«Биш»ле кыйссасы

Шәмсия Җиһангирова,
шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

шәмсия2 обр

«Җир чите»ннән – Мөслим районының Баек авылыннан Казандагы 10 нчы интернат-мәктәпкә килеп уку бәхетен татып, белем диңгезен аркылыга-буйга гизгән чагым. Мине монда әтисез ятимә булуым, ә иң мөһиме – математикага хирыслыгым китергән иде. Өстәвенә көне-төне шигырь дә яза идем.
Шулай да мәктәбебездә математикага игътибар аеруча нык бирелә иде. Көннәрдән беркөнне мәктәпкә яшь математика укытучысы – Мансур Зыятдин улы Хөснетдинов килде. Килде дә безне серле саннар дөньясына алып кереп китте. Без X «Б»дан өчәү – Илфат Фәрвәзов, Сәвия Мәдъярова һәм мин – ярыша-ярыша, артыграк «5»леләр өчен бер-беребездән көнли-көнли укыйбыз да укыйбыз. Яшь укытучыбызның үз фәнен җаны-тәне белән яратуы, шул яратуын безнең күңелләргә дә салырга тырышуы без яшь-җилкенчәкләрне тагын да канатландыра иде. Төп дәресләрдән соң төшке аш ашап, бераз ял итеп алгач, яңадан мәктәпкә – алдагы көннәр өчен дәресләр әзерләргә керәбез. «Самоподготовка» дип атый идек без аны. Мансур Зыятдинович та, һәр «самоподготовка»га диярлек килеп, мәсьәләләр чишү, теоремаларны ничек җиңелрәк юл белән истә калдыру серләрен төшендерә. Алай гына да түгел, югары уку йортларындагы биремнәрне дә эшләтә.
Укытучыбыз өйләнгән булып чыкты… Үзе белән һәрвакыт диярлек кечкенә кызын да алып килә иде. Бала шактый тиз арый, көйсезләнә башлый. Һәм ни гаҗәп: сыйныфыбыздан бер мине генә кабул итә. Башкалар дәшә башлауга ук, кычкырып елый башлый. Шуңа күрә, сыйныфташларга комачауламасын дип, мин аны коридорга яки урамга алып чыгып китәм…
X сыйныф ахырына таба Мансур Зыят­­динович мине чын-чынлап «үзенең» педагогия институтына, математи­ка факультетына керергә «кодалый» башлады. «Шигырь язар өчен махсус укырга кирәкми, болай да язачаксың, талант сиңа табигатьтән бирелгән бит инде… Атилла Расих, әнә, ветеринария врачы, Әпсәләмов – токарь, Мөсәгыйть Хәбибуллин – шофер …» Тик… мин университетка барырга дигән төпле карарга килдем. Һәм шул карарым белән укытучымның кәефен кырганмын булып чыкты.
Урта мәктәпне тәмамлаганда, кайбер предметлардан, шул исәптән, тригонометриядән, дәүләт имтиханы булмаса да, еллык контроль эш эшлисе бар иде. Мансур Зыятдиновичның әйтүенчә, миңа ул предметтан «4»ле чыгарга тиеш… «Барыбер математика буенча китмисең бит инде…» – дип өстәде укытучым, мәсьәләгә ачык­лык керткәндәй. Сүзләреннән кәефем кырылганны күреп: «Ярый, әгәр еллык контроль эшне «5»кә язсаң – аттестатыңда да «5» булыр!» – дип «вәгъдә» бирде…
Барыбызны да сыйныф бүлмәсенә җыеп, башта контроль эш өчен, аннары аттестатка куелачак билгеләрне әйтеп чыктылар. Контроль эшне «5»кә язганмын…

Дәвамы. 

Добавить комментарий