Бельгия җыелмасы Англия командасын җиңде

Бельгия җыелмасы футболчылары, Англия командасын җиңеп, футбол буенча дөнья чемпионатында өченче урынны яулады. Бу — Бельгия футболчыларның мундиальләр тарихында беренче тапкыр шундый дәрәҗәгә ирешүе.

Матч Санкт-Петербург шәһәрендә үтте. Исәп — 2:0 бельгиялеләр файдасына. Җиңүчеләр составында тупларны Тома Мёнье (4нче минутта) һәм Эден Азар (82) керттеләр.

Добавить комментарий