Белем һәм тәрбия бирүдә алдынгы педагогик технологияләр куллану

Гөлүсә Сабирова, Резедә Исмәгыйлева, Түбән Кама шәһәре мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлек методистлары

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өчен тиешле шартлар булдыру, алдынгы педагогик технологияләр куллану, фәнни тәҗрибә һәм өстәмә белем бирүне оештыру һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Соңгы елларда вариатив иҗади үсеш юнәлешендә белем бирүнең отышлы булуын тормыш раслады.

Бүгенге көндә мәктәп педагогикасында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – укыту-тәрбия өлкәсендә үстерелешле укыту технологиясен куллану. Билгеле булганча, 1950-1960 елларда күренекле педагог-галимнәр Д.Б.Эльконин һәм В.В.Давыдов, күпьеллык экспериментлар үткәрү нәтиҗәсендә, балаларның уку эшчәнлеген үстерү-камилләштерүнең яңа алымын фәнни нигезләделәр – үстерелешле укыту концепциясен булдырдылар. Ул концепцияне тормышка ашыручы технология В.В.Давыдовның укучысы, психология фәннәре докторы Ә.З.Рәхимов тарафыннан эшләнә һәм иҗади үсеш технологиясе дип атала. Иҗади үсеш технологиясе үз яклаучыларын, тарафдарларын тиз таба: фәнни-методик лабораторияләр ачыла, экспериментлар үткәрелә.

Экспериментлар үткәрү, фәнни-методик тикшеренүләр алып баруның максаты – бүгенге көн мәктәп баласын заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләү алымнарын эзләү, аларны кулланып карау өчен, мәктәп практикасына кертүдә укытучыларга ярдәм итү. Иҗади үсеш юнәлешендә белем бирү, яңа педагогик технологияләр башлангыч мәктәпкә тиз үтеп керде. Димәк, заман булачак укытучының тирән эррудицияле, белемле булуына, методик яктан алдынгы технологияләр белән хәбәрдар булуына шарт куйды.

Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 31 нче  мәктәбе укытучылары тарафыннан тәрбия сәгатьләре, предметларны үстерелешле укыту технологиясе нигезендә укыту инде шактый вакыт алып барыла. Технология сынау дәресләрендә, тәрбия чараларында, әхлак дәресләрендә гамәлгә ашырыла. Уңышлар куандыра. Белем бирү сыйфаты арту үстерелешле укыту технологиясе буенча укыган төркемнәрдә, сыйныфларда белем сыйфаты 78-90% булу, бигрәк тә рус телле балаларның татар теле үзләштерүгә уңай мөнәсәбәте, белем алуга ихтыяҗ туу күренеше — шуның дәлиле.

Бүгенге көн укучысы XX гасыр укучысыннан күпкә аерылып тора. Ул – компьютерлашкан заман баласы. Хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемгә ия булу гына җитми, белемне гамәли эшчәнлектә, заман таләпләренә туры китереп, тулысынча куллана белергә дә кирәк.

Добавить комментарий