Логотип Магариф уку
Цитата:

Без – көчле, бердәм халык (Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан сыйныф сәгате)

 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне Гөлнара Вафина,Арчадагы  беренче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыЛәйсән Вәлиева,Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең...

 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне


 82


Гөлнара Вафина,
Арчадагы  беренче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ләйсән Вәлиева,
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 Сыйныф сәгате үткәреләсе бүлмә плакатлар белән бизәлә. Укучылар чыгышы презентация рәвешендә слайдларда яктыртылып бара.
Сыйныф җитәкчесе. Хәерле көн, кадерле укучылар! 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.  “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның  язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бүгенге сыйныф сәгатен тарих укытучысы белән бергә алып барырбыз.
Тарих укытучысы. Кадерле укучылар! Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Сыйныф җитәкчесе. Кадерле укучылар! “Түгәрәк өстәл” янына рәхим итегез. (Укучылар ике төркемгә бүленеп утыралар.)
Безне бүген файдалы һәм кызыклы әңгәмә көтә. Хәзер сүзне сыйныфташларыгызга бирик. (Алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый.)
1 нче  укучы.
Үткәннәр бит үткән көннәр  инде,
Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез,
Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң,
Үткән көнгә кайтыр көнебез.
Нәрсә ул көн... Тарих битләрендә,
Еллар... Эраларга тиң түгел.
Гасырлардан гасырларга  шулай
Кеше гомере дә бер мизгел.
2 нче  укучы.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Исендә тот, аларның син
Сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен...
3 нче  укучы.
Һәр нигезнең, һәр авылның
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.....
Горур сүз әйт, сорасалар:
“Ни кавемнән? Нинди җирдән?”
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син.
(“Тынычлык”җыры (Э.Галиуллина сүзләре, Г.Зарипова көе) яңгырый.)
Сыйныф җитәкчесе. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Россия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирде. Бу көрәш турында сез нәрсәләр беләсез? Хәзер төркемнәрдә фикер алышырсыз һәм, өйдә әзерләп килгән материалларга нигезләнеп, сорауларга җавап бирерсез.
1 нче төркемгә сорау.
Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында нинди яңа мәгълүмат белдегез?
1 нче укучы. XVII гасыр башында Россия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар рус тәхетенә ия булырга омтылалар. Халык үзенең бердәмлеген югалта, рус җирләре дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Россия байлыгына өметләрен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлыйлар.
2 нче укучы. 1611 елның сентябрендә  Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Россияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.
1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике  көннән соң поляклар бирелә. Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.
3 нче укучы. Башкала азат ителгәннән соң, Россиядә дәүләт хакимиятен торгызу, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, Земство җыенын чакыру турында хәбәр тараталар. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700ләп кеше катнашында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра.
Рус халкын берләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.
4 нче укучы. Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр чины, Кузьма Мининга дворян чины бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.
<...>
Тулы варианты белән "Мәгариф" журналының №10 (октябрь, 2014) санында танышырга була. ("Электрон подписка"да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле редакция! Дөресен әйткәндә, мин бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында бик белми дә идем. Журналдан укыгач, шактый мәгълүмат алдым. Авторларга зур рәхмәт. Яңача сценарийлар бик кирәк. Уңышлар телим. Автор: Фатиха

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Мәгариф"нең 11нче санында 30 ноябрь - Әниләр көненә багышланган кичәләрнең сценарийларын укый алачаксыз Автор: admin

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зур рәхмәт. Автор: Рамиля

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ