Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы.Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Б...

Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы.
Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп үткәнчә, эксперимент рәвешендәге әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырылган.
Яңа фатир алган Шабановлар, Карповлар, Борзихиннар һәм Куликовлар гаиләләрен котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Барысын да өй туйлары белән тәбрик итеп, нәниләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев, подряд оешмасы генераль директоры Рим Сабитов һәм аның инженеры Илдар Зәкиев катнашты.
Илья Шабанов әлеге йортны сафка бастыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Йорт республикада гамәлгә ашырыла торган Президент программасы буенча төзелгән.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ