Логотип Магариф уку
Цитата:

Без һәр йомычкага ябышырга әзер!

 (Реплика)Бер мәзәк искә төште әле. Бик әүвәлге, керосинга кытлык заманда бер кеше шаярып алырга булган. Урамга чыкканда: “Авыл башында керосин саталар”, - дип кычкырган. Күрше-күлән бу хәбәрне и...

 
(Реплика)
Бер мәзәк искә төште әле. Бик әүвәлге, керосинга кытлык заманда бер кеше шаярып алырга булган. Урамга чыкканда: “Авыл башында керосин саталар”, - дип кычкырган. Күрше-күлән бу хәбәрне ишетүгә, савытларын күтәреп, дәррәү авыл башына чапкан. Бер күршегә икенчесе ияргән, шулай итеп бөтен авыл купкан. Теге кеше “ажиоташ” кубуга аптырап калган, үз ялганына үзе ышанып, “әллә чынлап та саталармы икән?!” дип, үзе дә халык артыннан чапкан.
“Яңалыклар дөньясы” да шуның кебек. Менә бу хәбәр берничә ай элек таралган иде:  “В России могут создать фонд поддержки национальных языков России, сообщил первый замруководителя фракции «Единая Россия» Андрей Исаев”. Ә татар дөньясында ул, бер бата, бер калка дигәндәй, әле һаман да “яши”.
Шунысы кызык, бәлки кызганычтыр, аны “Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк” дип тәрҗемә иткәннәр һәм татар телле сайтлар шушы хәбәр белән тулган. Төзелми ич әле! Идеясе генә туган. Бернинди карар да чыкмаган. Ә  татар инде “төзеләчәк!” дип яза, тәрҗемә итә.
Керосин хәбәре кебек... без дә телебезне яклау-саклауларына шулкадәр сусаганбыз икән! Һәр йомычкага ябышырга әзер торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ