БДИның төп дулкынында РФ буенча 1 меңнән артык эш юкка чыгарылган

Быел БДИ тапшыруның 26 майдан алып 11 июньгә кадәр дәвам иткән төп дулкынында Россия буенча 1 меңнән артык эш юкка чыгарылган. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, 9 нчы июньдә  тапшырылган тарихтан, биологиядән, информатикадан һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән  БДИда 228 эш юкка чыгарылган.

“Белешмә материаллар табылу сәбәпле — 65 эш, кесә телефоннары өчен 163 эш кабул ителмәде”, — диде журналистларга Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов Шатунов.

Шулай ук рус теленнән — 344, математикадан 139 эш тикшерелмәгән. Тәртип бозган укучылар, киләсе җәйдә генә имтихан тапшырып, мәктәп аттестатын ала алачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Добавить комментарий