Логотип Магариф уку
Цитата:

Без Тукайлы халык мәңгегә

(Шигырь бәйрәме. I–V сыйныфлар)Гѳлназ Фәйзрахманова,Балтач районы Норма урта мәктәбенеӊ башлангыч сыйныфлар укытучысыӘлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайныӊ туган көне алдыннан яки 26 нчы апрельд...

(Шигырь бәйрәме. I–V сыйныфлар)


Гѳлназ Фәйзрахманова,


Балтач районы Норма урта мәктәбенеӊ башлангыч сыйныфлар укытучысы


Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайныӊ туган көне алдыннан яки 26 нчы апрельдә I–V сыйныф укучылары катнашында үткәрелә. Бәйрәмне V сыйныф укучылары алып бара. Әдәби кичәдә шагыйрьнеӊ сабый чагы истәлекләре, гадиләштереп, кечкенә Габдулла исеменнән сөйләтелә. Укучылар Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен яттан һәм сәхнәләштереп сөйлиләр, ә көйгә салынганнарын җырлыйлар. Бәйрәмдә укучыларныӊ үзләре язган шигырьләрен сөйләүләре тантаналы мизгелләрне тагын да җанландыра, балаларның шигърият белән кызыксынуларын үстерә. Танылган рәссамнарның картиналарыннан репродукцияләр һәм укучылар ясаган рәсемнәр, эчтәлеккә туры китереп, экранда күрсәтелеп бара.


 


Кичә барышы


“Туган тел” җырының көе яңгырый. Ул бераздан акрыная, көй тәмамланганда, алып баручылар сүз башлый.


1 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар һәм балалар! Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш елмайган ягымлы көннәрнең берсендә, табигатьтә якты апрель ае хакимлек иткәндә, менә ничәмә-ничә еллар татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайныӊ туган көнен зурлап  билгеләп үтә. Быел бу бәйрәм тагын да тантаналырак шартларда уза. Башкача мөмкин дә түгел: сөекле шагыйребезнең тууына 130 ел булды.


2 нче алып баручы. Тукайның бөеклегенә һәм аның милләтебез горурлыгы, куанычы булуына без вакыт узган саен ныграк ышана барабыз. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен, әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.


Без дә бүген сөекле Тукаебызны һәм аның иҗатын ихлас яратуыбызны шигырьләр, җырлар аша аңлатырбыз.


Сәхнәгә V сыйныф укучылары чыга.


1 нче укучы.


Илдә кояш, җирдә кояш,


Күздә кояш, йөздә кояш.


Көндәгечә көлә кояш,


Әмма бүген үзгә кояш.


Барысы бергә. Тукай көне! Тукай көне!


2 нче укучы.


Килә язлар, китә язлар,


Һәр ел саен үзгәрелә… үзгәрелә…


Һәр ел саен Тукай гына


Япь-яшь хәлдә килә безгә.


Киңлекләрдә язгы аваз –


Чыр-чу килә кошлар иле,


Чеңләп тора аһәңнәре...


Барысы бергә. Тукай көне! Тукай көне!


3 нче укучы.


Илдә кояш, Җирдә кояш,


Тукай көне канат җәйгән.


Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


Барысы бергә. Тукай көне – безнең бәйрәм!


Балалар хоры «Бәйрәм бүген!» җырын (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башкара.


Укытучы. Халкыбызның бөек шагыйре дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, нибары 8 ел иҗат иткән, ә шулай да мирас итеп гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.


Сәхнәгә сәнгатьле уку түгәрәгенә йөрүче IV сыйныф укучылары чыга.


1 нче укучы.


Тарих битләренә күз салсак,


Бөек исемнәргә халкым бай;


Гасырлардан гасырларга килә,


Горур татар улы яшь Тукай!


2 нче укучы.


Халкым күңеленә ак нур сиптең,


Кара төндә булдың якты ай;


Шаулы язның сүнмәс тугаедай,


Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!


3 нче укучы.


Үксез тормыш читкә типкән чакта,


Иркәләде сине киң Кырлай;


Моңлы Кырлай урманнары ничек,


Шигъриятең синең шулай бай.


4 нче укучы.


Урам ташларыннан эзләмәгез,


Тукай баскан утлы эзләрне.


Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,


Йөрәкләрдә Тукай эзләре.


5 нче укучы.


Даны барның җирдә җыры булыр,


Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.


Без – бәхетле, без шагыйрьле халык,


Без Тукайлы халык мәңгегә.


З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый. Сөйләүчеләр кереп китә, аларны 2 алып баручы алмаштыра.


1 нче алып баручы. Балалар һәм өлкәннәр өчен гаять кадерле шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән шагыйрьнеӊ балачагы бик авыр шартларда узган. Язмыш тарафыннан бертуктаусыз кыерсытылган нәни Габдулланың тормыш сәхифәләрен искә төшереп китик әле.


2 нче алып баручы. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа. Нәни Габдуллага «әти» сүзен әйтергә насыйп булмый – биш айлык вакытында аның әтисе үлеп китә.


Сәхнәгә башына кәләпүш, өстенә камзул, аягына читек кигән бер укучы чыга. Ул нәни Габдулла булып сөйли.


 Габдулла. Әти үлгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, әнине Балтач районы Сасна авылы мулласына хатынлыкка сораганнар. Әни мине үзе белән алып китә алмаган, шуңа күрә Шәрифә исемле ярлы карчыкка асрамага биреп калдырып, Сасна авылына киткән. Бу карчык өендә мин артык бер бала булганлыктан, ул мине бөтенләй карамаган, хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән…


1 нче алып баручы. Күпмедер вакыттан соң, яңа гаиләгә ияләшкәч, әнисе улын үзе янына, Сасна авылына алдыра. Нәни Габдулла әлеге гаиләдә яшәгән бәхетле көннәрен якты төш кебек булды, дип искә ала. Ләкин бу бәхет тә озакка бармый – аның әнисе дә вафат була. Бөтенләй ятим калган баланы үги әтисе Арча районы Өчиле авылында яшәүче бабасына кайтара. Үзләре дә бик авыр тормышта яшәгән бу гаиләгә Габдулла артык кашык булып килеп керә.


Габдулла. Үги әбинең үзе белән ияреп килгән алты баласы арасында мин бер чәүкә кебек идем. Мине елаганда юатучы да, ашыйсым-эчәсем килсә, ашарга бирергә ашыгып торучы да булмаган, мин бу гаиләдә бер бик кадерсез бала булганмын…


2 нче алып баручы. Әлеге гаиләдә яшәгәндә, Габдулла еш авырган. Аның авыруына беркем дә игътибар итмәгән, хәтта «Үлсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә уйлаганнар. Көннәрдән бер көнне бабасы Габдулланы Казанга баручы бер ямщика утыртып җибәрә. Ямщик аны Печән базарында үз балалары булмаган бер гаиләгә – Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизәгә асрамага бирә. Яңа әти-әниләре бик тырыш, кул эшенә оста кешеләр булганлыктан, Габдулланы монда тамагы туйганчы ашаталар, матур киемнәр тегеп киертәләр.


Габдулла. Әнием, көн-төн байларга кәләпүш тегә иде. Кәләпүшләрне илтергә барганда, мине дә үзе белән ияртә иде. Мин ул кешеләрнең йортларын, байлыкларын күреп, аларны оҗмахта торалар дип уйлый идем…


1 нче алып баручы. Әмма ике ел тирәсе вакыт үткәч, Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе берьюлы авырый башлый. Алар, әгәр без үлсәк, бу бала кемгә калыр дип, аны Өчиле авылындагы бабасына кайтарып җибәрәләр.


2 нче алып баручы. Биредәге әби-бабай ничек тә Габдулладан котылу җаен карыйлар һәм малайны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абзыйга асрамага бирәләр. Габдулла өчен рәхәт, матур көннәр килә. Әлеге авылда күргәннәрен, ишеткәннәрен, үсеп шагыйрь булгач, Тукай үзенең шигырьләрендә һәм әкиятләрендә сурәтли.


Сәнгатьле уку түгәрәгенә йөрүчеләр Г.Тукайның «Сабыйга» шигырен,  «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштереп сөйлиләр.


1 нче алып баручы. Г.Тукай – безнең буын балаларының да иң яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйлибез, көйгә салынганнарын җырлыйбыз.


I һәм II сыйныф укучылары «Бала белән күбәләк», «Карлыгач» җырларын (Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) башкара.


2 нче алып баручы. Шагыйрь үзенең әсәрләрендә балаларны тырыш булырга, хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга чакыра.


III сыйныфлар «Бәхетле бала», «Эш» шигырьләрен яттан сөйли.


1 нче алып баручы. Г. Тукай – үз ватанына, туган теленә, халкына чын күңелдән бирелгән шагыйрь. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан һәм үзенең иҗатында да чагылдырган.


IV сыйныф укучылары «Туган авыл» (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җырын башкара.


2 нче алып баручы. Г.Тукайның әсәрләре бик күп телгә тәрҗемә ителгән. Ул татар халкының гына түгел, башкорт һәм азәрбайҗан, казак һәм үзбәк, кыргыз һәм украин, шулай ук башка халыкларның да үз шагыйренә әйләнгән.


1 нче алып баручы. Габдулла Тукай безнең арабызда булмаса да, аның үлемсез әсәрләре – шигырьләре йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә аның шигырьләрен укый һәм бөек Тукайны олылап искә ала.


2 нче алып баручы. Без дә, шагыйрьнең юбилеена багышлап, аны яратып һәм хөрмәтләп, шигырьләр яздык, рәсемнәр ясадык. Бу шигырьләрдә һәм рәсемнәрдә һәркайсыбыз үзенең эчкерсез уйларын, Тукаебызны ярату хисләрен әйтеп бирергә омтылды.


 Укучылар үзләре язган шигырьләрне сөйлиләр.


1 нче алып баручы. Үзенең кыска гына гомерен Тукай халкына багышлады, аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте, ә «Туган тел» җыры татар халкының гимнына әйләнде.


Сәхнәгә V сыйныф укучылары чыга.


1 нче укучы.


Тукай! Тормыш сукмагымда миңа


Яшәү өчен көч, дәрт өстәдең.


Әйткән киңәш, теләкләрең синең


Яхшылыкка мине өндәде.


2 нче укучы.


Татар телен, туган телемне мин


Яратырга синнән өйрәндем.


«Туган тел»не сабый чагымнан ук


Матур көйгә салып көйләдем.


3 нче укучы.


Син кабыздың минем йөрәгемдә


Туган телгә олуг мәхәббәт.


Моңлы тел син безгә бүләк иттең –


Шуның өчен сиңа зур рәхмәт.


 


Шигырь бәйрәменең 2 нче өлешендә “Иң оста шигырь сөйләүчегә конкурс” нәтиҗәләре игълан ителә. Җиңүчеләр Дипломнар һәм Г.Тукай китаплары белән бүләкләнә.


Бәйрәм укучыларның «Туган тел» җырын (Г.Тукай сүзләре, халык көе)  күмәкләп башкаруы белән тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ