Логотип Магариф уку
Цитата:

Бездә дә Әтиләр көне булачак. Тик кайчан?

Гаиләдә балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле әниләрнекеннән һич кенә ким түгел. Моны берегез дә инкарь итәргә җөрьәт итмәс. Тик шулай да әле моңарчы календарьда әниләребез хөрмәтенә ике бәйрәм көне бар...

Гаиләдә балалар тәрбияләүдә әтиләрнең роле әниләрнекеннән һич кенә ким түгел. Моны берегез дә инкарь итәргә җөрьәт итмәс. Тик шулай да әле моңарчы календарьда әниләребез хөрмәтенә ике бәйрәм көне бар иде: 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне һәм ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – Әниләр көне. Тик менә шушы көнгә кадәр Россиядә әтиләрнең генә бәйрәм көннәре юк. Югыйсә, Америкада әтиләргә багышланган тантаналы бәйрәм тәүге тапкыр 1910 елда ук оештырылган була. Аның тарихы да гыйбрәт алырлык.


Американың Спокан каласында яшәгән Сонора Додд дигән ханым исеме белән бәйле ул. Чөнки аның әнисе соңгы баласын тапканда үлеп киткән, ә әтиләре алты баланы берүзе аякка бастырган була. Алты баланы тәрбияләү, кеше итү өчен, ир-ат буларак, әтисенә никадәр көч сарыф итәргә, тырышырга туры килгәнен Сонора ханым аңлап, «Әтиләр көне» булдырырга кирәк!» – дигән фикергә килә һәм шул хакта петиция язып, үзе яшәгән кала хакимиятенә тапшыра. Хакимяттәгеләр аның тәкъдимен хуплый. Нәтиҗәдә – шәһәркүләм Әтиләр бәйрәме! Ә инде Әтиләр көне АКШта 1972 елдан рәсми төстә үткәрелә башлый. Хәзер инде дөньяның күп кенә илләрендә махсус Әтиләр көне бар. Әйтик, Канадада, Франция, Германия, Греция, Ирландиядә Әтиләр көнен июнь аеның өченче якшәмбесендә, Таиландта – 5 декабрьдә, Финляндиядә, Эстония һәм Швециядә – ноябрьнең икенче якшәмбесендә, ә Испаниядә, Португалия һәм Италиядә 19 мартта бәйрәм итәләр. Һәм, наһаять, бу җәһәттән Россиядә дә боз кузгалыр төсле: бер төркем депутатлар Дәүләт Думасына рәсми төстә илкүләм бәйрәм – Әтиләр көнен булдыру турында закон проектын керткәннәр. Аны октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп узмакчылар. Әлеге закон хуплау тапкан очракта, киләсе елдан үз көченә керәчәк икән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ