Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты: «Дәрестән чыгуга башымда мең төрле уй кайный...»

Мифтахова Вәсилә Хәмит кызы, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты:- Алтын җыйма, йортлар куймаМираска дип балаңаИң кадерле...

20160523_150726Мифтахова Вәсилә Хәмит кызы, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты:


- Алтын җыйма, йортлар куйма


Мираска дип балаңа


Иң кадерле мирас итеп


Туган телне бир аңа!


Бу шигъри юлларны китерүем тикмәгә генә түгел. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Моны мин горурланып әйтә алам. 30 елдан артык вакыт эчендә бик күп конкурс, олимпиадаларда яулаган урыннарыбыз – тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Укытучы булу – минем яшәү рәвешем. Дәрестән чыгуга башымда мең төрле уй кайный... Туган телебез, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, торгызуда безнең, мөгаллимнәрнең дә өлеше әйтеп бетергесез зур. Бөтендөнья татар конгрессында катнашу – миңа башкалар белән аралашу, укыту-тәрбия өлкәсендә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ