Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең көймә бу чоңгылдан исән-сау чыгар, иншаллаһ

Бер төркем татар яшьләре 26 октябрь иртәсендә,  Дәүләт Советы каршына килеп, “Туган тел” җырын  җырлаганнар икән дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен Казанга таралды. Җыелган халыкка Әлифба китабы  өл...

IMG_9600Бер төркем татар яшьләре 26 октябрь иртәсендә,  Дәүләт Советы каршына килеп, “Туган тел” җырын  җырлаганнар икән дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен Казанга таралды. Җыелган халыкка Әлифба китабы  өләшергә дә башларына җиткән. Алар җырлаганда депутатларыбызның ашыга-ашыга  Татарстан парламентының чираттагы утырышына  килгән чагы булган.  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин журналистларга җәһәт кенә берничә сүз әйтергә дә өлгергән. Аерым алганда, мәктәпләрдә  республиканың дәүләт телләре ризалык буенча түгел, ә бәлки дәүләти кануннар нигезендә  укытылачагын әйткән. Татар халкы  Россия мәгариф күзәтчелеге һәм прокуратура хезмәткәрләренең Татарстан мәктәпләрендә татар укытучылары эшеннән кер эзләп, татар телен факультатив итеп калдырырга йөрүләрен үзенең йөзенә төкерү итеп кабул итте. Туган телләрен Аллаһның изге бүләге итеп кабул кылган авылда яшәүче ата-аналар шәһәрләрдә тормыш алып баручы  ул-кызларына көне –төне шул хакта шылтырата. Алар шушындый авыр вакытларда рухны төшермәскә, чукындырган, төрмәләрдә изгән кара баганалы елларда  иманнарын, телен, динен сатмаган каһарман бабаларыбызны рәхмәт илә искә алырга чакыра.  Кемнәрнеңдер татар белән урыс халкының көнләп, айлап, еллап җыйган дуслык көймәсен чайпалдырып, давыл чыгарасы килә. Татарстан җитәкчеләре безнең көймәбезне бу чоңгылдан исән-сау чыгара алыр, дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ