Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездына 41 илдән катнашучылар киләчәк

Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды башлануга бер атна вакыт кала. Масштаблы чара программасы расланды инде. Иртәгә БТКның башкарма комитетында Ринат Закиров катнашындагы матбугат-конференция...

Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды башлануга бер атна вакыт кала. Масштаблы чара программасы расланды инде. Иртәгә БТКның башкарма комитетында Ринат Закиров катнашындагы матбугат-конференциясе узачак. Аны яктыртуда «Мәгариф» журналы да катнаша.


Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаенда 41 илдән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар катнашуы көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар. 2 август көнне делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”, “Гаилә, демография, милли тәрбия”, “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында фикер алышачак. Чараның пленар утырышы 3 нче августка билгеләнгән.


0232


4 август көнне делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар.


5 август көнне съезд делегатлары һәм кунаклар Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачаклар.


Күптән түгел «Мәгариф» чарада республиканың мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә катнаша, дип хәбәр иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ