Болгар ислам академиясе беренче абитуриентларын кабул итә башлады

Болгар ислам академиясе белем бирү хезмәтен күрсәтү хокукын рөсхәт иткән лицензия алды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгы.

Хәзерге вакытта 2017-2018 уку елына «Ислам хокукы», «Ислам фикере һәм тәгълиматы» белгечлекләре буенча докторантурага һәм магистратурага абитуриентлар кабул итү башланды.

Документлар 9:00 — 12:00 һәм 13:00 — 18:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Аларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 йорт адресы буенча алып килергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-34-98.

Добавить комментарий