Авыл хуҗалыгы” дигән тармак та кертеләчәк. Элеккеге кебек агрокласслар ачу, урманчылык төзергә өйрәнү, укучыларның җитештерү бригадаларын оештыру да күзаллана.


         Коррекцион мәктәпләр ябылмый


1 сентябрьдән инклюзив белем бирү гамәлгә керәчәк. Сәламәтлеге чикле булган балалар өчен өчен мәктәпләргә яңа белем стандартлары кертелүдән гыйбарәт ул. Бу, әлбәттә, күпләр өчен яңалык булып тора. Министр Ольга Васильева: “Инклюзия һәм коррекцион белем бирү учреждениеләре – безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, – диде. – Яңа дәүләт стандартлары уку йортларында һәр балага тигез мөнәсәбәт кенә түгел, матди-техник базасының тиешле дәрәҗәдә булуын һәм югары квалификацияле педагоглар да таләп итә”. Аның сүзләренчә, инклюзив белем бирү сыйныфлары белән беррәттән, махсус мәктәпләр һәм сыйныфлар да сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ