Логотип Магариф уку
Цитата:

Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабында 270тән артык укучы катнаша

Казанда мәктәп укучыларының физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы үтә. Анда Россиянең 59 төбәгеннән, шул исәптән Белоруссия командасыннан да, 275 укучы катнаша. Бу хакта Татарстан Мәга...

Казанда мәктәп укучыларының физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы үтә. Анда Россиянең 59 төбәгеннән, шул исәптән Белоруссия командасыннан да, 275 укучы катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иттеләр.


Иң күп санлы делегацияләр Мәскәүдән (78 катнашучы), Санкт-Петербургтан (42), Мордовиядән (20), Мәскәү өлкәсеннән (14) килгән. Татарстан данын 12 укучы яклый.


Ярышлардан тыш, укучылар өчен киңәйтелгән экскурсия каралган. Алар Казан буйлап сәяхәт иткәндә, Кремльдә, планетарийда, КФУда, КНИТУ-КАИда, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ