Бөгелмә районында зур юл һәлакәте: егет белән кыз комада

Бөгелмә районында ике җиңел автомобиль  бәрелешкән. Нәтиҗәдә, егет белән кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 

Казан – Оренбург трассасында 311нче километрда Оренбург автомобиле Башкортстан машинасы белән бәрелешү турындагы хәбәр кичә көндез алынган.
Оренбург номерлары белән 15нче модельле «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, 53 яшьлек ир-ат идарә иткән Башкортстан номерлары тагылган  «Лэнд Ровер» белән бәрелешкән.

Добавить комментарий