Белемгә комсыз булуның зыяны юк

“Гаилә һәм мәктәп” журналының февраль санында басылган язмалар шушы хакыйкатьне тагын бер раслый.

февраль тышлыкМөмкинлекләр заманы хәзер. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бер дигән итеп яшәргә, акыллы, булдыклы балалар үстерергә була. Районнарда, бәлки, мөмкинлекләр күбрәктер дә әле. Чөнки анда туган җирен, кешеләрен яраткан, хәленнән килгәнчә булышырга әзер торган игелек ияләре яши. «Гаилә һәм мәктәп» журналы яңа елдан әнә шундый төбәкләрне барларга алынды. Беренче тукталыш – Алексеевск районында. Бу санда районның Биләр мәктәбе, Алексеевскидагы приют һәм районның күркәм гаиләсе – Зәйнуллиннар турында укый аласыз.

Балаларның белемен, сәләтен үстерү өчен бүген төрле түгәрәкләр эшли, хәтта махсус мәктәпләр дә бар. Аларның эше нидән гыйбарәт? Мондый үзәкләр кайда бар һәм алар балага нәрсә бирә? “ГМ” журналының февраль санында әлеге сорауларның барысына да җавап табарга мөмкин.

Быел сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү стандарты барлыкка киләчәк. Аның нигезендә, мондый сабыйлар гадәти бакчаларга йөри һәм гомумбелем бирү мәктәпләрендә гадәти сыйныфларда укый алачак. Инклюзив белем бирү дип аталучы әлеге яңалык әти-әниләр арасында да, тәрбиячеләр һәм укытучыларда да күп бәхәсләр, сораулар уятты. Мәсьәләнең уңай һәм тискәре якларын без дә ачыкларга тырыштык.

Республикада теге яки бу сәбәпләр аркасында караучысыз калган балаларның саны 12 меңнән артып киткән. Аларның язмышы һәм бу өлкәдәге законнар турында – “Язмыш сынавы” сәхифәсендә.

Күп очракта Россияне алга киткән, кинәнеп яшәүче илләр белән чагыштырабыз. Аларда тормыш рәхәт, бездә авыр, дип уфтанабыз. Югыйсә, Африка яки Азия илләренә борылсак, шөкер итәргә кирәклеге дә ярылып ята. Бүгенге кунагыбыз – Навар Әл-Базали Азиянең Йәмән Республикасыннан килгән. Татарстандагы тормыш турында исе китеп, аерым бер җылылык белән сөйләде ул. Егетнең фикерләре белән сез дә танышып чыгыгыз.

Республикада Яшь мөгаллимнәр һәм җитәкчеләр ассоциациясе барлыгын күпләр белмидер дә әле. Аның нәкъ менә ассоциация буларак оешуына берничә ай гына. Оешманың ниләр белән шөгыльләнүен аның җитәкчесе Рөстәм Кәримов аңлатты.

Хәзерге яшьләр гаилә моделен башкача күзаллый, ди күпләр. Бу хакта үзләреннән сораштырып карадык. БТК каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин гаиләсе турында саллы язма тәкъдим итәбез.

10-15 елдан нинди һөнәрләр дәрәҗәле саналачагын “Профориентация” сәхифәсеннән укып белә аласыз.

Бу балалар бакчасында интерактив такталар да, шугалак, бассейн кебек спорт бүлмәләре дә, хәтта заманча уенчыклар да юк. Биредә сабыйлар чыршы күркәсе, төрле ташлар, кабырчыклар белән уйный. Курчакларны исә, тәрбиячеләре, әти-әниләре белән берлектә, үзләре тегә. Вальдорф методикасы буенча эшләүче балалар бакчасындагы тәрбия – үзе бер фәлсәфә. Әлеге фәлсәфәнең нигезләре – “Вальдорфча үстерәбез” язмасында.

Гаилә бөтенлеге өчен бала кирәклеген һәркем белә. Әмма Россиядәге хатын-кызларның 15 проценты табигый юл белән йөккә уза алмый интегә. Соңгы өметен өзмәгән гаиләләргә замана медицинасы ЭКО ысулын тәкъдим итә. Әлеге ысулның куркыныч яклары бармы? ЭКО программасы буенча кайларда хезмәт күрсәтәләр?

Башкаларның хатасын күзәт, үзеңнекен төзәт, диләр. Башка кешеләргә бу хакта әйтергә ярыймы-юкмы икәнен “Иманлы бала” сәхифәсе бәян итә.

Өр-яңа “Ике фикер” сәхифәсендә җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин һәм журналист Римзил Вәлиев сүз ала.

“Мин каян барлыкка килдем?” Бала беренче мәртәбә шушы сорауны биргәч тә әти-әниләр аптырап кала. Сабыйга ни дияргә? Ул үсә төшкән саен әлеге темага сүз кузгату тагын да авырлаша. Гаиләдәге иң четерекле мәсьәлә турында бала белән ничек җайлы гына сөйләшергә кирәклеген белгечләрдән сорадык.

Алексеевск балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Никешин чаңгы спортының үзенчәлекләрен аңлата.

Малайлар-кызлар акыллы, физик яктан сәламәт булып үссен өчен нәрсә эшләргә? Тәҗрибәле табиб-диетологның җавабы гади: балага кечкенәдән «дөрес» ризыклар ашатырга, туклану режимы булдырырга кирәк.

Мөһим белдерү!

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры белән «туры элемтә» оештыра. Фәттахов Энгель Нәвап улы укучыларыбызга шәхсән үзе җавап бирәчәк. «Туры элемтә» март аенда үткәреләчәк, төгәл датаны өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез: magarif-uku.ru сайтында яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Сорауларны исә «туры элемтә» көнен көтмичә, алдан ук бирә башларга мөмкин:

1. Телефоннар: (843) 222-06-02 яки (843) 222- 06-09 (бу номер «туры элемтә» вакытында да эшләячәк).

2. E-mail аша: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru.

3. www.magarif-uku.ru сайтында сулъяк баганадагы «ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховка сорау бир» формасы аша.

4. WhatsApp аша: +79534018387

5. Skype аша (skype: magarif5) язып җибәрергә мөмкин, «туры элемтә» барышында исә видеошалтыратулар да кабул ителәчәк.

Авторы күрсәтелгән бер генә сорау да җавапсыз калмаячак! «Туры элемтә»нең тулы варианты басылып чыгачак. Иң кызыклы сорау бирүчегә — редакциядән бүләк!

«Гаилә һәм мәктәп» журналына ЯЗЫЛЫРГА.

Добавить комментарий