Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем бирү йортларына 7 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән

 Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында, белем бирү йортларына 7 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Иганәчеләрнең аеруча зур ярдәме Актаныш муниципаль районының 5 мә...

 

Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында, белем бирү йортларына 7 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Иганәчеләрнең аеруча зур ярдәме Актаныш муниципаль районының 5 мәктәбенә (585 мең сум), Лаеш районының 12 уку йортына (530 мең), Тукай районының 13 мәктәбенә (529 мең),  Нурлат районындагы 20 мәгариф учреждениесенә (440 мең), шулай ук Аксубай муниципаль районындагы 7 мәктәпкә (110 мең) күрсәтелгән.


Хәйриячеләр биналарны ремонтлау, тирә-ягын төзекләндерү, төзелеш чималлары, канцелярия товарлары, китап, спорт җиһазлары, компьютер техникасы, мебель белән тәэмин итү һәм баннерлар куярга булышкан. Мәктәпләргә генә түгел, үзе укыган көллият, техникумнарга да ярдәм күрсәтү эше дәвам итә.


Быел исә “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе 25 майда старт алды. Акция ТР Мәгариф һәм фән, ТР Төзелеш, архитектура торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары һәм Республиканың Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ