Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетсезләр бәхете

Балага инвалидлык яки үлем белән яный торган диагноз куелганда, ата-аналар ниләр кичерә, бу сынауны җиңү өчен рухи көчне каян алырга тиеш? «ГМ» менә шундый авыр темага мөрәҗәгать итә. Моңа редакциягә...

Балага инвалидлык яки үлем белән яный торган диагноз куелганда, ата-аналар ниләр кичерә, бу сынауны җиңү өчен рухи көчне каян алырга тиеш? «ГМ» менә шундый авыр темага мөрәҗәгать итә. Моңа редакциягә укучыбыздан килгән бер хат сәбәп булды. Әлеге мәкалә барыбызны да уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанабыз.


рак«Балабызда – яман шеш»


«Сабыйга терелергә ярдәм итегез!», «Савыгу өчен чит илдә кыйммәтле операция таләп ителә!», «Акча җыю бара!» Ни аяныч, соңгы елларда мондый чаң сугулар, ярдәм ялварулар төрле яктан явып кына тора. Коточкыч диагнозлар бары чит кешенең тормышына гына үтеп керә ала, бу афәтнең үз өеңә, үз тормышыңа килү ихтималын күз алдына китерү юк. Хәер биреп, күңелебезгә тынычлык «сатып алсак та», балага хөкем карары булып яңгырардай диагноз синең дә тәкъдир дәфтәреңә язылмаган дип берәү дә әйтә алмый… Безнекенә әнә язылган булган икән. Табиб кешенең, күзебезгә карамаска тырышып: «Сезнең балада – яман шеш… Сабыр булыгыз», – дигән сүзе аяз көнебездә күк күкрәгәндәй яңгырады, тормышыбызны гарасатка әйләндерде.


Бу хатымда мин онкологик чиргә каршы көрәшкәндә гаиләбезнең ниләр кичергәнен, психологик халәтен сөйләргә теләдем. Балаларның гомерләре өчен көрәшүче башка ата-аналарга да ул файдалы булыр, дип уйлыйм. Мондый чакта нәкъ менә ата-ананың үз-үзен тотышы дәвалануда хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Медицина үз көчсезлеген таныганда да, кешенең ихтыяр көче һәм иманы теләсә нинди авыруны җиңәргә сәләтле икәнен исегездән чыгармагыз.


Куркыныч диагнозга ышану бик кыен. Аны кабул итү, аның белән килешү – төпсез упкынга сикерү белән бер. Көчсезлектән ярсый-ярсый елаганнардан соң, мендәргә капланып илереп кычкырганнан соң, кешенең күңелендә: «Йә Аллаһым, бу авыруны син ни өчен нәкъ миңа җибәрдең соң? Ни өчен башкаларга түгел, ни өчен миңа?!» – дигән сорау барлыкка килә. Бу Чистарынуга таба беренче адым.


Атеистлар белән чагыштырганда, дини кешегә тормыш сынауларын узу күпкә җиңелрәк. Динсез кешенең бөгелү, сыну ихтималы күбрәк. Язмыш атеистны бәреп екса, ул бар дөньясына рәнҗи, нәфрәтләнә. Дини кеше исә куркыныч авыруны да Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау дип кабул итә һәм шуның белән караңгы тоннельдә үзенә ут кабыза. Чыннан да, Аллаһ Тәгалә бу сынауны миңа ни өчен җибәрде, миңа нәрсә әйтергә тели? Баланың бит бер гөнаһысы да юк, димәк, мин үз тормышымны дөрес юнәлештә алып бармадыммы икәнни, минем гөнаһларым өчен Ходай балабызны җәзалый, дигән фикер туарга мөмкин. Ләкин алай гына түгел ул.


Сынаулар, куркыныч авырулар явыз кешегә генә бирелми. Яхшы күңелле, мәрхәмәтле кешеләргә дә килә ул. Авырлыкларга дучар булганнан соң, адәм баласы, беренчедән, Аллаһка якыная. Ислам тәгълиматы аңлатуынча, сынаулар һәм авырулар аша узып, адәм баласы үз гөнаһлары өчен бу тормышта ук җавап биреп кала. Бер хәдистә әйтелгәнчә, алар «агач яфраклары сыман коелып төшә», ахирәттә ул гөнаһлары өчен хисап бирәсе булмый. Ходай Тәгалә сынаулар биреп, сөекле кешесен үзенә якынайтырга һәм пакьләндерергә тели. Адәм баласының догасын ишетү өчен Аллаһ аны авырлыклар аша уздыра, диелгән динебездә. Хастаханә палатасында кичен «отбой» биргәннән соң, йоклаган балалары янына утырган аналарның кайсы тәсбихен тартып чыгара, кайсы «Һәфтияк»не кулга ала – караңгы бүлмәдә приборлар тавышына Коръән сүрәләре кушыла иде…


Хәләл җефетем белән без дә намазга бастык. Янәшә торып, гыйбадәт кылабыз, кулларыбызны күтәреп, баланың савыгуын сорап дога кылабыз. Мондый авыр чакта хатыннарын ташлап, өйдән чыгып китүче ирләр дә бар (ирләрме алар?). Шөкер, безнең гаиләбез киресенчә ныгыды, мәхәббәтебез артты. Уртак намазлар күңелебезне тынычландырды, арабызда күзгә күренми торган яңа рухи җепләрне сузды, бер-беребезгә терәк икәнлегебезне тоеп, сөенеч хисләрен кичердек. Балалар намаз укыганыбызны күреп: «Нишлисез?» – дип сорый. «Аллаһтан барысы да яхшы булсын, дип сорыйбыз». Шулай дигәч, балалар да тынычлана. (Гаиләгә афәт килүен алар аңлый һәм борчыла, билгеле.) Әти-әнисенең гыйбадәтен күргән баланың да киләчәктә намазга басу ихтималы зур. Һәрхәлдә, иманлы булып үсәчәк алар. Бу сынауның бер хикмәте шул булгандыр әле.


Хәер, дини кешеләр арасында да сынауны дөрес аңламаучылар бар. Хастаханәдә бер яшь ананың: «Аллаһ теләсә – үзенә алып китәчәк, теләсә – савыктырачак», – дип битарафлык белдерүе безне шаккатырды. Язмышка сылтау, үзеңнең көчсезлегеңне тану ул – җаваплылыкны өстеңнән төшерү. Сынау сине көрәшкә өнди. Тәкъдирне тану психологик мотор ролен уйный, тынычлык бирә, тәвәккәллек һәм ихтыяр көче өсти. Синең девиз хәзер: «Язмышым нинди генә булса да, мин аны кабул итәм, ләкин үземнән торганның барысын да эшләячәкмен!» Шушы моторны эшкә җигеп, син кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш: чир турындагы бөтен мәгълүматны өйрәнү, табиблар белән дөрес аралашу, авыру баланың психологик комфортын булдыру, анда ышаныч тудыру, кирәк булса акча җыю һәм башкалар. Алдыңда тоташ дивар торса да, син аңа ташлан, бәрел, бәр, төй, тиш!..


Бәхетсез кеше бәхетледән нәрсә белән аерыла? Бәхетле кешегә генә язмыш елмая дип уйлау – ялгышлык. Һәммә кеше дә язмыш сынауларына дучар була. Андый чакта кемдер көрәштән баш тарта, бәхетсезлеге белән килешә. Бәхетенә ирешә торган кеше исә, егылган саен тагын торып баса һәм үз максатына таба барган юлын дәвам итә.


***


Медуллобластома диагнозы куелгач, балабызның баш миенә алты сәгатькә сузылган катлаулы операция ясалды. Нейрохирургиядән онкогематология бүлегенә күчерелдек, нур терапиясе һәм бер еллык химиотерапия курсларын уздык. Хастаханәгә 2014 елның июлендә кердек, 2015 елның октябрендә «химия»не алып бетереп, «чиста МРТ» белән баланы өйгә алып кайттык. Әкренләп элекке тормышка кайтабыз. 2 нче сыйныфны читтән торып кына тәмамлаган идек, быел инде бала башка яшьтәшләре белән мәктәпкә йөри. Укуга сусаган бала хәзер – «түгәрәк отличник».


Бу кеше дингә бирелеп беткән, безгә дә дини фәлсәфә сата, дип уйларга мөмкинсез. Ихтыярыгыз, һәркемнең үз юлы. Ләкин мине бөтен бу вакыйгалар тормыш турында яңача фикер йөртергә өйрәтте. Бу дөньяда мин нәрсәгә ирешергә телим, минем өчен нәрсә әһәмиятле, игътибарымны нәрсәгә юнәлтергә, нәрсәләрдән ваз кичәргә тиешмен – бу хакта күп уйландым, төрле әдәбият укыдым, үзем өстендә бик күп эшләргә кирәклеген аңладым. Шушы вакыйгаларның хикмәтедер, вакытымны вак, әһәмиятсез нәрсәләргә сарыф итүдән курка башладым. Тормышыбызның һәр көне, һәр сәгате, минуты һәм секунды кадерле, чөнки вакытны бит кире кайтарып булмый. Һәр көн рухи, физик, интеллектуаль үсешебезгә һәм, иң мөһиме, гаиләләребезгә вакыт табарга һәм аны нәтиҗәле файдаланырга тиешбез, дигән нәтиҗәгә килдем. Шушы бер елда тормыш рәвешемне үзгәрттем һәм шәхес буларак яңа дәрәҗәгә күчтем дип саныйм. Ничек кенә сәер яңгыраса да: бу афәтләрне кичермәгән булсак, аңа ирешү мөмкин булмас иде. Күптән түгел менә тагын бер хәдискә юлыктым: «Һәр кешенең Аллаһ Тәгалә каршында үз дәрәҗәсе бар. Әгәр дә кеше үз гамәлләре белән аңа ирешмәгән икән, Аллаһ Тәгалә аны күңелсез вакыйгалар, сынаулар аша уздырып, тиешле дәрәҗәгә күтәрә.


Дамир».




 

"Мондый зур сынаулар үзгә гаиләләргә бирелә"

Дамирның хатына, белгеч буларак аңлатма бирүен сорап, без авыру пациентларның гаиләләре белән көн дә аралашучы клиник психолог, Балалар республика клиник хастаханәсенең психология бүлеге мөдире Лилия Гороховага мөрәҗәгать иттек.


психолог
– Лилия Гигелевна, балалары каты авыруга дучар булган ата-аналар ниләр кичерә, бу сынауны узган вакытта алар нинди психологик ярдәмгә мохтаҗ? Әлбәттә, һәр кешенең үз холкы, шулай да сабыйларына яман шеш диагнозы куелган чакта, барлык ата-аналарның үз-үзләрен тотышына хас гомуми билгеләрне күзәтәсез булса кирәк.
– Җитди авыруга каршы көрәшергә мәҗбүр балаларның ата-анасында психоэмоциональ халәт берничә баскыч кичерә. Нарасыеның куркыныч диагнозын белгәч тә, ул иң беренче чиратта шок кичерә. Бу – инкарь итү стадиясе. «Моның булуы мөмкин түгел! – ди алар үзләренә дә, башкаларга да. – Андый нәрсә бездә юк. Бу тәгаен ниндидер хата гына!» Саклану реакциясе әнә шундый. Психология күзлегеннән караганда, бу нормаль күренеш, чөнки мондый сынау белән очрашу теләсә кем өчен коточкыч стресска әйләнә. Бу баскыч ата-анага алга таба бару өчен күпмедер дәрәҗәдә психоэмоциональ ресурслар тупларга ярдәм итә. Әлеге стадия билгеләре кемдәдер бары берничә минут-сәгать кенә күзәтелсә, бүтән берәүләрдә исә ул берничә көнгә дә сузылырга мөмкин. Дәвамлылыгы, минемчә, ата-аналарның тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Шок узсын өчен вакыт кирәк.


Шуннан соң психологлар өчен дә, табиблар өчен дә иң авыр этап – агрессия стадиясе башлана. Монда кеше баласының чыннан да авыру икәнен һәм гаиләләренә зур бәла килүен таный, бу мәгълүматка каршы агрессив саклану механизмы кабына. Агрессия, нигездә, ике төрле була. Беренче очракта «гаеплеләр» читтән эзләнә: вакытында күрә белмәгән табиблар, балага җитәрлек игътибар бирмәгән гаилә әгъзалары, мәктәптә начар билгеләр куйган укытучыларны ачуланалар. Мондый төр агрессия бары 20 процент очракларда күзәтелсә дә, ата-ананың үзе өчен ул хәерлерәк. Ә менә аның икенче төре – аутоагрессия күпкә зыянлырак. Бу очракта ата-ана бөтен гаепне үз өстенә ала: «Мин – начар ата. Артык кырыслык күрсәттем!» яки «Мин – начар ана, әйбәт ашатмадым, дөрес тәрбияләмәдем!» Болай изалану нәрсәгә китерә? Әни кеше үз хисләрен телдән белдермәсә дә, бала аның халәтен барыбер сизә һәм үзе өчен шундый нәтиҗәгә килә: «Минем аркада әнием борчыла. Мин шундый булганга күрә, әниемә начар». Бала моның өчен үзен гаепле сизә (аңсыз рәвештә!), бимазалана һәм шуның аркасында аның иммун системасы кинәт түбәнәя. Дәвалану өчен балага күп энергия кирәк, ләкин ата-ана, үз энергетикасы белән бүлешер урынга, үзе дә аңламастан, аның кытлыгын китереп чыгара. Аутоагрессия стадиясенең әлеге куркыныч нәтиҗәләрен бетерү өчен медик психологларның ярдәме таләп ителә. Бу этапта төп бурычыбыз – ата-анага баласының авырып китүендә гаебе юклыгын аңлату.


– Фаҗигагә тарыган ата-аналар аны, гадәттә, үз гөнаһлары өчен җәза дип кабул итә шул.
– Ә сез онкологик бүлек пациентларын күрегез әле. Анда маньяклар, кеше үтерүчеләр, караклар бармыни? Юк! Кагыйдә буларак, анда гел әдәпле һәм тәртипле гаиләләр дәвалана. Аларны гөнаһка батканнар дип уйлау өчен бернинди дә нигез юк. Үз-үзеңне бетереп, гаепне өстеңә алу өчен, чынлыкта, бер сәбәп юк. Биредә экзистенциональ психотерапия этабы турында сүз бара, ул бу сынауның «ни сәбәпле?» түгел, ә «нинди максат белән?» бирелгәнен аңларга ярдәм итә. Векторны бу рәвешле бору ифрат дәрәҗәдә мөһим. Үземнең шәхси тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам: мондый зур сынаулар үзгә гаиләләргә һәм үзгә рухи дәрәҗәгә ия булган ата-аналарга җибәрелә. Араларында әле беркайчан да примитив кешеләр очратканым булмады, киресенчә, зирәк акылларына тап буласың. Күрәсең, Аллаһ Тәгалә аларга махсус миссия йөкләгәндер. Бу дәвердә гаиләнең ниләр кичергәнен күз алдына китерегез. Алар тормыш ориентирларын тамырдан үзгәртә. Моңа кадәр мөһим дип саналган төшенчәләр (мин аларны «горизонталь кыйммәтләр» дип атыйм) үз дәрәҗәсен бөтенләй югалта. Гаилә яңа рухи үсеш дәрәҗәсенә җитә. Балалары аша килгән афәт аларга тормышның чын кыйммәтләре – мәрхәмәт, киң күңеллелек, сабырлык, ярату икәнен аңларга булыша: «Йә Ходаем, без җыен юк-барга борчылып яшәгәнбез бит!» Яныңда сөекле кешеләрең булганда, тормышның һәр мизгеле өчен шөкер итәргә, бу дөньяның һәр көнен рәхмәт хисләре белән генә кабул итәргә кирәк ләбаса – алар шуны ачык аңлый.
– Ни өчен соң алайса инвалид бала тәрбияләнгән кайбер гаиләләр таркала?
– Ә бу нәкъ менә икенче – «агрессив стадия» нәтиҗәсе. Ирле-хатынлы бер-берсенә гаеп аудара, ахыр чиктә берсе түзми чыгып китә. Шуның өчен сынау да бит инде ул, бу вакытта мөнәсәбәтләрнең ныклыгы сынала. Ахыр чиктә йә аерыласыз: көрәштән баш тартып, гаепне башкага аударып качу – иң җиңел юл бит ул. Йә киресенчә, бала сезнең гаиләгезне тагын да ныгытачак, дуслаштырачак, берләштерәчәк.
Ә кайбер вакытта исә атаның яки ананың «инфантильлеккә регрессиясен» күзәтергә туры килә. Мондый чакта өлкән кеше үзендә рухи көч таба алмый: «Мин арыдым, булдыра алмыйм», – ди. Андыйларның балалары кинәт олыгаеп китә, чөнки өлкән кеше вазыйфасын үзләренә алырга туры килә. Шуның өчен беренче ике баскычта тоткарлану күп зыян китерә һәм, иң беренче чиратта, баланың савыгуына киртә тудыра. Ата-ана тизрәк өченче стадиягә – кабул итү стадиясенә күчәргә тиеш. Кызганыч хәле белән килешеп, башын аска иеп, кулларын кушырып утыру турында сүз бармый, билгеле. Ә сабырлык белән шушы сынауны кабул итеп, бала гомере өчен көрәшне башларга әзерлек белдерү турында сүз бара. Бу стадиягә күчү белән, баланың дәвалануында без уңай динамика күзәтә башлыйбыз, чөнки ата-аналарның инде уңай энергия, мәхәббәт бирергә рухи чыганаклары торгызыла. Монда инде бала белән табигый аралашу башлана: әни нәрсә өчендер ачуланып ташласа да, бу гадәти хәл буларак кабул ителә, чөнки бала – бала булып кала, тәрбия процессы дәвам итә. Бу аралашуда инде гаеп хисе юк, мәхәббәт кенә бар. Шуннан соң адаптация чоры булачак, анда инде гаилә үз көнкүрешен яңа чынбарлык шартларында алып бара, эшкә, өй мәшәкатьләренә, иҗтимагый хезмәткә кайта.
– Шушы сынауларга дучар булган гаиләнең туганнары, дуслары үзләрен ничек тотарга тиеш?
– Башыңа мондый бәла килеп төшкәч, ялгызлыгыңны тою аеруча авыр, шуңа күрә туган-тумачаның, дусларның бу кайгыны уртаклашырга әзерлек күрсәтүе бик мөһим. Мондый вакытта тыныч һәм үзен кулда тота алган кешеләрнең ярдәме сорала, ә менә хафага бирелүчән, «ай бетәбез!» дип коткы таратучылардан ераграк торырга кирәк. Кызганучылар түгел, хәлгә керүчеләр кирәк. Туганнар, дуслар арасында мондый сынауларны инде кичергән кешеләр булса, үз тәҗрибәләре белән уртаклашулары, тизрәк өченче стадиягә күчәргә булышулары сорала.
– Сез дини төшенчәләрне күп кулландыгыз – Аллаһ, гафу итү, кабул итү, мәхәббәт… Дини кешеләргә тормыш авырлыкларын кичерү җиңелрәктер. Шул ук вакытта кайбер фаталистлар, тәкъдирне инде үзгәртеп булмый, дип бала сәламәтлеге өчен көрәштән баш тарта. Дамир үз хатында да андый кешене искә алган. Янәсе, язган булса – бала тереләчәк, юк икән – язмышны үзгәртә алмыйм, дигән бер ана…
– Бу инде бер чиктән икенче чиккә ташлану. Бик уңайлы позиция бит. Ләкин син Ана буларак нәрсәгә әзер? Бу кешенең терелергә тиешлегенә Аллаһны ышандыр, әни кешенең мәхәббәтендә, догасында никадәр көч бар бит. Дөрестән дә, иманлы булу белән дингә бирелү бертигез төшенчәләр түгел. Иманлы кеше үзенә җибәрелгән сынауны рәхмәт хисе белән дә кабул итәргә мөмкин. Ул Аллаһы Тәгаләнең үзенә нәрсә әйтергә теләвен аңлый, үзенең фани дөньядагы ролен, миссиясен күзаллый, үзенә һәм баласына бу сынаулар нинди максат белән бирелгәненә төшенә белә. Иман – аңлау һәм сабырлык, зирәк көч, ул үз-үзеңә ышаныч өсти, хаталардан саклый. Атеист кешенең исә таянычы аз, ул бар нәрсәне матди, биологик параметрлар белән генә аңлатырга күнеккән.

– Үлем көтүче авыру баланың сорауларына ничек җавап бирергә кирәк?
– Башта аны тыңларга, башында булган бөтен уйларын, куркуларын әйттерергә кирәк. Ул үлемнән, гарип калудан куркырга мөмкин. Бала үз хисләре белән бүлешсен. Анда курку барлыгы ачыклангач, психолог ярдәме белән әни: «Әйе, мин дә куркам. Ләкин мин беләм, ышанам, бездә барысы да яхшы булачак!» Яки: «Беләсеңме, элек мин дә моннан курка идем. Ләкин хәзер инде беләм, без барыбер җиңәчәкбез!» – дияргә тиеш. Бу сүзләр чын күңелдән ышанып, ягъни кабул итү һәм адаптация стадиясендә әйтелә. Әгәр дә бала үлемнән курка икән, психологлар аның белән бу хакта сөйләшүгә чакыра, югыйсә ул үз эченә бикләнеп, әллә нинди уйларга барып җитәргә мөмкин. Ә менә ничек сөйләшү – анысы инде башка мәсьәлә. Баланы төшенкелектән чыгарырга кирәк, әңгәмә авыр булмаска тиеш. Монда белгечнең ярдәме кирәк. Дәваланганнан соң да тернәкләндерү психотерапиясе үтәргә киңәш ителә, чөнки социумга кабат яраклашу, җәмгыятькә кайту балага гына түгел, өлкәннәргә дә авыр булырга мөмкин.


– Биргән аңлатмаларыгыз өчен дә, башкарган хезмәтегез өчен дә бик зур рәхмәт.

Фото: medic-post.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ