Логотип Магариф уку
Цитата:

Бишенче чирек кирәкме?

Белем алу беркайчан да артык булмый. Шуңадыр инде Мәскәүнең 132 мәктәбендә бишенче чирекне керткәннәр. Бу хакта мәгариф департаменты башлыгы урынбасары Павел Карпов хәбәр итте дип белдерә массакүләм м...

Белем алу беркайчан да артык булмый. Шуңадыр инде Мәскәүнең 132 мәктәбендә бишенче чирекне керткәннәр. Бу хакта мәгариф департаменты башлыгы урынбасары Павел Карпов хәбәр итте дип белдерә массакүләм мәгълүмат чаралары. Бу яңалык “Московская смена” программасы кысаларында кертелгән.


Бишенче чиректә мәктәпкә йөрү ирекле. Әмма җәйге укуга иң беренче чиратта социальләшүдә кыенлыклары булган балалар чакырыла. Укучылар төрле фәннәр буенча үзләренең белемнәрен күтәрә алачак. Дәресләр дә гадәттәгечә үтмәячәк икән. Алар мастер-класслар форматында узачак. Моннан тыш балалар укытучылар белән экскурсияләргә дә йөриячәк.


Бер карашка, үзеңә авыр бирелгән фәннәрдән белемеңне яхшырту, яңа кызыклы мәгълүмат белән танышу уңай күренеш кебек. Әмма иң авырлардан саналган дүртенче чиректән соң кайсы гына баланың көтеп алган җәйне дә мәктәптә үткәрәсе килә икән?


Укытучылар, әти-әниләр, ә сез нинди фикердә? Безгә дә бу яңалыкны кертергә кирәкме?


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ