Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхил бул, Равил дус!

Республикабызның йөзек кашы саналырдай йөзьяшәр «Мәгариф» журналы үткер каләмле, сәләтле укытучы авторлары белән һәрчак горурланып яшәде һәм яши. Һәрчак алар ярдәмен тоеп, аларның язмаларында күтәрелг...

Республикабызның йөзек кашы саналырдай йөзьяшәр «Мәгариф» журналы үткер каләмле, сәләтле укытучы авторлары белән һәрчак горурланып яшәде һәм яши. Һәрчак алар ярдәмен тоеп, аларның язмаларында күтәрелгән кыю фикерләр белән рухланып яшибез. Бер без генә түгел, «Мәгариф» журналын алдырып, анда язылган язмалардан үзенә иҗат очкыны  алып яшәгән күпме мөгаллимнәр шундый укытучы-авторларга рәхмәтле.


Тик нигәдер тормыш аяусыз. Җир җимертеп эшләп, яшьнәп яшәгән чакларында  иң изге җанлы улларын арабыздан алып китә. Күпме үтемле педагогик һәм методик язмалары белән дистә елдан артык «Мәгариф» журналы укучыларын сөендереп килгән Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Мөхтәр улы Садриев әле кичә генә тормыш мәшәкатьләре артыннан мәш килеп, булганына куанып, яңа уку   елына якты уй-планнар корып йөри иде. Ә бүген инде ул ... мәңгелек йортында. Гомерлеккә. Хәләл җефете – шулай ук мөгаллимә Алияне, ике кызы – Энҗе белән Зөһрәне  ятим калдырып, туачак баласын күрмичә, 43 яшендә  китеп барды.


Равиль Садриев эйбэте обр


Кеше китә – җыры кала, диләр. Ә Равил әфәнденең кылган изге гамәлләре, күңел сафлыгы  аның шәкертләре, хезмәттәшләре, якташлары һәм, гомумән, Татарстан мөгаллимнәре күңелендә озак яшәр. Бигрәкләр дә күңеле киң, милләт  җанлы, иманлы, әхлаклы, чын ир-ат иде шул ул. 23 ел стажлы, чын мәгънәсендә  тумыштан мөгаллим, тарихчы,тормышка гашыйк КЕШЕ иде.


Узган ел «Мәгариф»  журналы оештырган «Авыл укытучысы-2014» конкурсында үз язма-чыгышлары белән таң калдырган ир-егет конкурсантыбыз да иде ул. Дәресләрен ничек җанлы, үтемле, балалар күңелен әсир итәрдәй итеп үткәрүе бер хәл, республика күләмендә нинди генә бәйге-конкурс оештырылса да, үз укучыларын аларда призлы урыннар алырдай итеп әзерли дә белә иде. ТНВ каналындагы «Без тарихта эзлебез» дигән тапшырулар циклы нәкъ менә Равил Мөхтәр улының хәер-фатихасы, аның Әтнә районы тарихына багышланган тапшырулар белән старт алды. Оста оештыручы, башкалар белән бик тиз уртак тел таба, жор телле, шигъри жанлы Равилебезнең юклыгы үзен нык сиздерер әле. Шуңа да һәркайсыбызга күркәм сабырлык бирсен.  Ике гает арасында вакытсыз арабыздан китеп барган Равил Мөхтәр улының урыны җәннәт түрендә булсын. Бәхил бул, Равил дус! Авыр туфрагың җиңел булсын!


Бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов.


Әтнә егетенә соңгы дога


Соңгы сүзем, соңгы догам...Безнең арадан кинәт китеп барган Күәм авылы укытучысы, дустым Равил Мөхтәр улы Садриевның рухына багышлыйм.Дустым! Бүген синең соңгы туең,
Бик күп кеше килгән туеңа.
Бу тормышны бик нык яратканга,
Шулай биик тиз китәрмен, дигән уй
Килмәгәндер синең уеңа.Хыялларым чынга аша, диеп,
Канатланып йөргән чагыңда,
Күңелләрне безнең тетрәндереп,
Ишетелде авыр, кара хәбәр,
Матур җәйнең соңгы аенда.
Авыл өчен, халык өчен яшәп,
Сизмәдең дә гомер узганын.
Хыялыңны чынга ашырганда
Сиздең микән үзең, белдең микән
Йөрәгеңнең бик тиз тузгганын.
Изге гамәлләрне бик күп кылдың.
Гел яхшылык булды уеңда.
Кайтмаска дип сине озатканда
Изгелеген халык күрсен, диеп
Кояш нурын сипте юлыңа.
Соңгы юлга сине озатканда,
Урамнарга халык сыймады.
Авыл халкы үксеп елап калды
"Соңгы сүзем, соңгы догам",- диеп,
Күз яшьләрен һичкем тыймады.
Сентябрьнең алсу иртәсендә
Мәктәбеңдә сине көтәрләр.
Классыңны чәчкәләргә күмеп,
Көтәрләр дә... сине искә алып,
Моңсуланып кайтып китәрләр.
Авылдашлар искә алыр сине,
Очрашканда бергә җыелып.
Халык хәтерендә калыр өчен
Үзең язган авыл тарихында
Исемнәрең калды уелып.
Кинәт кенә китеп бардың бездән
Урының булсын җәннәт түрендә.
Кояш нурын көткән көнбагыштай
Сагынырбыз сине, юксынырбыз...
Сакланырсың хәтер күгендә.
Радик Гайфуллин,
Арча районының Иске Кишет авылы

Равил Садриевның "Мәгариф" журналында чыккан язмалары:


Укытучы башы тулы уйлар, аның үзен генә кем соң уйлар?
Укучы сәләтен ачуның дүрт шарты
Музыканттан – «дальнобойщик»ка
Җәмгыять белеменнән имтихан тапшыручыга кайбер киңәшләр
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле көннәр барчагызга да. Равил Садриевның үлеме турындагы язма бик тетрәндерде. Равил белән бер тулай торакта торган идек. Аннан соң да берничә тапкыр конкурсларда очрашырга туры килде. Шул минут эчендәге аралашу вакытында да тормыш иптәшен, балаларын ничек яратканлыгы, тормышка гашыйк кеше икәнлеге, мәктәп тормышының үзәгендә кайнаучы кеше икәнлеге күренеп торды. Бик авыр кайгы, берничек тә үзгәртеп һәм җиңеләйтеп булмый торган кайгы. Исәннәргә сабырлык бирсен, Равилнең авыр туфрагы җиңел булсын. Гаиләсенең, туганнарының һәм дусларының авыр кайгысын уртаклашам. Автор: Гульнара

    • аватар Без имени

      0

      0

      Равил Садриев белэн мин "Мэгариф" журналы аша читтэн торып таныш идем инде. Узе белэн беренче курешудэ ук "элекке танышлар" кебек бик жинел сойлэшеп киттек. Алдагы очрашуларда эллэ кайчангы танышлар кебек очраштык. Мин яши торган Мамадыш районы Усали авылында узенен, хатынынын танышлары да булуы араларны тагын да якынайтып жибэргэн тосле итте. Эйе, ачык, гади, җор сүзле, белемле кеше белэн аралашу кунелгэ рэхэт бит ул. Равил нэкъ менэ шундый кеше иде. "Иде" дип язарга кул да бармый... "Мэгариф" конкурслары безне хатыны, кызы белэн дэ очраштырды. Кызы белэн бик горурлануы, хатынын хормэт итуе эллэ каян куренеп тора иде анын. "Без тарихта эзлебез" тапшырулары белэн укучыларны да таныштырып барырга тырышам мин. Ул сойлэгэндэ укучыларыма: "Бу кешене яхшы белэм мин!" дип эйтэ идем. 2-3 тапкыр очрашуда да: "Яхшы белэм!" дип эйтерлек кеше иде шул ул. Авыр туфрагын җинел булсын, Равил! Алия, сина Ходай куркэм сабырлык бирсен. Бирешергэ һич тэ ярамый, Алия сенелем! Балалар хакына көчле дэ, сабыр да була белергэ туры килэ. Мин сине бик яхшы анлыйм. Авыр кайгынны уртакалашам. Автор: Лидия Константинова (Пасыева)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Равил дустымның вафат булуы турында хәбәрне кичә кич белән генә ишетеп аптырап калдым. Урыны җәннәттә булсын. Үткән ел тарих укытучылары курсы вакытында шактый аралашып, сөйләшеп-серләшеп утырган идек. Ошанып булмый торган галәмәт бу дөнья дигән нәрсәләр. Мин белгән татар тарих укытучылары арасында Равил үзенчәлекле таланты белән аерылып тора иде. Профессиональ яктан тарихны күп белүе, аңлавы белән ул күпләрдән аерылып тора иде. Балаларны ЕГЭ тапшыруга өйрәтүдә, олимпиадаларга хәзерләүдә аңарга тиңдәш юк иде. Үзенчәлекле шагыйрь, сценарийлар авторы, балаларына әти, хатынына тугры ир, туганнарына ярдәмче... Сау бул дустым, тыныч йoкла, без сине онытмабыз Автор: Ислаев Фәйзелхак

        • аватар Без имени

          0

          0

          Якын дустыбыз, күршебез Равил абыйга багышлана... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, моңсу өең. Күз алдында – синең караш, Бәгырьләрдә – синең көең... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, ятим урам. Синең белән җәйләр сүнде, Җанда – бушлык, җанда – буран. Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, буп-буш авыл. Аяз көнне яшен сукты, Урладымы әллә давыл?! Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, ямьсез дөнья. Күңелләрдә калды бары Синең азан, синең дога. Тып-тын... Тып-тын... Кадереңне белдекме соң?.. Сөйләшергә, киңәшергә Инде бик соң, инде бик соң... Тып-тын... Тып-тын... Эндәшсәк тә, син дәшмисең. Сагындырган кояш булып, Йөрәкләрдә тик яшисең... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, ятим дөнья... Автор: Гөлүсә Батталова

          БАШКА ЯЗМАЛАР

          Ишетми калмагыз

          Аудиоязмалар

          • Гильм Камай

          • Җәлилнең якын дусты

          • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

          • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


          ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ