Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия “Авыл укытучысы - 2015” бәйгесенең абсолют җиңүчесе 8 октябрьдә Казанда ачыкланачак

8 октябрьдә Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында (Казан ш., Большая Красная урамы, 68) бәйгенең III этабына чыккан педагоглар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә.  Мастер-класс форматы...

8 октябрьдә Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында (Казан ш., Большая Красная урамы, 68) бәйгенең III этабына чыккан педагоглар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә.  Мастер-класс форматы – жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыру. "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре һәм ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләреннән торган жюри, мастер-классларны бәяләп, шул ук көнне җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны билгели.


“Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесе өчен быел заманы өчен актуаль мәсьәләгә - тәрбиягә кагылышлы юнәлеш сайлап алынды. Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан оештырылды. Анда Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми; өстәмә; һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.


I этапта педагоглар “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст үрнәге язып җибәрде. Әлеге этапта 200 ләп педагог катнашты, 130ның хезмәте “Мәгариф” журналының www.magarif-uku.ru адресы буенча урнашкан сайтында урнаштырылды. I этап 2015 елның 1 нче апреленнән 30 нчы  июненә кадәр оештырылды.


2015 елның 1  нче августыннан 31 нче августына кадәр дәвам иткән II этапка 130 эшнең 30ы чыкты. Аларның авторлары үзләре иҗат иткән дәреснең фрагментын язып җибәрергә тиеш иде. Яңа белем «ачу» дәресе фрагментын язу өчен, элекке педагогик тәҗрибәне куллану белән бергә, заманча  дәрескә таләпләрне – белем «ачу»да эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алырга кирәк иде.


Эшләрне анализлаганда, жюри, иң беренче чиратта, дәрестә укытучының эш барышы белән идарә итүен, укучыларның яңа белем үзләштерүдә актив эшчәнлеген бәяләүне максат итеп куйды. Теманың, дәрес формасының, эш алымнарының төрлелегенә, яңалыгына да игътибар ителде.


II этапка килгән эшләрне бәяләүдә «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзалары һәм Мәгарифне үстерү институты белгечләре катнашты. Нигезләмә таләпләренә туры китереп, иҗади, грамоталы язылган 10 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары «Авыл укытучысы – 2015» конкурсының III этабында катнашу хокукына ия булды.


Конкурс турында Нигезләмәнең 2.4.3. пункты нигезендә, III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә.  Мастер-класс форматы – жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыру. Жюри, мастер-классларны бәяләп, шул ук көнне җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны билгели.


Конкурсның II тур җиңүчеләре:


1. Баткаева Равилә Фәрит кызы, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2. Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы


3. Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы, Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


4. Идиятуллина Маргарита Александровна, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


5. Кутуева Роза Мәгъсүм кызы, Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


6. Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы, Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы


7. Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


8. Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


9. Усманова Римма Александровна, Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы


10. Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы, Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ